Логотип «Мәйдан» журналы

Кайтчы, сөю

1 – Яшь буынны Владимир Ильич Ленин үрнәгендә, коммунистлар партиясе кушканча тәрбияләү – һәр ата-ананың изге бурычы!

1
– Яшь буынны Владимир Ильич Ленин үрнәгендә, коммунистлар партиясе кушканча тәрбияләү – һәр ата-ананың изге бурычы! – дип төгәлләде Гөлсылу чыгышын һәм карлыгандай кара күзләрен залда утыручы ата-аналарга текәде.

Халык, дәррәү күтәрелеп, укытучының сүзен алкышларга күмде. Җыелыш башланганнан бирле кемнеңдер үтәли карашын һәр күзәнәге аша тоеп, шуңа җаны тынгысызланган мөгаллимә кыз күзләрен кабат зал буйлап йөгертте: арттагы рәтләрнең берсендә әле һаман аңа текәлгән пар күз, сихерләнгән кебек, тораташтай булып, кызга төбәлгән иде... Мизгел эчендә карашлар очрашты, шул карашлардан бәреп чыккан кайнар очкын, әйтерсең, секунд арасында йөрәккә үтеп, бар халәтне ялкынга урады – Гөлсылуның бөтен тәне ут капкандай кызыша башлады... Үз тойгыларыннан үзе оялыпмы, куркыпмы, карашын тизрәк читкә борды... Көчле алкышлар әле һаман тынмаган иде, кыз, башын иеп, салмак кына адымнар белән сәхнә артына атлады. Анда аны түземсезлек белән мәктәп директоры Ногман Госманович көтә иде:
– Булдырдың, күгәрченем! «Биш»ле сиңа, – дип, нык, көчле куллары белән Гөлсылуның нәзек бармакларыннан кысты. Аерым бер нәзакәтлелек күрсәтеп, кызга пальтосын кияргә булышты.
– Үзең генә кайтырга курыкмыйсыңмы? – дип сорады җитәкче, олыларча бер кайгыртучанлык белән.
– Юк ла, Сез нәрсә, Ногман Госманович! – дип көлемсерәде кыз. – Чәтрәнне инде биш бармагымдай беләм!..
Бер-беренә татлы йокылар, тәмле төшләр теләп, хезмәттәшләр, клубтан чыгып, авылның икесе ике ягына юнәлделәр. Тулган айның яктысында кыйммәтле асылташлар кебек җемелдәүче кар яткан тар сукмактан акрын гына өенә атлады кыз. Күңеле каядыр ашкына, йөрәге каядыр омтыла: җырлыйсы, биисе, сикерәсе, уйныйсы, бар галәмне яңгыратып көләсе, шул ак карларга ятып туйганчы бер тәгәрисе килә!.. Үз халәтен үзе дә аңламастан, «Эх!» – дип, тирән бер сулыш алды да, адымнарын кызулата төште. Йә ул кайтканчы Сәйдә апасы әвен базына китеп өлгерер... Ә кызның хуҗабикә апасын бер дә йоклатасы килми бүген, төн буена сөйләшеп чыгарлык булып тулды ла күңел биштәре!.. Тизрәк кайтып җитеп, Сәйдә апасының мәтрүшкәле чәен эчеп аласы да, каз мамыгыннан ясалган йомшак түшәгенә чумып, татлы хыялларын уртаклашасы килә иде кызның...
Шашкын йөрәге кинәт кысып куйды: тукта, чү, артыннан кемдер сагалап бара түгелме? Әнә тыгыз кар өстендә аяк тавышлары якынайганнан -якыная төсле: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Үзе дә сизмәстән, капылт артына борылып карады Гөлсылу. Караңгы тыкрыкның тар гына такыр сукмагында кеше-кара күренмәде. Күңеленә килгән шөбһәле уйларыннан котылыр өчен, җыр сузып җибәрде кыз:
Шул егетне яратам дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә...
Ләкин җыры да шикләнү катыш курку хисен һич тә җиңә алмады: җырның соңгы сүзләрен артында кемдер кабатлагандай тоелды... Кыз янә артына борылып карады: аның борылуын көтмәгән кара шәүлә койма ышыгына сикерде. Йа Раббым, шөбһәләнүе юкка булмаган икән! Инде нишләргә?! Бирешмә, Гөлсылу, курыкканыңны сиздермә, әле ул бәндә сиңа бер зыян да салмады ласа?.. Бар кыюлыгын җыеп, төннең кара пәрдәсен ертырдай булып сөрән салды кыз:
– Әй, кайсыгыз анда?..
Җавап булмады. Кыз адымнарын тагын да кызулата төште. Ул яшәгән йортка да ерак калмый Алла теләсә: тыкрыкны төшеп, уңга борыласы, аннары ике йортны узасы да – әллүр, син өеңдә дигән сүз... Тик артыннан баручы шәүлә дә кызулый төште, кызга якын ук килергә кыймаса да, һич калышмый атлый бирә иде... Гөлсылуның бар тәне калтырарга тотынды, сулышы кысылды... Шөкер, менә тыкрыктан да төшеп җиттеләр... Борылыш... Кыз, үз халәтен үзе белештерми, эре адымнар белән җан көченә чабарга кереште... Менә беренче йорт, әнә икенчесе... Менә ул яши торган йорт капкасы... Бикле генә булмасын... Кыз, йөгереп килеп, бар көченә капканы этте, капка, (Алланың рәхмәте!) шыгырдап, киң генә ачылып китте, Гөлсылу уктай ишегалдына атылды, яшен тизлеге белән капканы ябып, келәне төшерде... Капка артында теге билгесез затның арлы-бирле йөренүеннән шыгырдаган кар тавышы, бу якта исә капкага сөялеп баскан кызның еш-еш сулавы катыш дөп-дөп типкән йөрәк авазы яңгырап тора кебек иде...
Чоланга ут эленде... Ул да түгел Сәйдә апасының үпкәле тавышы ишетелде:
– Гөлсылу, кызым, синме? Озакладың...
– Мин, Сәйдә апай, мин...
Кыз, үз-үзен белештерми, Сәйдә апасының арык гәүдәсен кочып алды да, үксеп елап җибәрде...
– Бәй, ни булды, канатым?..
...Чәйләр эчеп, бераз тынычлангач, йокларга яттылар. Сәйдә апасы әле һаман теге билгесез затны каһәрли иде:
– Бәдбәхет, имансыз... Кеше төсле генә кыланса ярамаганмы... Сине ошатып йөрүче берәр җегет кәмәшедер инде ул, балам...
– Куйсана, Сәйдә апай, нинди егет...
– Иии, канатым, безнең Чәтрәннәр алар шулай... – дип кеткелдәде хуҗа апасы. – Урлап китәргә дә күп сорап тормаслар... Чибәрлегең бар, уңганлыгың хәттин ашкан... Җитмәсә, авылның күз өстендәге кашы үзең – укытучы...
Ул, сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, кемдер урам аша өй алдындагы бакчага сикереп төште... Икесе дә дәррәү торып утырдылар...
– Әстәгъфируллаааа!..
Сәйдә апай тәрәзәгә ташланды... Йодрыгы белән пыяланы төяргә тотынды.
– Кайсыгыз анда, имансызлар! Милисә чакыртам хәзер...
Кемнеңдер койма аркылы кире сикереп, ашыга-ашыга китеп баруы шәйләнде... Сәйдә апай, башын тагын да суза төшеп, парланган пыяланы ашыгып сөртә-сөртә, үрелеп-үрелеп аның артыннан карап калды:
– Бәрәкалла, кем соң бу? Йөрешләре нәкъ түбән оч Нуриәхмәтнекенә охшап тора диимме?..
– Кем соң ул Нуриәхмәт, Сәйдә апай?
– Йөрешләре генә охшап тора диюем... Нуриәхмәткә син ни хаҗәтемә... Алма кебек хатыны, тупырдап торган өч малае бар... Бик тәүфыйклы, игелекле бәндә үзе... Тракторда эшли...
– Ничава, бер дә кайгырма, – дип дәвам итте карчык, бисмилласын укый-укый ятагына барып яткач. – Белербез без аның кем икәнлеген... Кар яумаса, әле итек эзе дә төшеп калыр, кем белә... Иртәгә үк персидәтел янына барам...
– Син нәрсә, Сәйдә апай, кирәкми...
– Барам, әбәзәтелни барам...
– Куйсана, Сәйдә апай...
– Ярый, балакай, иртән күз күрер... Йоклыйк, булмаса...
Йокыга китәргә никадәр генә тырышмасын, булдыра алмады Гөлсылу: кичергән вакыйгалар, берсе артыннан берсе күз алдына килә торып, тәмам йокысыз иттеләр... Кем генә шулай усал шаяртты соң бүген, йә? Барча таныш-белешләрен күз алдыннан үткәрде кыз, олыгаеп баручы Ногман абыйсын да читтә калдырмады хәтта, тик барыбер җепнең очына чыга алмады... Озак исәпли торгач, ахырда күңел түрендә бары бер генә сурәт торып калды: клуб залында аңа текәлгән пар күз!.. Бар халәте, һәр күзәнәге буйлап, кабат кайнар дулкын йөгерде: серле караш иясенең кемлеген әлегәчә белеп бетермәсә дә, нигәдер, кызга ул күптән таныш һәм иллә дә якын, кадерле, сөекле тоелды...


2

Иртәгәсен Сәйдә апасы аны мәктәпкә кадәр озата килде, Аллам сакласын, әгәр дә Гөлсылуы белән ул-бу була калса, таякның юан башы иң әүвәл аның җилкәсенә төшәчәк бит... Кызның ай-ваена карамыйча, кичен каршы алырга сүз куешып аерылыштылар.
...Кышкы көннең гомере бер саплам җеп озынлыгы гына, балалар белән әвәрә килеп, кич җиткәне сизелми дә калды. Гөлсылу, кирәкле кәгазьләрен барлап, укучыларның дәфтәрләрен тикшереп чыкты да, өйгә җыена башлады. Тәрәзә артында кар шыгырдаганны шәйләп алып, урам якка күз салды: мөгаен, Сәйдә апасы килеп тә җиткәндер... Тик пыяла аша күз төшерүе булды, тәне чымырдап куйды: тәрәзәнең теге ягында аңа таныш пар күз, нидер әйтергә теләгәндәй, кызга текәлгәннәр.
– Сез кем? Ни кирәк сезгә?
Егет (әллә ирме), елмаеп куйды, берни кирәкми, дигән мәгънәдә иңбашларын сикерткәләп алды. Ул да булмады, бүлмә ишеге шыгырдап ачылып, Сәйдә апасының зәңгәрсу шәлъяулык бәйләгән кечерәк башы күренде:
– Әйдә, канатым, кайтыйк...
Үз халәтен үзе аңламады Гөлсылу: сабыр гына киенде дә, китап-дәфтәрләрен куенына кыстырып, Сәйдә апасы артыннан иярде. Акылы белән теге сәер ирнең кабат килүен бик тә сөйләргә талпынса да, йөрәгенең кайсыдыр бер почмагы, сәгать текелдәвен хәтерләтеп, «Сөйләмә, сөйләмә», – дип тәкърарлый иде...
Йокларга яткач та, кызның һич күз алдыннан китмәде шул пар күз, күзләр янында инде йөзнең башка әгъзалары да пәйда булды: киңрәк кенә маңгай, карлыгач канатыдай кыйгачланып киткән калын кара кашлар, төз борын, кабарынкы иреннәр... Кыз кабат татлы хыял дәрьясына чумды: хәзер инде үзенең дә шул егет белән күрешеп, сөйләшеп, аңлашасы килү теләге уянды... Мөгаен, ул Гөлсылуны бик тә ошатадыр, тик янына килеп, хисләрен белдерергә генә кыенсынадыр... И җүләр егет! Гөлсылуның йөрәгенә бер караштан ут салдың, үзең шуны сизми калдыңмы?! Һичшиксез, аңлашырлар, Алла боерса, уртак тел табарлар... Бераз очрашып йөргәч, Сәйдә апасының хәер-фатихасы белән никах укытып, оя корып җибәрерләр... Шулчак йөрәге кысып куйды кызның: ә Ул башка килмәсә?! Мизгел эчендә дөнья шундый шыксыз, ямьсез, төссез булып тоелды, әйтерсең, кояшның алтынсу пәрдәсен күк йөзеннән ертып алдылар да, бар җиһанны мәңгелек караңгылык каплады... Юк, туасы көнне Аннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел! Әгәр Ул булмаса, бу тормышның кадере дә, мәгънәсе дә, яме дә, күрке дә Гөлсылу өчен сукыр бер тиен!..
...Шөкер, Гөлсылуның татлы хыяллары чынга ашты: бу юлы инде, көпә-көндез, егет аны мәктәпкә кадәр озата барды... Артыннан кемдер килүен абайлап, борылып караса, йә Раббым – Ул! Гадәттәгечә көлемсерәп басып тора...
– Исәнмесез! – диде кыз, каушавын сиздермәскә тырышып. Шул арада егетнең килеш-килбәтен дә күздән кичерергә өлгерде: ыспай гына гәүдәгә бик тә килешле итеп тегелгән соры бишмәт, кырпу бүрек, кыска кунычлы киез итекләр... Яше утыз-утыз биш тирәсе булыр... Ничек әлегәчә өйләнми калган?.. Шул кыюсызлыгы комачау иткәнме?..
– Саумысыз! – диде егет тә, шат елмаеп...
Башка берни сөйләшми, атлап киттеләр. Гөлсылу – алдан, егет, өч-дүрт адым ара калдырып, арттан... Күңеленең бер почмагында егет белән тизрәк аңлашу теләге пыскып алса да, дәшми калуны кирәк тапты Гөлсылу – кызлар горур булырга тиеш!.. Беренче сүзне һәрчак ир-егетләр башлый!.. Ә шулай да артыңда сөекле кешеңнең сиңа текәлгән назлы карашын тою җанга әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек, ләззәт, җылылык бирә...


