Логотип «Мәйдан» журналы

Каен себеркесен кайчан бәйләргә?

Каен себеркесе коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр әзерләргә кирәк. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табиг...

Каен себеркесе коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр әзерләргә кирәк. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Шушы чор аеруча уңайлы.
kaen-seberkese
Себерке әзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була. Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Себеркене көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне әзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан себерке файдалы булмас.
Шул ук вакытта агачка сакчыл карагыз, ботакларын сирәкләп кенә кисеп алыгыз.
Фото:shkolazhizni.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kaen-millegen-kaychan-b-yl-rg-303614/

Комментарийлар