Логотип «Мәйдан» журналы

Кара еланны үтерергә ярамый? (Елан чаккан очракта беренче ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр)

Җиләккә йөрүчеләр кара еланнар күп дип зарлана. Мамадыш районында җиләккә барган бер хатынны елан чаккан. Ул инде атнага якын реанимациядә ята.Узган елны да еланнан зыян күрүчеләр шактый булган иде. А...


Җиләккә йөрүчеләр кара еланнар күп дип зарлана. Мамадыш районында җиләккә барган бер хатынны елан чаккан. Ул инде атнага якын реанимациядә ята.



ef0ded38ffc6aaab4f71a725e1e5dc52
Узган елны да еланнан зыян күрүчеләр шактый булган иде. Алар үзләренең корбаннарын урманда, кырда гына түгел, ә авыл урамында, яшелчә бакчасында, зират өстендә дә сагалап тора. Кара еланнар Кызыл китапка кертелгән, шунлыктан аларны үтерергә дә ярамый икән.
Еланнар, гадәттә, аланнарга кояшта кызынырга чыга. Кеше ялгыш басса яисә тиеп китсә, елан саклану чарасы буларак, чагып куя. Шуңа күрә аяк астына карап йөрергә кирәк.
Татарстанның баш токсикологы Рөстәм Гашигуллин елан чаккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга куша.
- Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене горизонталь рәвештә яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Күп итеп су эчерергә тырышыгыз, ярага салкын әйбер, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый! Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Аучылар мондый вакытта пычакны учакта тотып, ягъни стерильләштереп яралы җирне кисәргә куша. Бу дөрес әйбер түгел, шулай ук жгут та салырга ярамый. Супрастин, димедрол ише дарулар эчерегез, - дип киңәшләрен бирде Рөстәм Гашигуллин.
Ә кара еланны ничек танырга икән соң?
 
Гади кара елан төрле төстә булырга мөмкин, аны баш артыннан койрыгына кадәр сузылган кара төстәге зигзаг буенча аерып була. Еланның тиресе һәр яктан буй-буй кара таплар белән чуарланган. Койрык очы ачык төстә, еш кына сары төстә була. Баш арты муеныннан киңрәк һәм яссы. Ата еланның озынлыгы 60 см га якын, ә ана еланның – 70-80 см. Кара еланның күзләре зур, түгәрәк була.
Май уртасыннан алып бүгенге көнгә елан чагуның 26 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең бишесе – Казан кешеләре. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген кара елан чаккан. Татарстанда соңгы өч елда елан чагудан үлүчеләр булмаган.
 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар