Каймаклы пирог («Сметанник»).

smetannik

Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер пирогы суытып, кисеп чәй янына бирәләр.

1 пирогка: 0,5 кг камыр, 500 г каймак, 4 йомырка, шикәр комы кирәк.

 

http://watan.su/ash-bulmase

Комментарий язарга