3

Әйе, барып чыкмады сөйләшү... Бүген дә, иртәгә дә, киләсе көннәрдә дә... Серле карашы белән җанны иркәләп, сөеп, йөрәккә кайнар очкын салса да, нигәдер аңлашуны кирәк тапмый иде егет... Әллә махсус шулай эшләп, кызны тәмам чыгырдан чыгарырга тели идеме – билгесез... Сүтеп ташланган йомгактай чуалып беткән уйлар өермәсендә тәмам гаҗиз булып, яшь күңеле һаман үрсәләнә, җаны телгәләнә, йөрәге сыкрый иде Гөлсылуның...
Барысы да көтмәгәндә, кинәт ачылды... Озын-озак уразалар төгәлләнеп, гает көн якынлашты. Заманына күрә, авыл халкы бу бәйрәмнәр турында күп сөйләшеп йөрмәсә дә, һәр мөселман гаиләсе әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнә: ир-ат ишегалдын, каралты-кураны, хатын-кыз өй эчен тәртипкә китерү хәстәренә керешә. Гөлсылу да, таңнан торып, казан асты, йөгереп кенә бәкедән су ташыды да керләр уарга кереште. Сәйдә апасы камыр белән әвәрә килде...
– Канатым, озаклама, пәрәмәчләремне мичкә тыктым, – дип озатып калды ул кызны, кер чайкарга китеп барганда.
Сәйдә апасының сүзенә карап, ашык-пошык кер чайкау ярый торган эшмени: һәркайсын карга салып, бәләкли-бәләкли, инештә озаклап чайкады кыз. Көн кичкә авышкач кына, ап-ак керләрен таслап-таслап, тимер чиләкләренә тутырды да, көянтәсенә асып, басмага юнәлде. Их, дөньясы!.. Эреп яткан кар өстенә кичке кояшның соңгы нурлары коела, шул нурларга тотынып күккә ашасы һәм, ак болытлар өстенә утырып, салмак кына тирбәләсе, ойыйсы, моңлы тургайларга кушылып, күкрәк тутырып бер җырлыйсы килә...
Татлы хыялларына чумып, басманың уртасына җитеп килгәндә, аргы яктан үзенә таба килүче ир-атны шәйләп алды кыз. Йә Хода – Ул! Ниһаять, күзгә-күз очраштылар... Йөрәк, берни белештерми, Аңа очты, Аңа тартылды... Басма өстенә каткан бозның тайгаклыгын да, чиләкләре авырлыгын да, салкын суда күшеккән кулларының кызышуын да сизмәде сылу... Җиңел, рәхәт, күңелле иде аңа... Ни өчендер бөтен барлыгын шатлык хисе биләп алды... Тик адымнар гына, акыл кушуы буенча хәрәкәт итеп, салмаклана төштеләр... Бер адым, ике, өч...
– Хәерле кич!
– Сезгә дә шулай ук...
Һәр икесе бер-беренә көлтәсе белән елмаю бүләк иттеләр... Егет кызга якынрак атлады һәм аның йомшак кулларыннан кысты...
– Сез бик матур!..
Гөлсылу куе керфекләрен түбән иде:
– Рәхмәт!..
Әйе, матурлык адәм баласын күкләргә ашыра, сукырларны күзле итә, күзлеләрне сукырайта. Юл күрсәтә, шул ук вакытта юлдан да яздыра ала... Килешәсездер, тормыш белән матурлык идарә итә... Көч тә, хәйлә дә, мәкер дә җиңә алмый аны... Хәтта акылны да төп башына утырта матурлык дигәннәре... Ә мәхәббәткә юлыккан затларны матурлык илаһи биеклеккә күтәрә, шуңадырмы, андый чакта кылган гамәлләреңне күреп тә, аңлап та, аңлатып та булмый... Басма уртасына басып, хәрәкәтсез калган ике гашыйк та, һичшиксез, фани дөньядан аерылып, бер-беренең матурлыгына, күркәмлегенә сокланып, дәртләнеп, канатланып, сөю киңлекләрен иңли иделәр...
– Курыкмагыз, мин Сезгә тимим...
– Нигә куркыйм?...
Егет, нидер әйтергә теләп, кызга төбәлгән иде, сүзләре әйтелми калды: чиләк-көянтә асып, тар сукмактан су буена төшеп килүче ике хатын-кызның ачулы сүзләре аларны кабат чынбарлыкка кайтарды:
– Бәй, Нуриәхмәт, син түгелме соң?..
– Тегесе кем, тегесе?
– Сәйдә корткада торучы укытучы кыз, диимме?..
– Шул, шул...
– Әй оятсызлааар...
Басмадагылар, әйбер урлап тотылган угрылар төсле, икесе ике якка ыргылды...
Хәлнең ни дәрәҗәдә мөшкел икәнлеген шул мәлдә генә аңлап алды Гөлсылу: кем диләр, Нуриәхмәт диләрме?! Тукта, чү, җанының бар тынычлыгын, йөрәгенең бар ялкынын алган, төн йокыларын качырган сөекле кешесе Сәйдә апасы сөйләгән Нуриәхмәт булып чыга түгелме соң?.. Гаиләле, өч балалы!.. Юк ла, ничек инде Нуриәхмәт булсын?! Ялгыштыгыз ла, гайбәтче түтиләр... Нуриәхмәт түгел ул... Түгел, түгел!..
Хатыннар белән кыяр-кыймас кына исәнләшеп, Гөлсылу үргә атлады...
– Кызармый да бит, әй!..
– Шулай, хатын-кыз боза ирләрне, хатын-кыз...
Яраткан кешесен өйләнгән ир Нуриәхмәт исеме белән инде икенче кат атаулары сәер иде, билгеле... Ә бәлки... Бәлки чыннан да шулайдыр?!.. Шулай була калса... Абау ла!.. Хурлыгына ничек түзәрсең?!
Әй Нуриәхмәт, Нуриәхмәт... Гаиләң, балаларың була торып, Гөлсылуның яшь йөрәген алгысытырга ни хакың бар иде, йә? Нигә дип саф күңелен иләсләндердең, чынга ашмас өмет чаткылары кабыздың?.. Хәер, ул чаткыларны Гөлсылу хыялларында үзе кабызды, үзе тергезде, билгеле... Син авыз ачып, сүз дә катмадың... Син дәшмәдең... Дәшмәвең аңлашыла да башлады кебек...
Шулай да йөрәк бу хәл белән һич килешә алмый, телгәләнә, бәргәләнә, сыкрана иде: авылда бер-беренә охшаган кешеләр чат саен, мөгаен, кем беләндер бутыйлар булыр...


