Логотип «Мәйдан» журналы

Кайтыр идем

Кайтыр юлларымда кошларым,Алар – минем якын дусларым.Биеклектә чиксез хыялымдаКошлар канатында очамын шул,Кошлар канатында очамын. Хыялларым оча далада,Таулар ята кайтыр арада.Чит җирләрдә сагыну...

Кайтыр юлларымда кошларым,
Алар – минем якын дусларым.
Биеклектә чиксез хыялымда
Кошлар канатында очамын шул,
Кошлар канатында очамын.
 
Хыялларым оча далада,
Таулар ята кайтыр арада.
Чит җирләрдә сагыну ярала,
Сагышлардан күңел ярада шул,
Сагышлардан күңел ярада.
 
Хыялларым таулар кичәләр,
Канатларым җилләр кисәләр.
Кошлар канатында кайтыр идем,
Ул бит сине сагына, дисәләр шул,
Ул бит сине сагына, дисәләр.
 

Хәмит ЛАТЫЙПОВ


Фото: https://www.facebook.com/


«Мәйдан» журналы архивыннан

Комментарийлар