Логотип «Мәйдан» журналы

Кайда китә бу җәй?

Кайда китә бу җәй?ПәрәвезгәУрала да, күккә очамы?Бәхет уты булып бер балкый да,Иркәләнеп, күкне кочамы?Йөгергәндә, дулкыннарга басып,Эриме ул диңгез суында?Галәмнәргә очып, адашамы,Безне эзләп узган ю...

Кайда китә бу җәй?
Пәрәвезгә
Урала да, күккә очамы?
Бәхет уты булып бер балкый да,
Иркәләнеп, күкне кочамы?
Йөгергәндә, дулкыннарга басып,
Эриме ул диңгез суында?
Галәмнәргә очып, адашамы,
Безне эзләп узган юлында?
Җәй киткәнгә моңсуланган кебек,
Көеп бара ялан өсләре...
Аны куып килгән әрсез көз дә
Урманнарга буяу өстәде.
Каршы түгел күңел,
килсен лә көз!
Алтыннарын җиргә таратсын!
Җәй кайтыр ул,
бары тынычлыкта
Җир өстенә аяз таң атсын!

Флёра ШАРИПОВА


Фото: https://ru.freepik.com/ 

Комментарийлар