Логотип «Мәйдан» журналы

Кайту (хикәя)

– Әни, Самат шалтыратты!

– Нинди Самат әле ул? – дип игътибарсыз гына сорады ап-ак чүпрәк белән парланган тәрәзә пыялаларын сөртеп йөргән Минзифа түти.
– Самат, – дип тагын бер кабатлады кызы, син аңларга тиеш, дигәндәй, гаҗәпсенүле тавыш белән.
– Сәкинә апаң малаемыни? Туктале, Самат идемени соң әле аның исеме? Кем әле ул Самат?
– Әни, Гөлфиянең... ире...
– Ә-ә-ә, Саматны әйтәсеңмени син?
Инде Минзифа түти эшеннән бүленми булдыра алмады.
– Балаларның кайтасы килә, ди.
– Балалар белән кайтабыз, димени? И, Аллам, чынлапмы? Кайчан?
– Әни, нишләп һаман аңламыйча торасың соң син? Самат әле рөхсәт сорап кына шалтырата. Әби каршы түгелме, ди.
– Аларын әйтмәгәниең бит әле.
– Ярты сәгатьтән соң тагын шалтыратачак. Ни дип җавап бирим?
– Мунча ягарга кирәк, – диде Минзифа түти, кызының соңгы сүзләрен гел ишетмәгәндәй, һәм җәһәт кенә урыныннан кузгалды.
Фәридә ашыга-кабалана ишеккә таба атлаган әнисе артыннан аптырабрак карап калды. «Картая-картая әллә җиңеләя башлады инде, – дип уйлады ул ирексездән. – Юк, уйларга кирәк. Нәрсә дип җавап бирергә Саматка? Әни каршы, дип кенә котылыргамы? Әллә дөресен әйтергә – йөзенә бәреп: «Ничек оялмыйча кайтмакчы буласың, без бит барысын да беләбез», – дияргәме? Ул, шуларны уйлап, төгәл бер фикергә килә алмый тора иде, өйалды ишеге ачылып, аннан әнисенең тавышы ишетелде:
– Фәридә, нигә баскан урыныңда оеп торасың син, әйдәле, мунчаны ягып җибәрик, мин бер кочак утын алып килдем.
...Фәридә кире өйгә әйләнеп кергәндә, Минзифатти ак алъяпкычын биленә бәйләп, кабалана-кабалана камыр басарга җыенып йөри иде. Әле генә сызланып йөргән карчыкка шул арада каян хәл кергәндер!
– Әни, әллә кайтмагыз, дип кенә әйтикме соң? Кыен булыр бит, – дип җайлап кына сүз кушып карады аңа Фәридә.
– Кемгә?
– Сиңа...
– Ай Аллам, һаман сөйләнүдә бу! Эшең юкмыни соң синең бер дә? Әнә, өйалларын сөртеп ал. Теге малай, Камилне әйтәм, «галушы» белән өй ишегенә кадәр ерып кергән бит. Кем килмәс? Өйалларың һәрвакыт чиста булсын, дип әйтә торганые мәрхүмә әбиең.
 
