Логотип «Мәйдан» журналы

Кайтыр иде…

Моң агылаҗыр тарала,кичке җиләс җилләрдә.Кемдер үксеп өзгәләнә,Кайтырга, дип илләргә –туган-үскән җирләргә.Тын һавагаҗыр тарала,очыра җилләр ерак.Җырчының туган илкәентабарлар микән юллап,илтерме анда...

Моң агыла
җыр тарала,
кичке җиләс җилләрдә.
Кемдер үксеп өзгәләнә,
Кайтырга, дип илләргә –
туган-үскән җирләргә.
Тын һавага
җыр тарала,
очыра җилләр ерак.
Җырчының туган илкәен
табарлар микән юллап,
илтерме анда юллар?
…Җырлар белән
очар иде,
еракка, туган якка.
Тәрәзәләр рәшәткәле,
тимер ишек йозакта,
азга түгел, озакка…
Моң агыла,
җыр тарала,
кичке җиләс җилләрдә.
Әрни җилкенчәк йөрәге,
кайтырга, дип илләргә –
туган-үскән җирләргә…
 

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ


Кайтыр иде…



Моң агыла
җыр тарала,
кичке җиләс җилләрдә.
Кемдер үксеп өзгәләнә,
Кайтырга, дип илләргә –
туган-үскән җирләргә.
Тын һавага
җыр тарала,
очыра җилләр ерак.
Җырчының туган илкәен
табарлар микән юллап,
илтерме анда юллар?
…Җырлар белән
очар иде,
еракка, туган якка.
Тәрәзәләр рәшәткәле,
тимер ишек йозакта,
азга түгел, озакка…
Моң агыла,
җыр тарала,
кичке җиләс җилләрдә.
Әрни җилкенчәк йөрәге,
кайтырга, дип илләргә –
туган-үскән җирләргә…


Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ


Бүген, язучы-прозаик һәм журналист Әмирҗан Закирҗан улы Моталлаповның туган көне. Әмирҗан абыйга озын гомер, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз!

Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар