Логотип «Мәйдан» журналы

Җырлап яшибез, яки Мөхәммәтҗанның җавап эзләве (Сатирик кыйсса)

Мөхәммәтҗанны яңа ачылган мәктәпкә татар теле укытучысы итеп билгеләделәр.– Син үзең дә, син укытачак балалар да милләт өчен кирәк! – дип, директор дусларча аның җилкәсен каккалады.

Уку елы башланып, ике-өч ай үтүгә, карачкылар күргәзмәсе өчен урын кирәк дип, татар теле кабинетын математиклар янына сыендырдылар.
– Милләт өчен, агайне, милләт өчен! Безнең балалар дөнья тарихыннан мәгълүматлы булырга тиеш! – дип аңлатты директор әлеге музейның гаять әһәмиятле булуы турында нотык тотып.
Бераз вакыттан соң татар теле сәгатьләрен шактый кыскартып, алар урынына сәламәтлек дәресе билгеләделәр. Кар-буранга, яңгырга карамый, бу дәресне мәктәп тирәли әйләнеп йөрергә мәҗбүр балаларны директор:
– Сез – милләтнең киләчәге, физик яктан нык, чыныккан булып үсәргә тиеш! – дип рухландырып, урамга озатты.
Татар теле атналыгын, «безнең милләт балалары күз өстендә каш булырга тиеш!» дип, инглиз телендә үткәрергә кушкач, Мөхәммәтҗанның йөрәге тотты.
Хастаханәдә ятып, бер айдан соң мәктәпкә килүгә, Мөхәммәтҗанны эштән кыскарттылар.
– Милләт өчен!..
«Нинди бәхетле бу милләт! Күр, аны ничек кайгырталар! Эх, шул милләтнең кем икәнен барып күрәсе иде!» дигән уй белән атлаган Мөхәммәтҗанның йөзендә хыялый елмаю балкый иде…
 
***
– Болай булмый бит инде, атасы. Эштән чыгардылар дип, түшәмгә төкереп ятарга димәгән. Тор, киен, җыен! – Дөньяга булган бар ачуын шуннан алырга теләгәндәй, уклавын дөбер-шатыр китереп токмач камыры җәйгән Мәрьямбикә, каршы җавап ишетелмәгәч, аш бүлмәсеннән башын сузды. Иренең айлар буе берүзе кәрт сугып утыруына күнегеп тә беткән кебек иде, тик бүген зал ягыннан «милләт өчен» дигән җырның торган саен ешрак кабатлануы, аның әле «Интернационал», әле Рәсәй гимны көенә салынуы эчен пошыра башлады. Алай гына да түгел, саруын кайнатып, күңелен болгатып җибәрде.
– Сез, тулыр-тулмас алтылылар, җиделеләр! Туз-корольләр алдында бил бөгеп, ләббәйкә дип кенә яшәргә тиешсез! Болай яшәвегез милләт өчен кирәк! Милләт өчен, милләт өчен… – Аяк бөкләп идәндә утырган Мөхәммәтҗан, алдына тезелгән кәртләрне багучы җитезлеге белән бер болгатып, бер таратып, яңа көй шыңшыган җиреннән, хатынына күтәрелеп карамый гына:
– Кая? – дип теш арасыннан сыгып чыгарды.
– Кая булсын, гаделлек эзләргә! Ничек инде сине – егерме биш еллык стажы булган укытучыны, дәүләт теле укыткан җиреннән кыскартып атарга тиешләр?.. Эх, теге юлы мине тыңласаң, бүгенге көндә ак сакаллы карт буласы идең! Күпме ялындым, күпме ялындым, кызыл дипломыңны балкондагы сандыкка минем кебек чыгарып ат та яныма сатучы булып күч дип еландай телләремне чыгарып ялвардым – тыңламадың. Имеш, тел укыта! Бөтен нәмәне уптым илаһи кыскартып баралар – озакламый авыздагы телеңне дә кисеп алырга күп сорамаслар… Эте-бете кампитрда гына сөйләшеп утырганда анысы да ерак йөрмәс. – Мәрьямбикә, тутырган тавык кебек гәүдәсен дер селкетеп, әллә Мөхәммәтҗанны, әллә күзгә күренмәгән ниндидер дошманны бәргәләп ташларга теләде – кулындагы уклавы белән һаваны кыйнады. Тегеннән-моннан бүселеп чыккан җирән чәчләрен яшереп бетерә алмаган кызыл яулыгы, болай да юан гәүдәсен тагын да юанайтып күрсәткән аркылы сызыклы кызыл алъяпкычы, мәче башлы башмаклары аны хатын-кыздан бигрәк, кабиләсен яуга өндәгән юлбашчыга охшатып тора иде.
