Логотип «Мәйдан» журналы

Кара мыекның сере

Боек йөри иде картым,Үзгәреп китте кинәт.Әллә гашыйк булды инде,Белмим нәрсәдә хикмәт.Бөтенләй үзгәрде.Кара мыек җибәрде.Керпе кебек йөри иде,Хәзер көн дә кырына.Узып китә алмый тораҖиткәч көзге турын...

Боек йөри иде картым,
Үзгәреп китте кинәт.
Әллә гашыйк булды инде,
Белмим нәрсәдә хикмәт.
Бөтенләй үзгәрде.
Кара мыек җибәрде.
Керпе кебек йөри иде,
Хәзер көн дә кырына.
Узып китә алмый тора
Җиткәч көзге турына.
Яшь егет диярсең,
Сөяме әллә берәрсен?
Иртә китә, соң кайта ул,
Ни булды бу, мин әйтәм.
Үзе мине иркәли гел:
«Зөбәйдәм дә Зөбәйдәм!»
Гел мине иркәли:
«Син шикләнә күрмә», ди.
Хәзер инде серен белдем.
Ачуым юк һич кенә:
Күчергәннәр икән аны
Җаны сөйгән эшенә.
Карчыгым, шатлан, ди,
Кабат чәчәк атам, ди.
«Төп һөнәрем – ветеринар,
Беләсең бит, җаным, ди.
Мунча директоры итеп
Йөрттеләр ел ярым», ди.
Бөтен сер ачылды,
Ачуларым басылды…
 

Зыя МАНСУР


Фото: скриншот

Комментарийлар