Логотип «Мәйдан» журналы

Калкансыман биз өчен файдалы 8 ризык

Калкансыман биз эшчәнлеге бозылган­да, бөтен организм зыян күрә.Аның сә­ламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә: Алма. Ул калкансыман бизне яман шеш күзәнәк­ләреннән саклый. Краб ите, диңге...

Калкансыман биз эшчәнлеге бозылган­да, бөтен организм зыян күрә.
Аның сә­ламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә:

  • Алма. Ул калкансыман бизне яман шеш күзәнәк­ләреннән саклый.



  • Краб ите, диңгез продуктлары. В12 витамины белән цинкка бай әлеге продуктлар иммунитетны яхшырта.



  • Диңгез кәбестәсе. Калкансыман бизне авырулардан саклый торган йодка ия ул.



  • Суган шулай ук иммунитетны яхшырта.



  • Кара җиләк. Калкансыман биз эшчәнлегендә гормональ тайпылышларны булдырмый.



  • Бал белән чикләвек. «Ялкау» калкансыман бизне эшләтергә сәләтлеләр. 3-4 әстерхан чикләвеген ваклап, бер аш кашыгы бал белән бутап, иртән ач карынга ашагыз. Ике атна һәр көнне ашарга тырышыгыз.



  • Лимон белән бал. Калкансыман бизнең эш­чәнлеген активлаштыра. 2-3 лионны кабыгы белән вак угычта уарга. Аннан якынча бер стакан лимон боламыгы чыгарга тиеш. Шуның кадәр үк бал кушып, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабып куегыз.


Узел-на-щитовидной-железе-симптомы2
Шәһри Казан

Комментарийлар