Мөхәммәтҗан аның чәпчүенә әлләни игътибар итмәде, ак майкасы астыннан тырпаеп күренгән иңбаш сөякләрен сикерткәләп, янә алдындагы кәртләренә иелде. Кыска балаклы чалбарыннан шырпы таягыдай сузылып күренгән аягына бер әрсез чебен кунган икән – карга дамасы белән җилләнгәч, үз телендә безелдәп, аш бүлмәсенә юл тотты.
– Тә-әк, крест тузлары, корольләре безнең татар дамаларын ярата, диләр… Валет әфәнде, хөрмәтлем, ә сез кая үрмәләп маташасыз? Тук чырайлы депутат кыяфәтендә булсагыз да, бу урынны дәгъвалый алмыйсыз, за-ня-то! Понял? Аңладыңмы дим? Һәрнәрсәнең, һәркемнең бишбылтыр алдан язып куелган үз урыны бар, дим, надан. Син дә, тугызлы, башың түгәрәк булуга карамастан, шуны аңламыйча, валет артыннан иярмәкче буласыңмы? Син туганчы ук ләүхүл-мәхфүз китабына урыныңның кайда, кем артыннан икәне язып куелган ләбаса, көненә кырык сайлау үткәреп, синең өчен бөтен җир шары тавыш бирсә дә, язмышың билгеле – син унлы артында, үскәнем, ятлап кал! Борчылма, үкчәң белән сигезлене рәхәтләнеп изә аласың – күрәсеңме, син дә властьта, җанашым! Тә-әк, дүрәк каласың килмәсә, менә бу шестерканы да таптап-сытып китә аласың… Милләт өчен синең ишеләр дә кирәк! Милләт өчен, милләт өчен…
Мөхәммәтҗанның «Наласа» көенә күчүе булды, күзем күрмәсен, колагым ишетмәсен ичмаса дип, Мәрьямбикә зал ягының ишеген шапылдатып япты һәм яңаклары буйлап тәгәрәгән эре тамчыларны кул аркасы белән сөртә-сөртә, суыткыч өстендәге радиоалгычны кабызды. Төчкереп, йөткереп, шыңшып алганнан соң, Наласа көен күмеп, дикторның тыңкыш тавышы яңгырады: «Исәннәрмесез, хөрмәтле радио тыңлаучы дусларыбыз! Шулай иттереп башладык «Өр-яңа заман» каналының «Җырлы сәлам» тапшыруын. Тыңлыйлар безне, карыйлар безне планетаның төрле почмакларында, шулай иттереп, дуслар, шалтыратыгыз, эфирга чыгырга ашыгыгыз. Без республиканың йөзек кашы булып, безне төрле төбәкләрдә тыңлыйлар. Сынатмагыз, дуслар, сәламнәрне җыр аша җиткерәбез. Миңга шалтыратучы бар дип хәбәр итә оператор кызыбыз. Кызганыч, элемтәбез өзлегеп китте. Кем белә, бәлки тыңлаучыбыз кисәк кенә сөйләшергә теләми башлагандыр. Анысы аның ихтыяҗында. Хәзер мөһәбәт турында чираттагы җырыбызны тыңларбыз, дуслар. «Сиңга» дигән җыр. Аны танылган йолдызыбыз, милләтебезнең өзек кашы булган Элизабет туташ башкара. Шулай иттереп, «Сиңга»!
Әллә радиодан агылган моң, әллә зал ягыннан ишетелгән «Наласа»ның «Туган тел» җыры белән үрелеп баруы Мәрьямбикәнең күңелен тагын да йомшартып җибәрде – ул, онга баткан бармаклары белән күз төпләрен сыпыра-сыпыра, лып итеп урындыкка утырды, куна тактасына тып-тып тамган яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп алганнан соң, ун катлы йортны дер селкетерлек итеп:
– И-и-и-их! – дип сөрән салды. Гаҗәп, тирә-як үз тәгәрмәчендә әйләнүен дәвам итте.
– И-и-и-их, ичмасам, бүлнистән тиле дигән кәгазь тоттырып чыгарсалар, рәхәтләнеп пинсиясен алып ятар идек. Юк инде, безгә килеп терәлсәме… Әнә бит, авылдагы килендәш Саимә әзмәвер кебек иренә бер баруда ыспрафка апкайтты да, үзе тиле, үзе инвалид дигән булып уч тутырып акча санап тик ята хәзер.– Мәрьямбикә, радио дикторының күзләренә «текәлеп», башын шул якка борды да, эчемдә калмасын дигәндәй, ярсып-ярсып сөйләргә тотынды. – Җаныкаем, үткән айда Саимәгә ияреп үзем дә бардым бит Казанга, сатарга дип, вьетнам базарыннан польский блузкалар төяп кайттык. Базарда йөргәндә Саимә апаң үзе дә, ире Назыйм да кәртинкә тек кәртинкә иде, бермәлне бүлнискә кереп чыгабыз дип, машинада чишенә-киенә башламасыннармы? Битендәге бөтен буявын сөртеп, чәчен-башын туздырган Саимә багажниктан иске күфәйке тартып чыгарды, аягына тишелеп беткән чүчинкә киеп куйды. Назыймның башындагы кеш бүреген салдырып, яз көне тавык утырып чебеш чыгара торган алама бүрек элде, минсиңәйтим. Кызык итеп, артларыннан ияреп мин дә кердем врачка. И-и, җаным, аның бер сүзенә бише белән җавап кайтарып, пулемет урынына сиптерә генә Саимә апаң! «Ирең эшлиме?» – ди врачың. «Кая эшләсен, ничек эшләсен, тиле бит ул, эш рәте дә, ни кылганын да белми!» – ди Саимә күзен дә йоммыйча. Гомер буе балта остасы булып шабашкада йөргән Назыйм да эш рәте белмәсә… Врачы да төшеп калганнардан түгел икән, Назыймның ике кулын әйләндереп кенә карады да: «Эшләмәсә, уч төбе тулы сөялләр каян чыккан?» ди мәкерле елмаеп. Һи, безнең Саимәне алай гына төп башына утыртырсың: «Соң, тиле дип әйтеп торам лабаса, тиле булмаса, көннәр буе ишегалдында утын түмәре тәгәрәтеп йөрер идеме?» ди апаң, керфек тә какмыйча. Тәки үзенекенә иреште, иренә тиле дигән ыспрафкы алып чыкты. Ә безнекенә, безнекенә… Ай буе бүлнистә ятса да… Акылдан язганлыгы йөзеннән күренеп торса да… – Мәрьямбикәнең сабыр савыты тәмам тулды, аның үз-үзе белән әңгәмәсен сүзсез үкерү алыштырды. Алдында торган табакны терсәге белән төртеп җибәрүгә, табак идәнгә әйләнеп тә төште, Мәрьямбикәнең борын төбендә он тузаны пәйда булды.
– Әптчи! Әптчи! Нишләп безнең ишеләргә бөтен дөньясы арты белән генә тора соң? Әптчи! И-и-их! – Мәрьямбикә, башындагы яулыгын җен ачуы белән йолкып алды һәм һөҗүмгә ташланган кыяфәттә зал ягына атылды.
«Гөлҗамал» көе ярты юлда өзелде. Кемнең дурак икәнлеге хакында җырлый-җырлый кәртләр белән бәхәсләшеп утырган Мөхәммәтҗан, хатынына танымагандай бертын карап торды, аннан, гадәтенчә, сүзсез генә иңсәсен җыерып куйды. Ул да булмады, Мәрьямбикә печән күбәсе кадәр гәүдәсен дер селкетеп, кире борылды. Күз ачып йомганчы, бер кочак кием-салым күтәреп керде дә, Мөхәммәтҗанның җан кебек күргән кәртләре өстенә китереп салды. Иренең челт-мелт килеп торган сыек зәңгәр күзләренә җен ачуы белән кадалып, бер генә сүз әйтте:
– Киен!
– Ка… ка… кая барабыз?
– Барабыз түгел, барасың! Син барасың! Башкалага! Я гаделлек табып, милләтеңнең кем-нәрсә икәнен белеп кайтасың, яки тиле дигән ыспрафкы апкайтасың! Әнә, ачык базарларны бетерәбез дип ду киләләр – мин дә эшсез калсам, тараканнар кебек, ачка тинтерәп үләрбез мени? Ни кала, ни сала булмаган бу бистәдә эш урыны әзерләп куйганнар дисеңме әллә? Ир кеше булсаң, дөньясын дер селкет, тәртипкә сал әзрәк. Вәт тапты бу ир-ат җайлы юл, ә: кайсы күкрәкчә, кайсы памперс сатарга ләфкә артына кереп басты да, тәвә кошына әверелде. Андыйларга телең ни, милләтең ни. Берсе утыра менә монда милләт өчен дип үзалдына җырлап…
Сыер дуласа, аттан яман, ди. Хатынының холкын яхшы белгән Мөхәммәтҗан каршы әйтеп, бәхәсләшеп тормады, борыны гына утырып калган йөзен җыера төшеп, сүзсез генә киенергә тотынды. Терсәкләре кыршылган ике-өч кәчтүме арасыннан күрер күзгә юньлерәк тоелган көрәнсу төстәгесен сайлады. Укытканда ата-аналар җыелышына гына кигән кара чалбарын әйләндереп-тулгандырып карады – тегендә-монда сизрәгән җирләрен исәпләмәгәндә, өр-яңа диярлек әле. Ярар, башкалага икән, башкалага!..
