Логотип «Мәйдан» журналы

Карабодай бәлеше

Файдалы һәм тәмле карабодай бәлеше пешереп карагыз.

Карабодай ярмасыннан бәлешне итсез дә пешерәләр. Ит урынына күп итеп суган белән май салалар, аны да гөбәдия шикелле үк биек итеп ясыйлар.
Моның өчен карабодай ярмасын чистартып, юып, кайнар табада бераз кыздыралар, аннары кайнап торган тозлы сөткә салып бүрттерәләр, иләктә саркыталар, суынгач, бәлеш ясыйлар.
Бәлеш эченә күп итеп май, суган салалар һәм тоз, борыч сибеп болгаталар. Суганны майда кыздырып алсаң да була.
Карабодай бәлешенең камыры төче була, басканда бераз шикәр комы өстәргә онытмагыз.
Табынга табасы белән кайнар килеш чыгаралар.
1 бәлешкә: төче камыр, 1 килограмм карабодай ярмасы, 200-300 граммм сары май, 300 грамм суган, бераз тоз, борыч кирәк.
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 


Фото : cookpad.com

 

 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2020-04-03/karaboday-b-leshe-706675

 

 

 

 

Комментарийлар