4

...Менә дүртенче көн инде Гөлсылу урын өстендә... Узган кичерешләр үзенекен иттеме, әллә салкын эләктеме – белмәссең...
– Бәй, бу Нуриәхмәт өченче кат урый инде безнең урамны, әйберен-фәлән югалтканмы?..
Сәйдә апасының кайгыртулы тавыш белән әйтелгән сүзләреннән сикереп торып, Гөлсылу тәрәзәгә ташланды... Тик, тәрәзәгә күз салуы булды, йөрәктәге соңгы өмете дә киселде: урам буйлап салмак кына адымнар белән аңа бик тә таныш сын- гәүдә үтеп бара иде... Бетте, бар да бетте... Чәлпәрәмә килде... Ватылды, уалды...
Кыз, яшьле күзләрен Сәйдә апасына күрсәтмәс өчен, мендәренә капланды...
...Иртәгәсен почтага дип чыгып киткән Сәйдә апай борчулы кыяфәттә кайтып керде, өс-башын да салып тормый, Гөлсылу караваты янына килеп утырды:
– Канатым, авыл өстендә сүз йөри, йә әйт, дөресме шул сүз, юкмы?..
– Син нәрсә, Сәйдә апай???
Гөлсылу, апаеның түгәрәк иңнәренә башын куеп, үксеп елап җибәрде... Әй акты ла күз яшьләре, елга булып, дәрья булып акты да акты, акты да акты...Хуҗабикә апасына күңелен бушаткач, бер мәл тынып калды кыз...
– Асылташка пычрак ябышмас, – дип куәтләде Сәйдә апасы. – Шөкер, Аллаһ каршында йөзең ак, күңелең пакь икән, калганы җайланыр, канатым, иншалла...
Шулчак капка тавышы ишетелде. Ул да булмады, ишекне киң ачып, карсак буйлы, юантык гәүдәле бер хатын килеп керде. Керә-керешкә җиңнәрен сызганып, аякларын киң җәеп басты да, аваз салды:
– Сәйдә апа, кайда ул өстерәлчегең?.. Изззмәсен изәмм...
– Әй Шакирә, тынычлан әле... Ул баланың бер гаебе дә юк бит, – дип, Сәйдә карчык, ишек катына ашыкты...
Аның артыннан салмак кына адымнар белән Гөлсылу чыкты... Оятыннан җир тишегенә кереп китәр хәлдә, башын иеп, Шакирә каршына килеп басты... Сыгылмалы озын кара керфекләре арасыннан сытылып чыккан ике бөртек кайнар яшь тамчысы алсу йөзе буйлап түбән тәгәрәделәр...
Бер мәлгә өчесе дә тынып калды... Әле тормышның ни-нәрсә икәнлеген тоеп-аңлап та бетермәгән кыз бала – буталчык язмышын, карчык – гомер уртасына җитеп тә, акыл утырмаган Нуриәхмәтне, хатын исә иренең башын иләс-миләс китереп ташлаган «өстерәлчек» кызны каһәрли иде бу минутта...
Эшнең зурга китүеннән коты алынган Сәйдә апа янә сүз башламакчы булып авызын ачкан иде, башы-күзе тонган Шакирә, аны тыңлап тормый, лач итеп идәнгә төкерде дә, сафура бураннары уйнатып, ачкан ишеген дә кире япмый, авыр адымнар белән өйдән чыгып китте...

5

– Менә нәрсә, Нуриәхмәт, – дип башлады сүзен колхоз рәисе Рим Хәсәнович.– Сине монда ни өчен чакыртканны чамалыйсың булыр... Ташла син ул укытучы кыз белән шухыр-мухыр уйнауларыңны... Без сине колхозның алдынгы тракторчысы, намуслы, тәртипле гаилә башлыгы буларак белә идек... Ә син әнә яшь бер кәнтәй белән типтереп ятасың икән... Коммунистлар партиясе...
Ләкин рәис сүзен әйтеп бетерергә өлгерми калды, Нуриәхмәт, кызулык белән урыныннан сикереп торды да, җитәкченең изүенә ябышты...
Их, изге хисләреңне кул көче белән генә аңлатып булса!.. Хәер, йомшак кәнәфигә менеп кунаклаган кайсы җитәкченең изге хис дип баш ватканы бар соң әле? Тик ни генә, кем генә булмасын, Күкләр һәдиясе булган Гөлсылуын ниндидер шакшы, пычрак, ямьсез сүзләр белән атауларына берничек тә юл куя алмый иде Нуриәхмәт!...
– Кәнтәй түгел ул!.. Син, Рим Хәсәнович, үзең белән чагыштырма, мин синең кебек печән кибәнендә...
– Ах, сволочь… – рәис аны бар көченә этеп җибәрде. – Бүген үк, бүген үк партия җыелышы җыям!.. Сөягеңне җиде кат тегермән ташында әйләндереп, он итеп тарттырмасам, исемем Рим булмасын!..
Нуриәхмәт аңа рәнҗү катыш әрнүле карашын ташлады: их, чын мәхәббәт, чын сөюнең ни икәнлеген аңлап, аның бәллүр касәсеннән бер генә тамчы ширбәт татысаң да, коммунистик кануннарыңның мизгел эчендә комнан өйгән дивар шикелле ишелеп төшүен күрер идең син, рәис иптәш!..
Җитәкченең өметләре акланмады: җыелыш булмый калды... Идарәдән манма суга батып, атыла-бәрелә чыгып килүче Нуриәхмәтнең елгыр күзләре авыл башындагы басу капкасына төште... Кар-яңгырдан муртаеп килүче шактый биек капканы акрын гына ачып, салмак адымнар белән, бер кулына кечерәк чемоданын, икенче кулына китапларын тоткан Гөлсылу чыгып бара иде... Кызның аксыл ефәк шарфы назлы май җилендә акрын гына тирбәлә, әйтерсең, «Аерылабыз, хуш инде», – дигәндәй, Нуриәхмәт белән сүзсез генә саубуллаша иде...
– Гөлсылуууу, Гөлсылу! – Ир, алдына-артына карамый, күн кепкасын учына кысып, каударланып, кыз артыннан чапты... – Гөлсылу, китмә, зинһар, Гөлсылу...
Очар кош тизлеге белән ир кызны куып тотты, каршына тезләнеп, төз, сылу аякларын кочып алды да, үксеп елап җибәрде:
– Ник китәсең, Гөлсылу?! Мин бит сине сөям, Гөлсылу! Син минем тормышым, Гөлсылу!..
Гөлсылу, башын түбән иеп, тораташтай басып тора бирде...
– Мин бит сиңа тимим, беркайчан да кагылмаячакмын, Гөлсылу... Курыкма миннән... Әйе, минем гаиләм, балаларым бар... Кызганыч, сөю миңа соңлап килде... Мәхрүм итмә мине сөюемнән, Гөлсылу... Көненә бер нурлы йөзеңне күрсәм, мин шуңа риза, Гөлсылу...
Әйе, ир-атларга хас булмаганча йомшаклык күрсәтте Нуриәхмәт: хатын-кыз алдында күз яшьләренә ирек бирде... Чыннан да, мәхәббәттән исергән мәҗнүннең сулар һавасы, эчәр суы, янар кояшы иде шул Гөлсылу, кирәксә, ул аның өчен күкрәген ярып, йөрәген алып бирергә дә әзер, тик китмәсен генә!..
Авыл юлыннан килүче машина тавышы ирнең сүзләрен бүлде. Мәктәп директоры Ногман Госманович икән. Ул кызга әйберләрен машинага куярга булышты, Нуриәхмәткә салкын караш ташлап алды да кабинага кереп утырды.
Гөлсылу, юл читендә әле һаман кулларын алга сузып, тезләнеп басып торучы Нуриәхмәткә яшьле күзләрен текәде:
– Хушыгыз!..
Машина, ниндидер тирән бер сагыш тулы ыңгырашу авазлары чыгарып, урыныннан кымшана алмый, бераз икеләнеп торды да, акрын гына кузгалып китте... Гөлсылу, үз-үзен белештерми, ике кулы белән битен каплап, хәрәкәтсез калды... Белми иде әле ул, юл чатында ялгыз басып калган Нуриәхмәтнең ялварулы карашын гомере буена сагынып, юксынып, сагышларыннан саргаеп, кибеп, кара гүрләргә барып керәсен белми иде... Күңеле иләсләнеп-иләсләнеп, шашып-шашып, үрсәләнеп, әрнү катыш үксеп җибәрде:
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам...

