Логотип «Мәйдан» журналы

Кабактан чипсы ясау ысулы

«Тәтеш таңнары» газетасы сайтында кабактан чипсы ясарга өйрәткәннәр.Ингредиентлар: 4 яшь кабак, 1 чәй кашыгы тоз һәм камыштан ясалган шикәр комы, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 тырнак сарымсак.Юылган кабак...

«Тәтеш таңнары» газетасы сайтында кабактан чипсы ясарга өйрәткәннәр.
Ингредиентлар: 4 яшь кабак, 1 чәй кашыгы тоз һәм камыштан ясалган шикәр комы, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 тырнак сарымсак.
Юылган кабакны юка итеп түгәрәкләп кисәргә, тәмләткечләр салып болгатырга. Яшелчәләрне бер сәгатькә калдырып торырга, аннары 4 сәгать киптергечтә яки аз гына ачып куелган 140 градуслы газ мичендә 2-3 сәгать киптерергә кирәк.
Яшелчәдән аз калорияле чипсы әзер.
 

Фото: Гөлүзә Василова


https://intertat.tatar/news/cooking/10-12-2020/kabaktan-chipsy-yasau-ysuly-5770346

 

Комментарийлар