Логотип «Мәйдан» журналы

Кар бөртеге

Иртә белән энҗе кар бөртегеКилеп кунды кайнар учыма.Аһ! дигәнче эреп югалды ул,Гомерләр дә охшаш бит шуңа.Басып торам җиде юл чатында,Адашмамын – кая юл алсам.Үз-үзеңнән качу мөмкин түгел,Таба алырсың...

Иртә белән энҗе кар бөртеге
Килеп кунды кайнар учыма.
Аһ! дигәнче эреп югалды ул,
Гомерләр дә охшаш бит шуңа.
Басып торам җиде юл чатында,
Адашмамын – кая юл алсам.
Үз-үзеңнән качу мөмкин түгел,
Таба алырсыңмы – югалсам?
Кар бөртеге искитмәле чиста,
Минем дә бар ап-ак яулыгым.
Вакыт җиткәч, бар төсләр дә уңа,
Кояш нуры ала аклыгын.
Бөтерелеп, уйнап, карлар ява,
Исерттең син безне, саф һава.
Ява кайнар хисләр, буран куба…
Кар бөртеге – үзе мең дәва.

Рәис ГЫЙМАДИЕВ


Фото: социаль челтәрләрдән

Комментарийлар