Сәлимә түти Канаштагы кызларына кунакка китте.

 

11766825

Хәер, китүен ишеткән-белгән кеше булмады да кебек. Ә кайтуын!.. Кайтуын сөйләп «аһ» иттеләр. Хәбәр йорттан-йортка күчеп, авылны әллә ничә кат урап чыкты.
— Ярты капчык ярма күтәреп кайткан бу Сәлимә, — диделәр. — Канашта кибет саен тулып ята икән ул карабодай. Астан саталар, ди, түлке. Күргәзмәгә, киштәләргә куелмаган, ди…
— Ник алайдыр инде ул, — дип җөпләделәр йорт саен. — Кибетчеләре томанарактыр җә…
Әңгәмә карабодайның чиксез эрелегенә, пешкәч таралып, аеруча шәп бүртүенә бәйләнеп куера барды. Җитмәсә, кич җитте исә, Сәлимә тәрәзәләрен ачып куя да, олы чуен казанына яңа сауган сөт салып, карабодай боткасы пешерә… Бу ис Миң-сәйдәнең үзәгенә үтте.
— Күрше ботка ашаганда ни дип мин бөтен урамга аңкыган исен генә иснәргә тиеш? — диде ул, сабырлыгын җуеп. һәм галуш башына карап алды да тавышын йомшартты: — Сәлимә түти, кереп ал, бер касә ярмадан бер табак ботка чыга, дигән иде дә соң… Үзе кертмәгәч инде…
— Исе хәтәр, чукынмыш, күңелне кытыклый, — дип кушылды икенчесе. — Миңа да бер пешерерлек ярма вәгъдә итте ул…
Көтү куып кайтышлый җиде-сигез күрше гел Канаштагы карабодай турында сөйләштеләр.
— Барырга кирәк!
— Кирәк имеш… Иртәгә үк юлга кузгалабыз.
Ярманы капчыкка тутырып, аркага асу турында да, битле галуш киясеме, әллә башмак җайлырак булырмы, дип тә шактый баш ваттылар. Ахырда, капчыкны яклаучылар, галуш киюне хуплаучылар күпчелек килеп чыкты. Инде иртән-иртүк юлга гына кузгаласы калды дигәндә, әңгәмәгә кайсыдыр үтә дә урынсыз сорау кыстырды:
— Ә кемнең Канашта булганы бар?
Барысы да аптырашып күзгә-күз караштылар һәм җилкәләрен җыердылар, һәммәсе дә тыгыз әйләнәдән җавап көтте.
— Әйе, русча йә чувашча белмәсәң, каян табасың ул кибетләрне?
— Кибет урысча «магазин» инде, — диде Бану түти.
Бу мәлдә аның йөзе яктырыбрак балкыды. Әйтерсең, чияләнеп беткән иң олы төен чишелде.
— Аннан Разияне үзебез белән алабыз. Җиденчедә бит инде ул. Сорап бирер кирәк әйберне.
— Нәгыймне дә калдырмыйк. Ике бала дәрескә бармаганнан мәктәп әллә ни югалту кичермәс. Күрше Суфиягә үзем кереш әйтермен. Класс җитәкчеләренә җиткерер. «Тагын рус теле дәресен калдыралармы?*
— дип чәпченер инде чәпчүен. Бәрәңге утыртканда да карабодайга барганда — җәмгысы ике көн дәрес була инде. Тагын көзен бәрәңге алганда берәр көн кирәк булыр…
— Әйе, дөнья күреп кайтырлар әзрәк, — дип кушылды Бану түти.
Иртә таңнан, кыр казларыдай тезелеп, ун күрше Канаш ягына таба юл алдылар. Төркемгә ахырдан Разия белән Нәгыйм иярде. Автобус тукталышына якынлашканда, кояш тау башына таба тәгәрәп бара, әллә ничек хәйләле һәм үткен итеп елмая иде. Ул күзләрне йомарга, һичьюгы кыса-кыса барырга мәҗбүр итә, Ә уң якта карабодай басуы. Әле баш кына төрткәннәр. Берзаман көз керер, кырлар диңгездәй шаулар да, якты һәм татлы дулкыннарын авылга куалар…
