Логотип «Мәйдан» журналы

Кадерләр хезмәттән киләдер

Тормыш бу. Кемнәрдер кайдадыр таныша, аннан кавыша. Озак итеп, матур итеп бар дөньяны сокландырып гомер кичерәләр, балаларны һәм оныкларны аякка бастырып олы юлга озаталар. Җәмгыятебездә ата-ананың, г...

Тормыш бу. Кемнәрдер кайдадыр таныша, аннан кавыша. Озак итеп, матур итеп бар дөньяны сокландырып гомер кичерәләр, балаларны һәм оныкларны аякка бастырып олы юлга озаталар. Җәмгыятебездә ата-ананың, гаиләнең роле шуннан да гыйбарәт.
65_f100ff2d-df54-4c24-8305-cebf5c95eb43
Әлеге язмада шундый күркәм гаиләләрнең берсе хакында бәян итәргә булдык. Чаллыда яшәүче Флера һәм Мәүләви Гыйззәтуллиннар тормышы башкаларныкыннан әллә ни аерылмый да кебек, ләкин үзенчәлекле яклары да күп. Мәүләви абый Мамадыш районы Арташ авылында туып үсә. Кечкенәдән бик шук, тере һәм эшчән бала була. Аның әтисе сугышта катнаша, медальләргә, Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Сугыштан соң Мамадышта суд приставы булып эшли. Мәүләви абый да әтисенең барлык якларын үзенә алып, тормышта кулланып яши.
Флера ханым Әлки районы Бибай Чаллысы авылында дөньяга килә. Ул кечкенә чагында ук әтисе вафат була, бик күп ятимлек хәсрәтләрен дә күтәрергә туры килә аңа. Мәктәпне тәмамлагач, Флера повар һөнәрен үзләштерә һәм Казандагы данлыклы Горбунов исемендәге авиация заводына эшкә килә. Шушы ук чорда әлеге заводта Мәүләви Гыйззәтуллин да эшли. Ике яшь йөрәк шушында таныша. Аннан инде Мамадыш районы Урта Кирмән авылында язылышалар, Арташ авылына кайтып, заманына күрә шаулатып-гөрләтеп, мул итеп туй ясыйлар. Яшь гаилә һәм әти-әниләр бер фикергә килә: «Чаллыда дөнья төзелеше, КамАЗ төзелеше бара. Яшьләр тормыш һәм хезмәт юлын шунда дәвам итәргә тиешләр».
Мәүләви Гыйззәтуллин КамАЗның агрегатлар (хәзерге автомобиль) заводына көйләүче булып урнаша. Биредә бик дәрәҗәле хезмәткәргә әйләнә, нәтиҗәле эшләре өчен медаль, күкрәк билгесе, хөкүмәт дәрәҗәсендәге бик күп Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны булып, лаеклы ялга чыккач та, әле биш ел шушы заводта эшли. Үз эшен биш бармагыдай белгән Мәүләви Миңнулла улыннан җитәкчелекнең аерыласы килми.
Флера апа Чаллы мәктәпләре ашханәләрендә повар булып эшләп лаеклы ялга чыга. Алар өч баланы тәрбияләп, укытып олы тормыш юлына озаталар. «Бабай (Мәүләви абыйга шулай ди ул) бик акыллы, башлы кеше безнең. Эчмәде, тартмады. Бар эшен җиренә җиткерде. Шуның белән әлегә кадәр балаларыбыз өчен үрнәк булып тора. Аларга тәрбияне дә әйбәт бирде. Ул КАИда дүрт ел укыган иде. Балаларга да мәсьәләләр чишәргә булышты. Ул чорда балалар бакчалары да юк иде, мин эштә. Ә Мәүләви, көндез өйдә булу өчен, заводта икенче-өченче сменада эшләде. Балаларга пилмәннәргә кадәр ясап ашатты. Ирем бик ипле, авыр яклары юк, аның кебек кеше дөньяда юктыр. Сөбханалла», – дип, шөкрана итә Флера апа.
Мәүләви абый яшь чаклардан ук өздереп гармунда уйный. Флера апа шул гармун көенә кушылып җырлый. Балалар менә шундый тырыш, эшчән һәм тәртипле гаиләдә үсә.
Сүзебезне олы бала – Ренат хакында дәвам итәбез.
Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин турында, яшь булса да, күпне күргән җитәкче дияргә була. Ул – бүгенге көндә танылу алган «Медиа РТ» реклама агентлыгы директоры. 1994 елда Чаллы педагогия институтында укыганда, «Эфир» телеканалына реклама буенча менеджер булып урнаша. Аннан 1997 елда ачылган «Күңел» радиосына эшкә килә. Дүрт ел буе тавыш операторы вазифасын башкара, шул ук вакытта реклама белән дә шөгыльләнә. Тырыш егетне Чаллы телевидениесенә реклама бүлеге башлыгы итеп чакыралар. Бер ел узар-узмас, Ренат әфәнде инде шушы бүлекнең башлыгы була. Уңган-булган кешене тиз күрәләр бит. Аңа Казанның бер реклама агентлыгы Чаллыдагы филиалында директор урынын тәкъдим итә. Ренат Мәүләви улы монда да ныклы уңышларга ирешә. Инде 2008 елда «Медиа РТ» исеме белән реклама агентлыгы ача. Әлеге агентлыкның Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә филиаллары бар һәм алар Татарстан дәрәҗәсендә бик уңышлы эшләп киләләр. Бүгенге көндә аның кул астында дистәдән артык кеше эшли. Ренат Мәүләви улы әйтүенчә, хезмәткәрләрне сайлаганда аларның эш тәҗрибәсенә, намуслы булуына, эшне яратуына, башкалар белән уртак тел таба белүчеләргә өстенлек бирә.
Тормыш иптәше Регина белән өч бала үстерәләр. Олы кызлары Зиләгә 13 яшь. Аның артыннан Раил белән Сәминә дә җитеп килә инде.
Гыйззәтуллиннар гаиләсендә ике малай. Айрат Мәүләви улы да югары белем алып, хәзерге чорда заводта мастер булып эшли. Уңганлыгы, тырышлыгы күзгә күренеп тора. Шулай булгач, аның да киләчәге өметле.
Айрат тормыш кору өчен Чаллы кызын, бер мәктәптә укыган Алияне сайлый. Хәзер аларның кызлары Айсылу үсеп килә. Гаилә дә бик тату, тормышлары җитеш.
Мәүләви абый һәм Флера апаның кызлары Гөлнара болай ди: «Әти белән әни – бер-берсенә тиң парлар. Алар тыйнаклык, булганлык белән күп үрләрне яулаганнар, күп нәрсәгә ирешкәннәр. Әтием дүрт ел КАИда укыган. Ләкин язмыш... Балалары хакына – безнең хакка укуын ташларга мәҗбүр була. Бик килешеп яшиләр. Аларның яраткан җырлары да бар. Әти «Казан кичләре» көен уйный, әнием кушыла».
Гөлнараның тормыш иптәше Равил дөньядан бик иртә киткән. Тормыш мәшәкатьләре аның җилкәсенә төшә. Шулай да, Гөлнара бирешми, балалары Камил белән Диләрә ятимлекне сизмәсеннәр өчен, кулдан килгәннең барысын да эшли, тырыша. Әти-әни, туганнар ярдәмен дә тоеп яши ул.
Гыйззәтуллиннар турында сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел сыман. Монда ата-анага, балага, оныкларга хөрмәт күрәсең. Бәйрәм һәм ял көннәрендә Гыйззәтуллиннар балалар, кияү-киленнәр, оныклар әти-әни өенә җыела. Мәүләви абый һәм Флера апа кода-кодагыйлар белән дә даими аралашып торалар, бәйрәмнәрдә котлашалар. Тагын бер куанычлы күренеш турында әйтми мөмкин түгел. Гыйззәтуллиннарда гармунга, моңга һәвәслек сизелә. Ренат һәм Регинаның уллары Раил музыка түгәрәгенә йөри. Инде матур гына итеп көйләр дә чыгара. Гөлнараның улы Камил дә, Раилдән калышмаска теләп, кулына гармун ала башлаган. Бик хуп. Кем белә, еллар узгач, бу егетләр дә, бәлки, оста гармунчылар булырлар, Мәүләви бабайларының гармун уйнауларына кушылырлар, дигән ышаныч та уяна. Күз алдына китерик: ике онык һәм Мәүләви бабай гармунда уйный. Искиткеч булачак.
Гафиулла ГАЗИЗ.

Комментарийлар