 
***
Барсам бардым, бармасам юк дигән кыяфәттә тукталышка таба атлаган Мөхәммәтҗан, чаттан борылган автобусны күргәч, адымнарын кызулатты. «Әнә, тагын биш йөз тәңкә йөгерә» дип, шоферга кондуктор хатын ым какмаса, кеше өстенә кеше төягән, тышына аллы-гөлле буяулар белән урысчалап «Только лучшие минуты жизни» дип язылган автобус чыжылдап үтеп кенә китәсе иде.
Сыңар аягына басып, кысыла-төртелә килгәч, Мөхәммәтҗан шәһәр үзәгендә төшеп калды. Бермәлгә кая, нигә килгәнен оныткандай, исе китеп тирә-ягына карап торды. Мәрьямбикәнең базардаш ахирәтләре кыш булсын, җәй булсын, чит ил, чит ил дип авыз суларын корытып мактаналар иде, Мөхәммәтҗанның башыннан «мин дә чит мәмләкәткә килеп эләктем!» дигән уй сызылып үтте. Чөнки күпме генә әйләнеп-тулганмасын, күзгә кырып салырлык та татарча сүз очратмады, урамда ул таный торган хәреф калмаган – бөтен дөньясы чит ил сүзләре белән чуарланып беткән иде. Тора-тора торҗагун булып берникадәр аптыраганнан соң, ул гел пыяладан эшләнгән алагаем бер кибеткә сугыласы итте. Биредәге герман күлмәген, әмрикә чалбарын, фин сапагиен, төрек жимпырын күреп, күзләре маңгаена менсә, бәя кәгазендә тезелешкән нольләрне санагач, тагын инфаркт була язды…
Берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән кафе-рестораннарны күргәч, Мөхәммәтҗан түш кесәсеннән валидол алып, тел астына салды. Бөтен урамны кытай, япон, итальян, төрек рестораннарыннан агылган ризык исе тутырган иде. Ашказанының кытыкланып куюын сизгән Мөхәммәтҗан, кесәсендәге унлыкларны капшап алды да, як-ягына каранды: көндез шәм тотып эзләсәң, берәр татар рестораны да табылмый калмас иде калуын, ярар инде, ашамаган өчпочмак түгел лә...
Аны иң аптыратканы шул булды: шәһәр урамында татарның сүзе генә түгел, үзе дә калмаган, вәйт әкәмәт! Югыйсә, авылда туып, бишектән төшкән чеп-чи татарның һәрберсе калага сыпырта тора. Мисал өчен, Мөхәммәтҗан туып-үскән, кайчандыр гөрләп торган авылда гына да карт-карчыктан гайре адәми зат калмады. Садигын, мәктәбен, клубын, бүлнисен яптымизация дигән афәт аркасында юкка чыгаргач, бар да калага тайды. Әмма ләкин шәһәрдә дә күренмәделәр: урам тулы, базар тулы, кибет тулы алтын тешле кара чутыр җегетләр баскан дөньяны! Татар бил бөгеп үстергән кишер-бәрәңгене дә өч тапкыр арттырып алар сата!
