Логотип «Мәйдан» журналы

Карбызны ничек сайлап алырга?

Белгечләр карбызны август аенда гына ашый башларга киңәш итә. Димәк, вакыт җиткән. Ә менә өлгергән, тәмле карбызны ничек сайларга соң? Бу уңайдан сезгә берничә киңәш. Фото: lookw.ru 1. Карбыз-кав...



Белгечләр карбызны август аенда гына ашый башларга киңәш итә. Димәк, вакыт җиткән. Ә менә өлгергән, тәмле карбызны ничек сайларга соң? Бу уңайдан сезгә берничә киңәш.



1380311917-arbuzi--19 Фото: lookw.ru
 
1. Карбыз-кавынны бары тик кибетләрдән һәм җиһазланган палаткалардан гына сатып алыгыз. Ул палаткаларның өсте капланган булырга тиеш. Ә карбызлар җирдән 15 см биеклектә урнашкан шүрлекләргә урнашкан булырга тиеш.

2. Теләсә кайсы товарның сыйфат сертификаты булырга тиеш. Шуңа да сез сатучыдан әлеге белешмәне сорарга хаклы, ә ул исә бирергә бурычлы. Әгәр ул сертифкатның ксерокопиясен генә тәкъдим итә икән, мөһеренә игътибар итегез. Мөһер кара төстә булса, димәк документ ялган.


3. Карбызны сатып алганда, һәр яклап тикшереп чыгыгыз. Ярылган, яньчелгән, черегән урыннары булмасын. Чөнки әлеге урыннардан җимеш эченә бактерияләр, микроорганизмнар үтеп керә ала. Мондый карбызны ашап, сәламәтлегеңә зыян салуың, агулануың бик мөмкин.


4. Карбызның авырлыгы зур булу, аның өлгергәнлеге, баллылыгы турында сөйләми. Бәләкәе дә тәмле булырга мөмкин. Иң яхшысы уртача карбыз сайларга тырышыгыз.


5. Өлгергән карбызның тышы каты һәм ялтырап торырга, тырнак белән басып караганда, тиз генә тишелмәскә тиеш. Әгәр тырнак җиңел керә һәм, кабыгын ышкыгач, яңа чабылган үлән исе чыга икән, бу карбызның өлгереп җитмәве турында сөйли.


6. Карбызның өлгегәнлеген күрсәтүче иң мөһим билге – коры сабак.


7. Өлгергән карбызга сугып карагач, яңгыравыклы тавыш чыгарга тиеш.


Чыганак: http://akcharlak.com

Комментарийлар