— Сәлимә ничекләр күтәреп кайткандыр ул ярты капчык ярманы, — дип сүз башлады Бану түти. — Юл ерак бит. Өч сәгать буена автобуста җилдер, аннан җәяү җиде чакрым тәпилә. Кая китә ул?
— Кайгырма, җан биргәнгә җүн бирер. Карабодай боткасы ашаганда, бөтенесе онытылыр. Менә күрерсең, шулай булыр…
Миңсәйдә бу мәлдә арткарак калып кыз белән малайны көтте һәм сабыр гына сүз башлады:
— Сез дә шәһәр дип иләсләнерсез әле үскәч… Китәрсез…
— Китәрбез дә… Бөтенесе китә ич.
— Авылны онытырсыз. Бу карабодай кырлары исегезгә дә төшмәс.
— Ыһы…
— Күп укыйлар да күп белә башлыйлар, иләсләнәләр аннары барсы да… Шәһәр, шәһәр, дигән булалар. Ни бардыр инде шәһәрләрендә?
— Карабодай бар, — диде Нәгыйм.
— Ә авылда юк.
— Гел ярма турында сөйлиләр бит болар, — диде Разия эченнән генә.
Кинәт аның күкрәк тирәсе эсселәнеп китте. Башы әйләнә башлады. Газаплы карашы Нәгыймне дә каушатты.
— Нәстә? — диде Нәгыйм. — Ник болай карыйсың?
— Ничек?
— Уенчыгын югалткан бала кебек. Разиянең һич тә Нәгыймгә бу халәтен сиздерәсе килмәгән иде дә, нишлисең, әйтми булмый.
— Ә син? — диде Разия, авыр сулап. — Карабодайның урысчасын беләсеңме?
— Кара «чурный» була инде, — диде Нәгыйм, куанычын яшереп тә тормыйча.
— Ә бодай?
— Пшеница.
— Ай-һай, — диде Разия. — Нигәдер миңа «чурная пшеница» кебек түгел бер дә.
— Ә ничек?
— Белмим… — Кызның дулкынланудан кабат йөрәге кысылып куйды.
Бу мәлдә алар шыбырдашып автобустан коелдылар да, янә кыр казларыдай бер-бер артлы тезелеп, асфальт юлдан атлап киттеләр.
— Әнә кибет, — дип кычкырды Миңсәйдә күршеләренә. — Маңгаена «магазин» дип язылган.
Разия Нәгыймгә якынайды:
— Боларга «чурная пшеница» дибезме инде?
— Шулай була ич ул, — диде Нәгыйм, исе дә китмичә. — Үзең уйлап кара, бодай ничек була? Пшеница. Ә кара — чурный ич.
Бу мәлдә ун күрше күз белән кибет киштәләрен кат-кат актарып чыгарга өлгергән иде инде.
— Кая Разия? Нәгыйм кая?
— Сорап карагыз әле, күренми бит карабодай?..
Разиянең йөрәгенә ут каптымыни?! Әйтерсең, көн үзәгендәге кояш аның күкрәгенә төшеп утырган иде.
— Бар, син сора, — диде ул Нәгыймгә, — син беләсең…
— Ни эзлисез? — диде кибетче, гаҗәпләнеп, урысча.
— Карабодай, карабодай, — диештеләр хатыннар.
— Чурная пшеница, — дип кушылды Нәгыйм.
Кибетче гаҗәпләнеп-гаҗәпләнеп карады да җилкәләрен сикертте.
Канаш зур шәһәр булып чыкты. Кибетләре дә күп. һәрберсенең маңгаена «магазин» дип язылган. Тик шунысы гаҗәп: берсендә дә карабодай сатмыйлар… һәрберсендә гомердә ишетмәгән кешеләрдәй җилкә сикертәләр… Шәһәрнең бу холкын малай белән кыз ошатмады.
— Бәлки башкача сораргадыр, — диде Бану түти. — Болар белеп сорый микән соң?