Уйларының очы-кырыена чыга алмаган Мөхәммәтҗан кәпәчен кашларына төшеребрәк киде дә бертын каккан казык шикелле басып торды. Бу дөньяны аек акыл белән аңлау мөмкин түгеллеген ул үзе дә күптән төшенгән иде төшенүен, шулай да сыра шешәсе тоткан егет-кызларга кызганулы караш ташлады. «Болар мин эзләгән гаделлекнең, мин эзләгән милләтнең кайда икәнен белми дә белми инде… Кемнән сорарга, кая барырга?» Баш очында балта урынына эленеп торган бу сорауга җавап тапмыйча Мәрьямбикә янына кайтып керү гайре табигый бер хәл иде. Мөхәммәтҗан бу юлы кәпәчен баш артына шуыштырып куйды, өмет тулы күзләрен әле бу якка, әле теге якка төбәде. Футболкаларына «Мин татарча сөйләшәм» дип язылган ике егетнең каршыга килүен күргәч, кош тоткандай сөенеп, шул тарафка талпынды. Ләкин җиде катлы мат белән русчалап сүгенгән егетләр аның яныннан керфек тә какмый узып киттеләр. Футболкаларының аркасына да «Мин татарча сөйләшәм» дип язылган иде югыйсә…
Бер яктан, шау-шулы шәһәр һавасы Мөхәммәтҗанның сулышын буды, башын әйләндерде; икенче яктан, чирек гасыр мәктәптә татар теле укытып, аның дөньядагы башка телләр арасында тоткан урыны турында һәрвакыт горурланып сөйләгән укытучыны гарьлек хисләре биләп, бугазына төер утырды. Төрле төсләрдә җемелдәгән гүзәл каланың нинди милләт башкаласы икәнен күрсәтердәй мактанычын очрата алмау хурлыклы тойгы булып, күкрәгенә үрмәләде. Үзен урап алган тирәлек шулкадәр ясалма, шулкадәр төче, шулкадәр буш һәм мәгънәсез булып тоелды. Мөхәммәтҗанның ябык йөзендә тагын да очлаебрак күренгән борыны, соңгы вакытта гел сораулы җыерылырга гадәтләнгән кашлары, баш түбәсенә кадәр сузылган маңгае, гомумән, бөтен барлыгы тирә-якны аңламаудан гаҗиз кыяфәткә керде. Ул, бер кулын аркасына куеп, икенчесен Ленин бабай кебек селки-селки, шәһәрнең машина йөрми торган урамында әрле-бирле йөренә башлады. Һичшиксез, кем дә булса сорауга җавапны – милләтнең кайда икәнен белергә тиеш иде. Моның шулай булачагына инанган Мөхәммәтҗан, сабырлана төшеп, чит ил музыкасы агылган кибет янындагы эскәмиягә таба атлады. Кешелеккә генә кия торган чалбары пычрана күрмәсен дип, уч төбе белән такталарны сыпыргалагач, эскәмиянең бер почмагына сыенды.
Аның ашыгыр җире юк иде, бик дикъкать белән тирә-юньне күзәтә башлады. Менә бит, Ходайның рәхмәте, каршысындагы кибет ишегенә, инглизчә, русча зур-зур итеп язылган тактага, черки мыегы кадәрле генә хәрефләр белән булса да, татарча да өстәп куйганнар түгелме: «Өс хатын-кыз киемнәре». Яңгырашы әлләни дан түгел түгелен, аның каравы чын безнеңчә, милли телебездә! – Мөхәммәтҗанның әлегәчә караңгы чыраена сүрән генә җылылык йөгерде, карашы яктырып киткәндәй булды. Ул өмет нуры иңгән күзләре белән янә тирә-якка төбәлде. Затлы кибет артындагы ярымҗимерек йортның каралып, күгәреп беткән стеналары арасына, урта бер җиргә, арба тәгәрмәче кадәр хәрефләр белән «Матурлык үзәге» дип язып куелган иде. Дөрес, язуын урысча гына язганнар, ләкин әлеге күренеш Мөхәммәтҗанның ачуын китермәде. Киресенчә, аның кинәт кенә кәефе күтәрелгәннән күтәрелә башлады. Сул яктагы галәмәт зур реклама тактасында зәңгәр күк йөзе, зәңгәр диңгез уртасында «Зәңгәр дөньяга рәхим итегез!» дип утыз ике тешен балкытып көлеп торучы егет рәсемен күреп, шаркылдап көлеп үк җибәрде. Ныклабрак текәлеп, туристик агентлык телефонын тәкъдим итүенә төшенгәч, көлү өянәге тагын да көчәя төште. Уң яктагы тактада күзлек кенә кигән шәрә кыз сурәтен күреп, яшьлегендә тырышып-тырышып та сызгырырга өйрәнә алмаган Мөхәммәмтҗан абзагыз «фью-ү-үт» дип сызгырып җибәрмәсенме? «Ноутбуклар! Бары тик бездә генә! Ташламалы бәяләр!..» Кызның кендегенә язылган сүзләр быел укытучыларга таратылган ноутбукны, ул ноутбук үз чиратында мәктәпне, мәктәп исә эштән куылуны, эштән куылу милләт өчен икәнлекне, милләт өчен дигәне башкалага килү сәбәбен исенә төшерде дә Мөхәммәтҗан корт чаккандай сискәнеп китте. Ни эзләгәнен онытып, җәелеп утыра түгелме соң? Мәрьямбикә аермачык әйтте ләбаса: я милләтнең кайда икәнен белеп кайтасың, яки ыспрафкасыз күземә күренмисең, диде. Кайсы юлның җиңелрәк икәнен белсә икән ул…
Уйлардан авырайган башын иеп күпме утыргандыр, кемдер шактый саллы итеп җилкәсеннән каккалагач, күзен күтәрде. Каршысына туп шикелле түгәрәк гәүдәле, өреп кабартылгандай тулы кызыл йөзле милиционер килеп баскан икән.
– Гражданин, сезнең документларыгыз?
Хәл-әхвәл сорашмыйча, әңгәмәне шактый дорфа төстә урысча башлаган җиз мыек Мөхәммәтҗанга һавалы караш ташлады. Мондый әдәпсезлектән ачуы кабарган Мөхәммәтҗан җебеп төшмәде, үзе дә ярыйсы гына тупас тавыш белән:
– Сезне кеше белән исәнләшергә өйрәтмәделәрме әллә, иптәш милиционер? – дип сорауга сорау белән татарча җавап кайтаруны кирәк тапты.
– Милиционер түгел, ә полицейский! Дөньяның кая таба тәгәрәгәнен белмисезме әллә, абзый кеше?
– Татар теле укытсам да, математикадан да төшеп калганнардан түгел мин, энем. Кушылучыларның урынын алыштырудан гына сумма үзгәрмәгәнен бә-әк әйбәт беләм. Аннан килеп, минем бабайны, Бөек Ватан сугышы вакытында полицай булып эшләгәне өчен стенага терәп атканнарын да онытканым юк. – Мөхәммәтҗан кирәкмәгәнне һәм артыгын ычкындыруын аңлап, телен тешләде. Ләкин җиз мыек Бөек Ватан сугышының кайда, кайчан булганлыгыннан бихәбәр иде, ул, билсез гәүдәсен көзгә кереп симергән үрдәк кебек як-якка чайкалдырып, ирнең янәшәсенә үк килеп утырды. Куен кесәсеннән паспортын алып маташкан Мөхәммәтҗанга, кирәкмисәнә дигән шикелле кул гына селтәде дә, эш эшләп арыган кыяфәттә уфылдап, эскәмиягә кырын ятты.
– Авыр көн булды бүген. Бер нарушитель дә таба алмадым.
«Эзләп тә маташмадым, диген». Мөхәммәтҗан үз уеннан ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Бу милиционерның, түгел лә, полицейскийның үз-үзен тотышында ниндидер капма-каршылык һәм ниндидер… самимилек (!) бар иде.
– Энем, иптәш полицайский, Ходай үзе җибәргәндер сине минем янга, какрас син генә ярдәм итә аласың да инде. – Мөхәммәтҗан, әллә кайчангы танышын очраткандай, ифрат куанып, сингә күчүен дә сизмичә, салпы якка салам кыстыруын дәвам итте. – Сәясәт һәм милләт мәсьәләсендә бик тирән йөзүең чыраеңа чыккан, энем, бер генә соравыма җавап табарга булышсаң…
Мондый мактауны ишеткәч, җиз мыек тураеп утырды, тук чыраена көчкә кысылып урнашкан күзләре дә түгәрәкләнеп киткәндәй булды, йөзенә ниндидер канәгатьлек таралды.
– Тыңлап карыйк. – Тавыш бөердән чыкты.
– Менә син, энем… атыңны белмим…
– Атым юк минем, машинам гына бар.
– Исемеңне диюем…
– Чукынып китсен, үзебезчә Вәлиәхмәт дип эндәш.
– Кыскасы шул, Вәлиәхмәт энем, милләт өчен дип эшләттеләр, милләт өчен эштән кудылар, милләт өчен дип хәзер телевизор, интернет, сыра шешәсе белән кыйныйлар. Соравым шул: кем ул милләт һәм кайда ул?
– Һи, абзый кеше, исең киткән икән. Мин дә менә үземне белә-белгәннән бирле гел кыйналып үстем, аның нәрсәсе бар. – Полицейский Вәлиәхмәт, вакыт үткәрергә сәбәп табылуга чиксез куанып, кулларын эскәмия аркасына куеп, тәмәм җәелеп утырды. – Барысы да шул сәясәт белән кирәгеннән артык кызыксынуым аркасында инде. Иң беренче кыйналуым мәктәпкә укырга кергәч булды. «Кит әле, ул яшьтә сәясәт белән кызыксынырга…» дип кул селтәргә ашыкма, абзый. Хәзер тәртибе белән сөйлим. Макулатура җыярга кушканнар иде, үч иткәндәй, өйдә ник бер гәҗит бите булсын. Күкәй төрергә шәп дип алдыра торган район гәҗитеннән дә җилләр искән, шәһәрдән апалар кайткан иде… Ул чагында баш шәп эшли иде әле минем, күп уйлап тормадым, караңгы төшүгә, бер дустымны иярттем дә, мәктәпкә элдерттем. Вәт шул. Төнлә белән тәрәзәдән китапханәгә кереп, иң калын китапларны сайлап тутыруыбыз безгә беренчелек китермәде. Укытучыны әйтер идем, үлчә дә алып куй бит инде, капчык актарып утырмаса… Әткәй үзем урлап чыккан китаплар белән төйде генә башны: “Малай актыгы, пычагыма дип тутырдыңмы бу Маркс, Энгельс, Ленин томнарын? Коммунизмда яшәп калдык инде, хәзер капитализмда яшәргә өйрәнергә кирәк, надан”, – дип, бик әйбәтләп сәяси сабак биреп алды.
