Логотип «Мәйдан» журналы

Кадерсезлек

Дөнья буйлап җәяү китеп барам, –Хәерлегә… әллә хәерсезгә?Дөнья тулы кеше арасындаӘверелеп була кадерсезгә. Дөньясы да кадерсез бит аның,Җаннарыбыз мең йозакка бикле.Сабыр төбендәге алтын беләнЮлг...

Дөнья буйлап җәяү китеп барам, –
Хәерлегә… әллә хәерсезгә?
Дөнья тулы кеше арасында
Әверелеп була кадерсезгә.
 
Дөньясы да кадерсез бит аның,
Җаннарыбыз мең йозакка бикле.
Сабыр төбендәге алтын белән
Юлга чыксак… җитәр кая тикле?
 
Кая җитсен? Андый гына алтын
Күптән үтте кадерсезлек чиген.
Бөкрәйтәбез билне – күтәргәндә
Дөньябызның шул кирәксез йөген.
 
Безнең шушы бөкре гәүдәбезне
Турайтырмы әллә кабер генә?
Урам буйлап уйлар уйлап барам, –
Хәерсезгә, әллә хәерлегә.
 
Урам буйлап җәяү барышларым,
Дөнья тулы япа-ялгыз кеше.
Ауды берсе – кадерсезлек йөген
Күтәралмый кинәт чалкан төште.
 
«Ярдәм кирәк, ярдәм!» – дия-дия,
Әрле-бирле халык йөгереште.
Һәрберсенең бик кадерсез булып
Яшәвеме исләренә төште?
 
Дөнья тулы япа-ялгыз кеше,
Җаннарыбыз мең йозакка бикле…
Авар өчен кемгә чират хәзер?
Баралырбыз тагын кая тикле?
 
Сабыр төбендәге алтыныбыз –
Рухи байлык дигән зур хәзинә –
Кая кадәр алып барыр безне
Һәм аударыр икән кайсы җирдә?
 
Заман калыбына сыялмаган
Кадерсезләреңә бирче көче,
Йа бер Ходам! Үз дөньябыз йөген
Кабергәчә армый илтер өчен.
 

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар