Логотип «Мәйдан» журналы

Җырым дәва булсын

Түрем Дөньялыкның кыргый урманнарын,Салкын күләгәсен тоямын даСусавымны басам.Учлам-учлам чишмә суы эчәм хыялымда. Болан тоягыннан тибеп калганЯтим сукмаклары миңа булсын.Яшәү – очыш түгел,...

Түрем
 
Дөньялыкның кыргый урманнарын,
Салкын күләгәсен тоямын да
Сусавымны басам.
Учлам-учлам чишмә суы эчәм хыялымда.
 
Болан тоягыннан тибеп калган
Ятим сукмаклары миңа булсын.
Яшәү – очыш түгел, узыш түгел.
Яшәү – җанымдагы кыргый тылсым.
 
Яшәү – очыш түгел, канатыңның
Күләгәсе кояш нурын киссә.
Яшәү – тормыш түгел, салкын җилләр
Тәрәзәңне шакымыйча үтсә.
 
Яшәү – узыш түгел, үлчәмеңне
Үзең белеп, үзең билгелисе.
Мәңгелеккә һәрбер карыш өчен
Йөрәк сутың белән бар түлисе.
 
Кара урманнар бар, кыргый чишмә,
Бөрлегәнле алан, әрәмәләр.
Таңны ташлап, көнгә керәсе бар,
Юлың саплап, бер кузгалсаң әгәр.
 
Тешең кысып, яшьләреңне буып,
Сагын гына аннан, соклан гына.
Көзге кояш җылылыгы булып,
Хәтерләрдә матур саклан гына.
 
Каралары булсын урманнарның –
Көн күзеннән, үз-үзеңнән читтә.
Кыргый чишмәләрнең салкын суы
Сусавыңны бассын ахыр чиктә.
 
Ялгыз болан өркеп карар микән,
Ярар микән эзләренә төшсәм...
Карурманнан барам, түрем – алан,
Аланнарда бөрлегәннәр пешкән.
 
 
Нигез
 
Дөнья шавы миңа таба ава.
Хәрәкәтен тоям, һәлакәтен.
Тынар беркөн, төпкән сынар беркөн,
Каберташы калыр. Калыр хәтер.
 
Бүгенгемдә дөнья шаулап тора,
Дулап тора иске җете хисләр.
Җир күчәре какшый, дөньялыкта
Давыл тыны, шомлы җилләр исә.
 
Терәү эзли адәм калебендә –
Авар урын барлый ыңгырашып.
Читтән карап тора, карый чиктән
Бабамнардан калган нигез ташы.
 
Дөньясында дары да бар, уты да бар,
Яра да бар, дәва да бар яраларга...
Иртәгәмә язмыш язамыни –
Узган чорлар – чуар каралама.
 
Иңнәремнән салып сагышларын,
Төнне кичәм, иртәгәмә күчәм.
Бабамнардан нигез ташы калган –
Җир үзәге шушы, шушы күчәр!
 
Әйлән-бәйлән килгән дөньялыкка
Үз күчәрем, үз үлчәмем барда,
Ташуларга ташласа да заман,
Чыгарым бар димен каршы ярга.
 
Дөнья шавы миңа таба ага,
Үзәгемнән уза чарасыз моң.
Аяк терәр үз нигезем булсын.
Нигеземнән язсам, чарасызмын.
 
 
* * *
 
Төн карасы җиргә кагылганда,
Тәрәзләргә утлар ягылганда,
Кыяр-кыймас, тыяр-тыймас кына
Сулыш ала бер моң минем җанда
 
Минем янда – көн дә вакыт ага,
Көн белән төн, чорлар алышына.
Самәви моң, бер мосафир сыман,
Төнге тәрәзләргә шакып тора.
 
Чорлар бәйләменнән түгелеп калган
Төсмерләрне җыя, сагышларны.
Үзәгемдә үксез бер моң яши –
Туар таңнарыма багышлавым –
 
Үткәннәрдән киләчәккә күчкән
Якты моңы кара туфрагымның.
Җир үзәген тырнап, хәтер җырлар,
Җыры тынгач, мин дә тукталырмын.
 
Ары китәр, киләчәккә җитәр,
Кемне бимазалар сагышлы моң?
Безнең гомер җирге ак моңнарның
Ак күкләргә канат кагышымы...
 
Хәтер тавышымы, тәрәзләргә
Якты утлар кабат ягылганда?
Төн пәрдәсе илгә ябылганда,
Якты бер моң көтә безне анда –
Барыбер бер атар яңа таңда.
 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Авторның башка шигырьләрен «Мәйдан» журналының № 3 (2022 ел) санында укыгыз.


Фото: https://pixabay.com


 

Комментарийлар