Логотип «Мәйдан» журналы

“Калфаклы сандугач” VIII төбәкара фестиваль-конкурсы уза

Казанда “Калфаклы сандугач” VIII төбәкара фестиваль-конкурсы уза.Бүген, 30 октябрьдә, татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Росс...


Казанда “Калфаклы сандугач” VIII төбәкара фестиваль-конкурсы уза.



KalfaklySandugach-true-587x330


Бүген, 30 октябрьдә, татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Сара Садыйкованың туган көне уңаеннан, Сара Садыйкова исемендәге төбәкара ачык фестиваль-конкурс үткәрелә. Әлеге чара татар халкының җыр һәм музыка сәнгате өлкәсендә якты эз калдырган әлеге мәшһүр сәнгатьченең исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.


Фестиваль-конкурс Казанның Киров районында урнашкан 4 нче татар гимназиясендә быел сигезенче  мәртәбә узачак.


Әлеге чарада Татарстанның гомуми белем бирү оешмалары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә ала. Агымдагы елда 158 укучы яки коллектив конкурста катнашу теләген белдерде. Конкурсантлар арасында Австралиянең Аделаида шәһәреннән татар-башкорт мәктәбенең "Шатлык" вокал ансамбленең чыгышы яздырылган видеоязма катнашачак.


mon.tatarstan.ru

Комментарийлар