***
Минзифа түти Мөхәммәтханы белән ике кыз үстерде. Яшьрәк чакларында Пермь якларында яшәделәр. Әй, эчүдән башканы белмәгән ир белән күрмәгәннәре калмады инде... Аннары, кызларының кечесе – Гөлфиякәе егерме биш яшен дә тутыра алмыйча, ике баласын ятим калдырып, фаҗигале төстә китеп барды. Шуннан соң Мөхәммәтхан да әллә ни озак тормады инде. Олы кызы Фәридә, рәхмәт төшкере, әнисен ялгыз калдырмады, ире, малае белән авылга кайтып төпләнде. Бергә тату гына яшәп яталар менә, Аллага шөкер. Яшьләрнеке – яшьләрчә шул, яңа йорт-җирләр җиткезделәр. Исән-имин генә була күрсеннәр инде.
Шул мизгелдә телефон шалтырады.
– Бу – Самат, – диде Фәридә һәм, нишлим, дигәндәй әнисенә карады...
Самат Гөлфиядән ун яшькә олы иде: Саматка – егерме сигез, Гөлфиягә – унсигез. Ялынып та карады инде Минзифа түти кызына.
– Яшь аермагыз зур бит, көнләшер, – дип тә үгетләде, – эчәргә хирыс түгел микән? – дип тә шикләнде.
Тик Гөлфия, бичаракай, әнисенең кисәтүләрен колагына да элмәде. Хәер, яшь чакта әни сүзен тыңлыймыни инде кеше?
– Мине ярата бит ул, әни, – диде Гөлфия. – Мине беркемгә дә бирмәячәк ул.
Өйләнештеләр дә Саматның эше буенча Димитровград шәһәренә китеп бардылар. Заводтан яшь белгечкә (инженер, ни әйтсәң дә) фатир вәгъдә иткәннәр итүен, тик аңа кадәр яшәп торырга дип завод барагыннан бүлмә биргәннәр икән. Менә шул берничә ай яшәп торырга дип бирелгән бүлмәдә Гөлфияләргә биш ел яшәргә туры килде.  Гөлфия пешекчелеккә укыган иде, бер-бер артлы ике бала табып, үз һөнәре буенча эшли дә алмады. Тик эшсез дә утырмады – баракка кушылып ук киткән завод бинасына җыештыручы булып урнашты.
Кызының бәхетле түгеллеген сизде, билгеле, ана йөрәге... Хатларында да ниндидер сагышмы, әйтеп бетелмәгән сүзме бар иде кебек. Аннары, кунакка баргач, Саматның бабасы белән исергәнче эчүе дә күңеленә хуш килмәде Минзифа түтинең, холыксызлыгы да сизелде – бабасы белән бер-ике рәт эләгешеп китә яздылар. Ә соңгы баруында...
Соңгы баруында каршы йортның подъезды каршында утырган, нәкъ бертөсле сымак тоелган юан гәүдәле урыс карчыклары кибеткә чыгып барган Минзифа түтине юлыннан бүлеп үз яннарына дәштеләр.
– Син Гуляның әнисе буласыңмы? – диде арадан берсе, Минзифа түтине баштанаяк күздән кичереп.
– Әйе.
– Үз әнисеме, иренекеме?
– Үз әнисе.
– Алайса, кил әле болайрак, – ул як-ягына карангалап алды. – Кызыңны монда калдырып кайтып китмә инде син, яме. Эт көнендә яши бит ул бала. Эчмәгәндә генә кеше төсле күренә ире. Ну авызына эләксә, юләргә әйләнә инде... Кайсы бер көнне Гуля ике баласын алып тәрәзәдән чыга. Машага – әнә бишенче подъездда яшәгән татар хатынына кереп куна. Әйе-әйе! Качып котыла алмаса, төне буе тавыш. Калдырма кызыңны монда, ул «зверь» янында, калдырма...
Минзифа түти ни әйтергә дә белмәде. Сизенә иде ул, шикләнә иде, ләкин... Ятлар авызыннан мондый сүзләр бигрәк тә авыр ишетелә икән шул. Тик кызын ничек кенә бергә кайтып китәргә үгетләмәсен, Гөлфиясе үҗәтләнеп  баш тартты.
– Ул барыбер безне тынычлыкта калдырмаячак, әни, – диде.
– Ә әтиең белән без сине яклый алмабызмыни? Апаң да бар бит әле, – дип каршы төшеп карады Минзифа түти.
– Саматны бер айдан Мәскәүгә командировкага җибәрергә тиешләр. Шунда иркенләп җыенып кайтырмын. Ә үзе монда вакытта ул безгә барыбер ирек бирмәячәк. Сиңа да кыен булыр. Бер айдан туган көнемә кайтып җитәм, көтегез, яме.
Шулай дип вәгъдә биреп калган иде Гөлфия. Тик... бер ай була дигәндә, кызының үлем хәбәре килде.
Ул чакларда... Ул чакларда күз яшьләре елга булып акты Минзифа түтинең. Үкенеч хисе йөрәген йөзгә, юк, меңгә телгәләде. «Ник алып кайтмадым икән, никләр калдырдым икән», – дип такмаклый-такмаклый елады. Эш урынында үлгән, диделәр, бассейн җыештырганда ялгыш суга егылып төшкән. Самат өендә кайтканын көткән-көткән дә эзләп эш урынына килгән икән. Килсә, бассейн янында чиләге, линтәйкәсе тора, ә үзе юк икән. Ни уйларга да белмәде Минзифа түти. Түзә алмыйча, әллә үз гомерен үзе чикләде микән, дип тә уйлап карады. Ышанмады. Әмма исемен дә әйтә белмәгән ул «медикспиртиза»  кебек нәмәрсәләр артыннан йөрергә акылы да, тәҗрибәсе дә, урысчасы да җитеп бетми иде Минзифа түтинең. Ә ире кайгысын, гадәттәгечә, аракы белән юды. Фәридәсенең яңа бәбидән котылган вакыты иде, барын-югын сөйләп аны борчыйсы килмәде. Кыскасы, үлем-җитем документлары артыннан Самат йөрде. Ул да бик бетеренгән, бөтенләй югалып калган кебек тоелды Минзифа түтигә.
– Балаларны үзебезгә алып кайтып китик, – диюгә Самат шундук каршы төште:
– Юк, балаларны үзем карап үстерәм.
Шулай да, беренче мәлләрдә балаларны аңа калдыра алмады әле Минзифа түти. Үзе белән авылга алып кайтты. Аларны карап юанды. Самат ярты елдан соң гына күренде. Ул, законлы опекун буларак, балаларны алып китәргә дип кайткан иде.
– Әби, бер дә борчылма, – дип сөйләнде Самат, күзләрен күтәреп карамый гына, – эчүне ташладым. Завязал. Казанга кайтып, эшкә урнаштым. Бер хатын белән кушылдык. Аның ике бүлмәле фатиры бар. Балаларны алып килүгә каршы түгел. Үзе бала таба торган түгел икән. Минем Гөлфиякәемә җитә торган хатын-кыз заты юк инде ул җир йөзендә. Ну бит... балаларга әни кирәк. Балалар хакына үземне кулга алам, әби. Хаталарым күп булды, бик күп булды,  ну хәзер инде синең алда сүз бирәм.
Минзифа түти аның сүз биргәнен сүзсез генә тыңлады. Бер аңа, бер әтиләре янәшәсендә утырган сабыйларга карады. Балакайлар икесе ике яктан Саматка килеп сыенганнар иде. Шунда кинәт кенә үзенең балачагын исенә төшерде Минзифа түти.
Әтиләре, ике балалы хатынын ташлап, күрше авылга йортка кергән иде аларның. Сугыштан соңгы ачлык еллар. Әниләре эштә. Үзәкләрне өзеп ашыйсы килә. Өйдә бернинди ризык юк. Менә шунда күрше авылдагы әтисен искә төшергән иде кечкенә Минзифа... Һәм, иптәш кызын ияртеп, күрше авылга чыгып киткән иде. Әтисе аларны күреп сөенүдән битәр көенгәндер, үги әнисенең бөтенләй йөзләре кара көйгәндер. Ләкин ризыклы иде шул алар... Кызларны өстәл янына чакырып ашатканнары, ә әтисенең, озата чыккан булып, аның кесәсенә ярты телем икмәк тыкканы хәтердә. Менә шунда аңлаган иде кыз. Аның әтисе бар! Алар янында яшәмәсә дә, эштән куян күчтәнәче алып кайтмаса да, усал малайлардан аркаламаса да, бар икән ләбаса ул. Күңел түрендәге бәләкәй генә өмет, соң чиктәге ышаныч иде бугай әтисе аның өчен...
Шулай итеп, оныкларын киявенә биреп җибәрергә туры килде Минзифа түтигә. Аның башка чарасы юк иде шикелле... Дөрес, башта үзара хәл белешеп тордылар. Беренче елларда каникулга балаларны кайтаргалады да әле Самат. Яңа әниләре рәхимле бәндә булды бугай, начар булса, бала-чага яшермәс, сөйләр иде. Саматның, эчүне ташладым, диюе дә хак булды кебек. Болары башта... Аннары...
Әле Мөхәммәтханы исән вакыт иде, капкаларыннан Самат белән Димитровградта бергә эшләгән күрше урыс авылы егете Сергей килеп керде. Керде дә, аптырашып торган картларны (башта Мөхәммәтханны, аннан Минзифа түтине) кочаклап алды, күтүмкәсен ачып, өстәлгә күчтәнәчләр – кильки консервасы, «ливерный» колбаса, бер лимон, сап-сары «мендәр» кәнфитләр, «батончик»лар, тагын әллә ниләр тезде... Сәгать унбер тулып килә, кибеткә ипи кайтыр вакыт җиткән иде – Минзифа түти, кунакны ире янында калдырып, кибеткә китте. Анысын-монысын сөйләшә-сөйләшә озак кына чират торып, ниһаять, үзләренә тиеш ике буханка ипине алып өйалдына кайтып керсә, кече яктан кычкырып сөйләшкән авазлар ишетелә. Теге урыс белән Мөхәммәтхан лыгыр-лыгыр килеп һаман эчеп утыралар икән бит! Күтүмкә төбендә аракысы да булган инде бу юньсезнең!
Ябылып бетмәгән ишектән исерекләрнең аерым сүзләре дә ишетелеп китә иде – Гөлфия турында сүз барганын аңышып, туктап калды Минзифа түти.
– Ты знаешь, дядя Миша, я никогда не смогу забыть глаза Гули. Ее взгляд тогда. Но он, Самат не хотел, ей-богу, не хотел. Он нечаянно толкнул ее. Просто так получилось. Он же ревнивый, козел, баран этот е..! Понимаешь, дядя Миша, все это произошло у меня на глазах...
Сергей сүзен тәмамлый алмады – икенче мизгелдә ишектән атылып кергән Минзифа түти аны күлмәк изүеннән эләктереп алган иде инде. Күзе-башы тонган карчыкны күрүгә, айнып китте егет. Шундук чыгып югалырга кирәклеген дә чамалады. Тик Минзифа түтинең кулыннан ычкынырга теләп талпынса да, булдыра алмады – карчык аңа җан ачуы белән ябышкан иде. Инде өстәлдәге буш аракы шешәсен алып куркытыр өчен генә кизәнмәкче дә булган иде Сергей, әле ярый картлач, артыннан килеп, зәһәрләнгән карчыгын аннан аерып алды. Картның аңын инде аракы сөреме каплаган иде, күрәсең, сүз сөрешен ул абайламый да калган булгандыр...
Минзифа түти атна-ун көн беркем белән сөйләшмәде.
– Әни, әйдә милициягә барыйк, Сергейның сүзләрен җиткерик, бу исерекбашлар гына башына җиткәннәр икән бит, – дип үгетләп тә карады Фәридәсе.
Минзифа түти җавап бирмәде. Сизенгән кебек, Самат дә шуннан соң күренмәде. Бәлки, Сергей аңа авылга кайтуын, салган баштан нинди хата җибәрүен сөйләгән булгандыр. Шулайдыр әле ул...
– Ничәдә кайтып җитәбез диделәр?
– Икеләрдә юлга чыккан булсалар, Казан – ике сәгатьлек юл инде, озакламаслар.
– Исән-сау гына йөрсеннәр, – диде Минзифа түти.
– Әллә көтепләр торасың инде? – Кызы аңа гаҗәпләнеп карап куйды.
– Оныкларым бар бит, – дип җавап бирде Минзифа түти.
– Ә Саматка берәр сүз әйтәсең килмиме соң, әни?
– Аллага тапшырдык инде, кызым...
Шулчак урамда машина тавышы ишетелде. Фәридәсе җәһәт кенә тәрәзәдән урамга күз ташлады, алар турына кызыл төстәге «Калина» килеп туктаган иде. Ул әнисенә монда гына калып торырга ымлады да, үзе тиз-тиз кунакларны каршы алырга чыгып йөгерде. Хәер, Минзифа түти, бик теләсә дә, бу юлы аңа иярә алмас иде. Кинәт кенә үзендә җиңелчә калтырану тойды ул. Моннан чыгып качасы килгәнен тойды! Тизрәк, тизрәк! Алар кереп җиткәнче, арт як ишектән чыгарга да югалырга кирәк. Шулайга Шул якка таба бер-ике-өч адым атлады да бугай әле Минзифа түти. Һәм туктады... Тып-тын калган өйдә сәгать тавышы гына ишетелә иде:
– Келт-келт, келт-келт...
Берни булмагандай, тыныч кына секундларны саный иде сәгать телләре:
– Тек-тек, тек-тек...
Өйалды ишеге ачылды, сәгать тавышын инде тыштан кергән авазлар күмеп китте. Иң алдан чем кара кашлы чәчле, кыйгач кара кашлы, нәкъ Гөлфиянең яшь чагын хәтерләткән үсмер кыз, аннан каратут йөзле буйчан малай килеп керде.
Ә Минзифа түти бу вакытта кухняда, «гүпчи хәтерсезлеге өчен» үзен әрли-әрли, мичтән бәлеш алып йөри иде...
 

Ризидә ГАСЫЙМОВА

 

Фото: vk.com 

 

 

 
 

 

 

Комментарийлар