Логотип «Мәйдан» журналы

Кайбычның Борындык авылында яшәүче 88 яшьлек бабай өйләнгән

Кайбыч районы Борындык авылында гомер итүче 88 яшьлек Галимҗан абый Бикмуллин Төмән якларына барып, 80 яшьлек Фина апаны алып кайтты. Кайткач, мулла һәм якыннарын чакырып, никах укытты, дип яза Кайбыч...

Кайбыч районы Борындык авылында гомер итүче 88 яшьлек Галимҗан абый Бикмуллин Төмән якларына барып, 80 яшьлек Фина апаны алып кайтты. Кайткач, мулла һәм якыннарын чакырып, никах укытты, дип яза Кайбыч районы газетасы.
clipboard66
Бу хәлгә күпләр гаҗәпләнде, чөнки безнең якларда бу яшендә өйләнгән кеше юк иде әле. «Саимәнең ел ашын уздыргач, өйләнәм», – дип йөрүен бөтен кеше мәзәккә алды, көлке өчен генә әйтә дип уйладылар, чөнки гомер буе тату яшәделәр, биш бала үстерделәр. Бер кызлары Гүзәл Казанда, Азат һәм Илһамия Яшел Үзән районында, Маратлары Төмән өлкәсендә. Барысы да кайтып, әти-әниләренең хәлләрен белеп тордылар. Марат кына еш кайта алмый, елга бер мәртәбә ялы вакытында гына туган якларына юл ала иде. Яңа әнине дә Марат улы Төмән өлкәсенең бетеп килә торган бер авылында тапкан. Әтисенә хәбәр иткән. Шуннан Галимҗан абый, өендә күршесен калдырып, хатынны алып кайткан. Галимҗан абыйга үз яшен биреп булмый әле. Матурлыкны ярата торган кеше ул. Мәчеткә йөри. Төз буйлы. Матур итеп киенә. Ак костюм-чалбардан, ак фуражка киеп урамнан узганда, нинди егет бара икән, дип уйлыйсың.
Бәйрәм көннәрендә капка төпләрен бизи, флаглар элә. Сабан туена да мотоциклына арба тагып, аны бизәп, флаглар, транспарантлар белән бизәп чыга. Уеннарда катнаша, шигырьләр сөйли, җырлый. Гомер буена шундый булды ул. Туган көннәрендә икесе дә матур итеп киенеп, капка төпләренә чыгып биеделәр, җырладылар.
Галимҗан абыйның йорты, каралтылары яхшы, быел яңа мунча салдырды. Яшәргә дә, яшәргә. Үлгән артыннан үлеп булмый бит, тормыш дәвам итә! Бергә озак яшәсеннәр әле алар, дип яза басма.

Комментарийлар