Логотип «Мәйдан» журналы

Кальций җитмәгәнне ничек белергә?

Кальций – безнең организм өчен бик кирәкле минералларның берсе. Аның җитешмәве җитди патологияләргә, авыруларга, хәтта онкологиягә китерергә мөмкин.Организмга кальций җитмәүнең берничә билгесе бар:Еш...

Кальций – безнең организм өчен бик кирәкле минералларның берсе. Аның җитешмәве җитди патологияләргә, авыруларга, хәтта онкологиягә китерергә мөмкин.
moloko-syr
Организмга кальций җитмәүнең берничә билгесе бар:
Еш арыганлык тойгысы, даими йокы килү, көчсезлек.
Тән тиресенең коры булуы.
Тырнаклар сыну.
Битнең ак, кансыз булуы.
Сәбәпсез күгәргән урыннар барлыка килү.
Еш кан агулар. Борыннан, урттан.
Тешләрдә кариес барлыкка килү, тешләрнең ваклануы.
Буыннар авырту, каймыгу, сынулар.
Кул-аяклар оюы.
Аллергия барлыкка килү, еш салкын тиюләр.
Хәтернең начарлануы.
Бу билгеләр күзәтелә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кальций җитмәгәндә, сөт ризыкларын, аеруча эремчекне күп кулланырга кирәк. Махсус препаратлар да бар. Аларны табиб киңәше белән куллану мотлак.
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kaltsiy-itm-g-nne-nichek-belerg-287755/

Комментарийлар