Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак төше йөрәк авыруларын кисәтә

Бу ризыкны ешрак ашагыз, ул күзләр өчен дә файдалы.

Кабакның йомшак өлеше генә түгел, төше дә бик файдалы булуын күпләр беләдер, мөгаен. Алар В төркеме витаминнары: В1, В2, В3, В5, В6, шул исәптән калий, магний, фосфор, тимер, бакыр, цинк, селенга май кислоталарына һәм бик күп аминокислоталарга бай.
Кабакның төше бавыр авыруларыннан файдалы. Ул йөрәк мускуллары эшенә һәм кан тамырларының торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозны профилактикалау өчен дә бик яхшы. Алар, шулай ук, инсульт һәм миокард инфаркты кебек кинәт авыруларны кисәтә. Кабак төше кеше гомерен озайта, чөнки анда ике көчле антиоксидант, А һәм Е витаминнары бар.
Бу ризыкны ешрак ашагыз, ул күзләр өчен аеруча файдалы.
Ә менә ашказаны-эчәк авыруы белән проблемалары булган кешеләргә, бигрәк тә язва, колит һәм гастрит белән авырганда кабак төшен саклык белән кулланырга кирәк. Ул бик калорияле ризык, шуңа күрә артык авырлыгы булган кешеләргә аны күп ашарга ярамый. Әлбәттә инде, теш эмален дә сакларга кирәк.

Фото: https://ru.freepik.com/

 

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Kabak-t-she-y-r-k-avirularin-kis-t-644505/

 

Комментарийлар