Үсә төшкәч, күрше авыл егетләре кыйнады. Классташ кыз Нурия янында сап-сары чәчле урыс егете бөтерелә башлагач, эчкә корт керде бит кинәт. Ник дисәң, үземә бик ошый иде ул Нурия, кич чыккач, теге урысына «Ыстасик» дип елмаеп торулары гына саруымны кайнатты. Бер кичне түзмәдем, Ыстасикның каршына килеп бастым да:
– Урысларга марҗалар да бетмәгән, ничу монда безнең татар кызларына үрелергә! – дип авызымны ачкан идем… Кемдер колакка ямады, аннан иске мунчага алып кереп, кабыргаларымны санадылар. Милләтара низаг чыгаруда гаепләп, бер ай милиция юлында йөрттеләр соңыннан. Кыйнаучыларны түгел, мине!
Өйләнгәч, хатыным кыйный башлады. Теле белән дә, кулы белән дә дигәндәй… Бермәлне шулай телевизор карап утырганда:
– Кризис дигән сүзгә менеп атландылар да тагын гади халыкны изәргә тотындылар. Меңәрләгән кешене эшсез калдырдылар, ә катлы-катлы түрәләр барысы да үз урынында, – дип үзалдыма ярсып утыра идем, уклау белән берне башыма «шап»! Көтелмәгән сугудан чак кына телемне тешләп өзмәдем.
– Күп сөйләнмә, телеңне кыскартырлар! – Хатын елан кебек бер генә ысылдап куйды…
Шуннан соң үз-үземә сүз бирдем: тукта, Вәлиәхмәт, авыл малае бит син, күпме кыйналып яшәргә була?! Давай, мин әйтәм, кулыңа таяк тотып, үзеңә кыйный… эһем, эһем, үзеңә камандывать итә башларга пара! Шул фикерне баҗай белән уртаклашкан идем, айн маминт хәл итте дә куйды – үзе янына милициягә эшкә урнаштырды. Эшкә кергәндә илле җиде кило идем, менә, бер ел эчендә туксан тугызга җиттем. Ну, абзый кеше, сер итеп кенә әйтим, милициядә эшләү өчен әлегә талант җитеп бетми минем. Лутчы җырчы булып кына киткән булсам… Бераз гына арттан этсәләр, татар сәхнәсендә йолдыз буласы кеше идем бит мин…
Вәлиәхмәтнең һич көтелмәгән моңлы тавыш белән «Сарман буйларында» дип сузып җибәрүе булды, Мөхәммәтҗан, өстеннән тау төшкәндәй, ихлас елмаеп куйды. «Имәндә икән чикләвек. Әйтәм аны нармальный гына кешегә охшап тора. Эчендә татар моңы бар икән».
Мөхәммәтҗан түзмәде, арык гәүдәсенә ятышып бетмәгән калынрак тавыш белән җырга кушылды. Ташкаланың үзәк урамында, ярымкиенгән хатын-кызларның керт-керт баскан биек үкчә тавышларын, сыра шешәсе күтәргән яшьләрнең мәгънәсез көлү авазларын, теге яки бу почмактан ишетелгән чит ил музыкасын күмеп, «Сарман» көе яңгырады. Узып баручылар, эскәмиянең бер почмагын биләгән какча Мөхәммәтҗанга һәм утыргычның дүрттән өч өлешенә рәхәтләнеп җәелгән Вәлиәхмәткә кызыксынулы караш ташлап, аю биеткәнне тамаша кылырга теләгәндәй, берәм-берәм алар янында туктала башладылар.
Кара да гына урман, караңгы төн,
Нинди юллар белән лә үтәрбез;
Дус-иш белән бергә эш иткәндә,
Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез…
Дуэт «Иске кара урман» көенә күчкәндә эскәмия тирәсен байтак халык уратып алган иде. Берәүләр полиция сержанты Вәлиәхмәтнең авыз күтәреп җырлап утыруыннан кызык табып, мыек астыннан елмаешты, икенчеләр, җырның сүзләренә колак салып, уйга калды. «Исеректер алар, я булмаса җүләрләр йортыннан качкандыр, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк» дип фикер алышучылар да бар иде арада. Мөхәммәтҗан исә тирә-юньдәге беркемне күрми-ишетми, күзләрен йомып, җыр әсирлегенә, җыр фәлсәфәсенә бирелде. «Дус-иш белән бергә эш иткәндә! Менә! Менә, төп хикмәт кайда! Их, шул бергәлеккә, бердәмлеккә өйрәнә алсак! Милләт өчен дигәннәренең дә мәгънәсе, асылы аңлашылыр иде! Ә бола-а-ай… Милләт өчен, милләт өчен…»
Мөхәммәтҗан әлеге сүзләрне, өендәге кебек, «Интернационал» көенә салып, кычкырып җырлап утыруын үзе дә абайламаган иде. Вәлиәхмәтнең, тамагына кылчык кадалгандай, кинәт кенә тукталып калуын, эскәмиядән сикереп торуын күргәч, аптырап китсә дә, җырын ярты юлда өзәргә ашыкмады.
– Молча-ать! Син нәрсә, абзый кеше, башкала уртасында митинг оештырырга булдыңмы әллә? Тә-әк, кузгалырга, уянырга кушасың, димәк. Безнең ирекле халкыбызны астыртын рәвештә генә коллар һәм ачлар дөньясы дип мыскылламакчы буласың? Беләбез, беләбез синең ишеләрне… – Вәлиәхмәт, җен алыштырган диярсең, әле генә иңгә-иң терәп җырлашып утырган Мөхәммәтҗанны йолкып диярлек урыныннан торгызды. Сержантның әлегәчә кызыл йөзе көрән төскә кереп, күзләрендә бая пәйда булган самимилек(!) юкка чыкты. Күптән түгел генә моңда тибрәлгән теле аждаһа теленә әверелде. – Ныклап тикшерә китсәң, террористлар белән элемтә тотучы провакатордыр әле үзең. – Шулай булып чыккан очракта, кылынасы җинаятьләрне алдан кисәтүе, уяулыгы өчен әйбәт кенә бүләкләнүне, погоннарына йолдыз өстәлүне күзаллап өлгергән Вәлиәхмәт, кулларын угалап, канәгать елмаеп куйды. – Милләт өчен, имеш. Бүгенге кешелекнең милләте дә, ата-анасы да, сөйгән яры да акча, абзый кеше! Бу яшеңә җитеп, шуны да аңламаска… Тагын берничә елдан җир шарында акчадан башка бер генә кәгазь дә калмаячак. Давай, абзый, калганын участокта ачыклап бетерербез!
Вәлиәхмәт, ясалма елмаеп, Мөхәммәтҗанны култыкларга үрелде.
– Аны безгә калдырыгыз! – Урам почмагына «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктаган икән. Озын җиңле зәңгәрсу күлмәге аша тыгыз мускуллары беленеп торган яшь егет, халык агымын ерып, Мөхәммәтҗанга таба атлый иде.
Сержант Вәлиәхмәт исә, «кайсыгыз шалтыратырга өлгерде» дигән сүзсез сораулы карашын төркем өстеннән йөгертеп узды да табибның колагына иелеп нидер әйтте.
Мөхәммәтҗан исә тирә-якта бушлыктан гайре берни күрми иде. Ул сержант белән табибның үзен бүлешүләреннән, табиб егетнең: «Безнең эш хакы клиентлар санына бәйле», дип, Вәлиәхмәтнең кесәсенә акча төртүеннән, тирә-яктагы халыкның: «Әйттем бит җүләрләр йортыннан качкан дип, менә, алырга да килделәр”, дип гөжләвеннән бихәбәр иде. Алай гына да түгел, үзен хастаханәгә алып китәчәкләрен дә, эшсез калуы сәбәбен сөйләячәген дә; табибның: «Сезнең бистәдә инде ничә ай коррупциягә каршы үзәк җитәкчесе вакансиясе буш тора, бер генә гариза да кермәгән. Шунда урнашсаң гына инде», дип мыскыллап көләчәген; «мин риза» дигәч, үзенә шул минутта психик яктан сәламат түгел дигән белешмә язып бирәчәкләрен дә белми иде.
Ул, сержантка да, табиб егеткә дә һич әһәмият бирмичә, кулларын черки кугандай болгый-болгый:
Тик очалмыйм, карап калам,
Кыр казлары артыннан, –
дип, биектә-биектә нокта булып кына күренгән горур, ирекле кошларга күз төбәп, яңа җыр башлады…
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

Фото: pixabay.com

 

 

 

 

Комментарийлар