Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак ашы хәл кертә...

Бу яшелчә төрле авырулардан соң, организмга тернәкләнергә ярдәм итә.Туңдырыгычка кышкылыкка дип шакмаклап турап куйган кабакларыгыз калдымы әле? Бу яшелчәдән, кирәк вакытта алып, кабак ашы, бәлеш, пуд...


Бу яшелчә төрле авырулардан соң, организмга тернәкләнергә ярдәм итә.


Туңдырыгычка кышкылыкка дип шакмаклап турап куйган кабакларыгыз калдымы әле? Бу яшелчәдән, кирәк вакытта алып, кабак ашы, бәлеш, пудинг, кекс кебек бик тәмле ризыклар әзерләргә була.
Дәвалану максатында кабакның төшләрен һәм йомшагын кулланалар. Аның төшләре организмда паразит суалчаннарны бетерергә ярдәм итә
Кабакның йомшагы күп итеп шикәргә, каротинга, С,В1, В2 витаминнарына һәм организм өчен файдалы башка матдәләргә бай. Ул эчәкләр эшчәнлеген яхшырта һәм яхшы бәвел куу чарасы булып тора.
Күпчелек очракта кабак йомшагын дөгегә, манный һәм тары ярмасына кушып, ботка пешерәләр. Аңа сөт һәм аз гына шикәр комы да салырга мөмкин. Бөер авыруы булганда чи кабак сутын эчәргә киңәш ителә (тәүлегенә ярты стакан чамасы). Шулай ук, кабак сутын тән пешкәндә, экзема яки тимгелләр чыкканда сөртәләр.

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Racool_studio



Комментарийлар