Логотип «Мәйдан» журналы

Җырым белән

Ага вакыт елгалары,Алмашына фасыллар.Барысын да бик яратам,Барысы да асыллар.Мин яшимен гүзәл җирдә,Туган телдә сөйләшәм.Читтә гомер итәр идем,Үз илемне сөймәсәм.Җырым белән иркәлим минДусларны, таныш...

Ага вакыт елгалары,
Алмашына фасыллар.
Барысын да бик яратам,
Барысы да асыллар.
Мин яшимен гүзәл җирдә,
Туган телдә сөйләшәм.
Читтә гомер итәр идем,
Үз илемне сөймәсәм.
Җырым белән иркәлим мин
Дусларны, танышларны.
Җырым белән юып алам
Саргайтыр сагышларны.
Кулларымда кош баласы
Очарга дип талпына.
Таңнар саен җыр озатам
Җан яраткан халкыма.
 

Галиәхмәт ШАҺИ


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар