Логотип «Мәйдан» журналы

Картлык этаплары: организм ничә яшьләрдә зур үзгәрешләр кичерә?

Стенфорд университеты галимнәре әйтүенчә, кан сыйфатында 34, 60, 78 яшьләрдә җитди үзгәрешләр була. Бу хакта Nature Medicine журналы яза.18-95 яшьлек 4 меңнән артык кешенең канын тикшергәч, кан состав...


Стенфорд университеты галимнәре әйтүенчә, кан сыйфатында 34, 60, 78 яшьләрдә җитди үзгәрешләр була. Бу хакта Nature Medicine журналы яза.


kartlyk

18-95 яшьлек 4 меңнән артык кешенең канын тикшергәч, кан составындагы аксым шушы яшьләрдә үзгәреш кичерә икәне ачыкланган. Аксым составыннан чыгып, кешенең яшен әйтүе кыенлык тудырмый икән.


34,60,78 яшьләрдә организмда зур үзгәрешләр булуы ачыкланган. Иң тиз картайган орган - бавыр.


Организмдагы үзгәрешләрне ачыклагач, шушы аксымнар составына тәэсир итеп, картлыкны кичектереп булачак дип саный галимнәр.

 
Фото: pixabay.com

Интертат

Комментарийлар