6

Табигать дигән бөек рәссам җиһанны алтынсу-сары төскә манган бер мәлдә, имән чикләвеге җыярга дип урманга киткән бала-чага авылга шомлы хәбәр алып кайтты.
– Ногман Госманович, урманда Кар кешесе күрдек!..
Кар кешесенең булу-булмавына ул кадәр үк ышанып җитмәсәләр дә, иртәгәсен авылның үзен йөрәклерәк санаган яше-карты аны үз күзләре белән күрер өчен тау ягы урманына юнәлделәр...
– Әйттем мин сезгә, Гөлсылу белән китмәде ул, – дип тәкърарлады Ногман абзый, кул-аягы бәйләнгән «Кар кешесе» – Нуриәхмәтне олаудан төшерә-төшерә. – Менә, ышандыгызмы инде?!
Май башыннан юкка чыккан Нуриәхмәтне авылда Гөлсылуга ияреп китте, дип уйлый иделәр. Нинди генә гайбәт сүзләр, нинди генә имеш-мимешләр йөрмәде ул чакта. Халык әлегәчә булса укытучы кыз Гөлсылуны гаиләле ирне юлдан яздыруда, аздыруда гаепли, ялгыз калган Шакирәгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша иде...
Коры сөяккә калган, чәче-башы тузган, бите-кулы тырналып беткән, сакал-мыек баскан Нуриәхмәтне өйгә кертеп, караватка салдылар... Шакирә иренә чынаяк белән су китерде... Тоттырмаска тырышып, урман ешлыгында чытырманлыклар аша уңга-сулга чапкан ир шактый әлсерәгән иде: секунд эчендә суын эчеп бетерде дә, хәлсезләнеп, күзләрен йомды...
Иртән-иртүк Нуриәхмәтне ашыгыч ярдәм машинасы белән район хастаханәсенә озаттылар, аннан башкалага ук җибәрделәр...

7

Ике ай дигәндә, ниһаять, Шакирәгә Казаннан ирен килеп алырга рөхсәт бирелде... Хастаханә баскычына чыгып баскан чандыр гәүдәле, чал чәчле, иңбашлары ничектер бөрешеп, куырылып калган мескен кыяфәтле ирне күреп, хатын аптырап китте, шулай да үз-үзен тиз арада кулга алып:
– Нури җаным, исәнме! – дип, хәләленең кочагына ташланды.
– Исәнме, – диде Нуриәхмәт тә. Аның ниндидер сәер, төссез, битараф күзләре каядыр еракка, бушлыкка текәлгән иде. – Ә Сылу килмәдеме?..
Шакирәнең тәне эсселе-суыклы булып китте. Алай да гаҗәпләнүен сиздермәскә, тыныч булырга тырышты:
– Юк шул, ул килә алмады...
Ире белән янәшә булырга теләсә, табибларның һәр күрсәтмәсен төгәл үтәргә, Нуриәхмәтнең бер генә сүзенә дә каршы килми, аны җайлап, көйләп, сабыр итеп яшәргә тиеш иде Шакирә: ул шуңа ризалашты. Үсмер чагыннан ук сөеп, бергә тормыш корып, балалар үстереп, бергә гомер кичкән Нуриәхмәтен ничекләр итеп тәрәзәләре тимер рәшәткәле шушы ямьсез, шыксыз, соры бинада берүзен калдырып китсен?!
Авылда аларны иң кадерле кунаклар кебек көтеп алдылар. Автобус каршыларга Рим Хәсәнович үз машинасын җибәргән иде хәтта. Машинадан төшүгә үк, яланаяклы өч малай, бер-берен этә-төртә, әтиләре каршысына йөгерделәр:
– Урра! Әти кайтты, әти! Әти, безгә нәрсә алып кайттың?
Нуриәхмәт, артык илтифат бирми, аларны читкә этәрде... Кызганычка каршы, әти, бала, хатын төшенчәләре аның өчен күптән ят, аларның ул мәгънәләрен дә төшенми, аңламый, кирәксенми дә иде... Хәтта, ни аяныч, кая кайтуын, ни эшләп йөрүен, ни өчен яшәвен дә аңлап җитми кебек иде... Менә ул каударланып алга атлады, күзләре белән җыелган халыкны аралап, тырышып-тырышып, кемнедер эзләргә кереште... Ашыгып барып, капканы ачты, чоланга үтте, өй ишегеннән эчкә узды; тирә-юньне күздән кичереп чыкты да, Шакирәгә таныш сорауны яңгыратты:
– Ә Сылу кайда?..
– Ул ни... Кунакка киткән иде... Иртәгә кайта...
Үз сүзенә үзе үкенеп куйды хатын: нигә иртәгә дип әйтте инде, нигә бер атнадан, яисә ярты елдан димәде?..