Ул Нәгыйм белән Разиягә төртеп күрсәтте.
— Шуны да белмәгәч, җиде ел буе ыштан туздырып йөрүнең фәтвасы бармы соң инде? — дип кушылды Миңсәйдә күрше.
Разиянең йөзе янә иртән юлга чыккандагы кояш төсенә керде. Битләренең кайнарлыгын бөтенесе дә сизәдер кебек тоелды. Ул Нәгыймнең колагына үрелеп пышылдады:
— Әйттем бит, «чурная пшеница» түгел дип…
— Кара «чурный» була бит инде…
— Буладыр да. Юк бит карабодай, — диде Разия, буш капчыгын икенче култык астына күчереп.
Көн кичкә авышты. Кояш дөньясын онытып аска тәгәрәп бара. Уңдагы карабодайлыктан борынга татлы, хуш ис килеп бәрелә дә күңелне кытыклап куя. Юл газапларын оныттырмакчы була. Берзаман көз керер дә, бу кырлар диңгездәй чайкалырлар, кояш нурында төрле төсләргә кереп, дулкыннар авылга таба йөгерер.
— Көзгә үзебездә өлгерер, Алла боерса, — диде берсе, кыр ягына ымлап.
— Сәлимәгә кызы по-блату алып куйгандыр ла аны…
— Юк-юк, кичә генә алдык, диде ич.
— Кичә бар, бүген — юк, алай булмый инде ул…
— Әмма нишлисең, Сәлимә карабодай ашый. Исе бөтен урамны баса.
Арыган, талчыккан хатыннар, Берлинны алгандай, авылга килеп кергәндә, көтү
каршыларга дип йорт саен бер-ике кеше урамга чыгып баскан иде.
— Юллар уңдымы? — дип сорады рус теле укытучы Суфия, капка баганасына сөялгән көе генә. Үзе укучыларының култык астына кыстырган буш капчыкларына күз салып алды.
— Уңып бетмәде шул, кибеттә карабодай калмаган, — диде Миңсәйдә, дилбегәне үз кулына алып.
Бану түти нидер исенә төшергәндәй тукталып карап торды да кинәт укытучыга табан атлап китте. Барып җиткәнче үк, гадәти генә итеп:
— Суфия, әйт әле, русча карабодай ничек була? — дип сорады.
— Гречка.
Хатын «лып» итеп капка төбендәге озын эскәмиягә утырды.
— Ә-ә-ә, юл арытты әзрәк. Ә карабодай калмаган. Кичә үк бетте, диде кибетче…
— Әйттем бит «чурная пшеница» түгел дип… — Разия Нәгыймнең кабыргасына төртте.
— Ишеттегезме, гречка була икән, — диде Миңсәйдә, кыз белән малайга якынаеп. — Эх сезне! — Ул, кеше ишетмәсен дигәндәй, артына борылып карады. — Безгә уку тәтемәде. Сугыштан соң дүрт класс кына иде. Анысы да… Чулак Сәмигулла укытты урыс телен. Сугыштан өйрәнеп кайткан иде…
Разия нишләргә белмәде. Нәгыймнең дә йөрәге стена сәгатедәй тавышланып тибә башлады. Җил-җил атлап Бану түти дә яшьләрне куып тотты һәм үз алдына караган көе генә:
— Карабодай «гречка» була, — дия пышылдады. — Безнең хәтер тишек. Сез яшьләргә кирәк булыр. Бүтән юлы онытмагыз.
һәм ул ачык капкасыннан алпан-тилпән атлап, йортына кереп китте. Хәйләкәр кояш инде тау артына тәгәрәгән, ә урамга Сәлимәнең ачык тәрәзәләреннән^ сөткә пешкән карабодай исе таралган иде…

 

Фирүзә ЖАМАЛЕТДИНОВА.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга