Логотип «Мәйдан» журналы

Картлар йорты. Сентябрь.

Каен яфраклары сөйләшмиләр.Агачларның яшел шавы беткән.Өзелә дә төшә,өзелә дә ... –гомер үткән икән,гомер үткән. Ипләп кенә.Җайлап кына.Ашыкмыйча.Уйлый-уйлый гына туктап-туктап,яфракларга карап а...

Каен яфраклары сөйләшмиләр.
Агачларның яшел шавы беткән.
Өзелә дә төшә,
өзелә дә ... –
гомер үткән икән,
гомер үткән.
 
Ипләп кенә.
Җайлап кына.
Ашыкмыйча.
Уйлый-уйлый гына туктап-туктап,
яфракларга карап атлый картлар.
Кыштыр-кыштыр килә сары сукмак.
 
Күпме көзләр инде яфрак койган.
Уйлар җитә уй-моң кирәкләргә.
Гомер яшел чакта уйлар яшел.
Көзләр җиткәч уйлар зирәкләнә.
 
Тыңлый картлар яфрак кыштырдавын.
Ни кылганын тәкъдир үзе белә.
Илаһилык нуры балкып китә,
көзләр карый картлар күзе белән.
 
Өзелә дә төшә,
өзелә дә...
Салмак кына,
тыныч,
сабыр гына.
Көзләр җитте инде,
көзләр җитте...
Мәңгелеккә кала тамыр гына.
1990
 
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН

Фото: https://vk.com/

 
«Мәйдан» №9, 2019 ел.

Комментарийлар