8

Инде ничә ел рәттән чишмәләр чистарта Нуриәхмәт. Иртә яздан алып, беренче кырпак төшкәнчегә кадәр... Таң әтәчләре белән бергә уянып, кулына тимер көрәген ала да, инеш буена юнәлә... Аякларын аерып басып, җиңнәрен сызганып, ныклап торып эшкә керешә... Урам чатларында рәт-рәт тезелеп киткән колонкалар тирәсе бушап калды хәзер: авылның яше-карты: «Нуриәхмәт чишмәләренең суы шифалы», – дип, эчәр суга чишмәгә йөри башладылар, инеш буйларында бизәкләп эшләнгән буралар саны көннән-көн арта барды, ярга-ярны тоташтыручы сыгылмалы күпер дә яңартылды.
Үз эшен бик тә яратып, тәмен белеп эшли Нуриәхмәт: инде менә җир астыннан тибеп чыга алмый азапланып, тилмереп ятучы ничәнче чишмәне коткара ул! Әүвәл тау кырыеның юешләнеп, «еламсырап» утырган урынын таба, аннары аны көрәк белән җентекләп арчый, чүп-чардан чистарта, аннан соң авыр-авыр таш кантарларын йолкып алып, ярга бәрә: берәү, икәү, өчәү... Шуны гына көткәндәй, әле кайчан гына еламсырап, азапланып ятучы нәзберек чишмә, кояшның серле нурларында җем-җем җемелдәп, тын гына аккан инеш суында тыз-быз сикерә-сикерә, челтерәп агып та китә:
– Челтеррр... челтер-челтер.... Хи-хи... Хи-хи-хи...
Чү, кем шулай көлә?.. Яңа гына дөньяга аваз салган челтер чишмәме?.. Юк, чишмә түгел, Аның тавышы ич бу, Аныкы!.. Әнә Үзе дә... Чишмә типкән тау үзәненнән чиләк-көянтәсен асып килеп чыга да, ак яулыгын изәп, көлә-көлә, басу капкасы ягына китеп югала... Их, тагын китеп барды, тагын өлгерә алмый калды Нуриәхмәт, бәхет кошы кабат кулдан ычкынды... Инде ничә ел рәттән шулай!..
– Сылу, китмәә! Китмә, зинһар, Гөлсылу!..

9

...Көн кичкә авышкан, кояш инде офыкка тәгәри… Күк йөзендә анда-санда йөзүче ак болытлар сизелер-сизелмәс кенә кызарып киләләр. Җир өстенә күз яшедәй саф, сабыйлар сулышыдай нәзберек эңгер иңә... Чал чәчле, чандыр гәүдәле ялгыз ир, басу капкасына сөялеп баскан да, офыкны күзәтә...
Тиздән аны хатыны килеп алыр... Янына килеп басар да, сирәгәя барган аксыл чәчләреннән сыйпап:
– Әтисе, кайтыйк инде, караңгы төшә, – диеп, назлы гына эндәшер. Буйга җитеп килүче уллары аның су буенда ташлап калдырган тимер көрәген, камзулын, чигүле кәләпүшен табып кайтырлар. Хатыны ирне сөякчел кулларыннан җитәкләп, өйгә алып киткәндә, ул карышмас, инсафлы сабый баладай сүзсез генә аңа иярер. Бераз барыр да туктап калыр, артына борылып карар һәм авыр сулап:
– Тагын кайтмады... – дип, тирән генә көрсенеп куяр...
– Кайтыр әле, – дияр хатыны. – Бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр... Кайтыр...

 

Гөләндәм ГАЛИЕВА

Фото: https://pixabay.com

 

 

Комментарийлар