Логотип «Мәйдан» журналы

«Җырчы начальник» дигән кушаматым бар иде

Кара урманнарның уртасындаТөлке уйный торган урлар* бар.Кистем карурман...(*ур – сай гына чокырсу урын)Яше сиксәннең өстендә булса да, тавышы көчле Рубис аганың, «Карурман»ның бөтен бормаларын җиңел а...

Кара урманнарның уртасында
Төлке уйный торган урлар* бар.
Кистем карурман...
(*ур – сай гына чокырсу урын)
Яше сиксәннең өстендә булса да, тавышы көчле Рубис аганың, «Карурман»ның бөтен бормаларын җиңел ала.
Сүзебез танылган җырчы, композитор Рубис Таҗетдин улы Зарипов турында. Отставкадагы подполковник, «СССР Эчке эшләр министрлыгы отличнигы» ул. Һәм «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә. Шушы бер-берсеннән ерак торган өлкәләрдә уңышка ирешә алуы аны үзенчәлекле шәхес итә дә инде. Без Рубис абый белән әнә шул параллель – иҗат һәм хезмәт юллары, аларның бер-берсенә йогынтысы турында сөйләшеп утырдык.
 
Элеккеге Ворошилов (хәзерге Тукай) районының Теләнче Тамак дигән зур тарихлы авылында туып үскән кеше ул Рубис Зарипов. Данлыклы авыл. Тарихта ул Хәлфиннәр исеме белән дә билгеле. Революциягә кадәр, бигрәк тә Хәлфиннәр эшмәкәрлек иткән вакытта, авылда гыйлем бирүгә игътибар зур булган: малайлар һәм кызлар өчен мәдрәсәләр эшләп килгән, анда, дини укулардан тыш, математика, тарих, география, табигать белеме, гарәп теле укытылган.
Гаяз Исхакый, Ризаэддин Фәхреддиннәр килеп дәрес биргәннәр безнең мәдрәсә-мәктәпләрдә. Без укыган елларда да авылда укытучылар бик көчле иде. Мисал өчен, Абдулла Алишның апасы Илсөя Сункишева безгә татар телен укытты. Ана телен, татар рухын йөрәгемә, аңыма сеңдергән, шуңа күрә өч дистә ел хәрби хезмәттә булып, читтә яшәсәм дә, телемне онытмадым, татар моңына мәхәббәтем кимемәде.
Бер мисал китерәм. Мин армиядә хезмәт иткән частьтә йөздән артык татар малае бар иде. Күбесе авыл балалары, татар җырларын ярата. Мин аларны кичләрен «Ленин бүлмәсе»нә җыеп, ике рәтле хромкада уйнап концерт куя идем. Алар туган якларын исләренә төшереп, моңаеп утыралар. Ул чагында телевидение юк әле, шуңа күрә бу үзенә күрә бер күңел ачу чарасы да булгандыр.
Караңгы, куркыныч төннәрдә постта торганда да җырлыйм.  Ә менә полктагы үзешчәннәр клубында катнашмадым, чөнки русча җырлар белми идем. Көчле тавышлы булуымны белеп алган рота командиры мине полк строевоеның башлап җырлаучысы итәргә теләп, приказ да биреп карады, гаупвахтага ябам дип тә янады... Ләкин мин булдыра алмадым.
 
Армия хезмәтен тутыргач, консерваториягә керергә ниятләгән ул. Сабакташы Илһам Шакиров та шундый киңәшен биргән.
– Грозный шәһәрендә инде өченче ел солдат хезмәтемне тәмамлап, консерваториягә керергә дип әзерләнеп йөрим. 1961 елның язында Илһам үзенең концерт төркеме белән Грозныйга килде. Командирдан рөхсәт сорап, аның концертына мин дә килдем. Күрештек, кочаклаштык, узганнарны искә алдык. Мин залга төшмәдем, сәхнә артында утырып карадым һәм Илһам җырлап чыккан араларда гел җыр-сәнгать турында фикер алышып утырдык. Аерылышканда ул: «Рубис, дөрес эшлисең, әзерлән, син консерваториягә кереп җырчы булырга тиеш!» – диде.
 
Әмма җыр сәнгатенә гашыйк талантлы егет хәрби хезмәт юлын сайлый. «Ни өчен? Мәҗбүрият булдымы икән бу?» дигән урынлы сорау туа. Рубис ага белән сөйләшкәч, моның вөҗдан кушуы, кешелек бурычын алга кую икәнлегенә төшенәсең.
– Совет чорында комсомолец, партия әгъзасы булган кеше эшендә алдынгы булса, аны бюрога чакырып, җаваплы бурычлар йөклиләр иде бит. Әйтик, син бүгеннән бригадир, яки мәктәп директоры буласың, диләр. Минем белән дә шулай булды. 1961 елны, солдат хезмәтемне тәмамлап, консерваториягә барам дип хыялланып йөрим. Шул елны СССРның оборона министры Малиновский боерык чыгарды: өчьеллык хезмәтен тутырып югары уку йортына әзерләнүчеләргә мәктәпкә йөреп консультация алырга була. Мин дә консультацияләргә йөри башладым.
1962 елда «Кариб кризисы» килеп чыкты. Тарихка шул исем белән кереп калган Советлар иле белән АКШ арасындагы зур киеренкелек иде ул. Шул сәбәпле, халыкара хәл катлауланып китте дип, безнең өчен демобилизацияне яптылар. Офицерлар кирәк дип, югары белем алырга теләп әзерләнеп йөргәннәрне сайлап алдылар да курсларга җибәрделәр. Мин ике ел Вильнюста юридик училищеда укыдым. Шул рәвешле, консерваториягә керү теләгем хыял гына булып калды. Чирек гасыр төзәтү колониясендә хезмәт итәргә туры килде.
Тәртипле булгангадыр, яшь вакытта комсорг итеп сайладылар. Аннары парторг вазифасын үтәргә туры килде. Партиягә каршы бара алмыйсың – тәрбия шундый иде бит, идеология көчле иде. Белемемне арттырдым, ике академия бетердем, югары партия мәктәбендә укыдым.
Еллар узды, миңа бик озак еллар Ижау шәһәрендә яшәргә, хезмәт итәргә туры килде. Төп хезмәт – партия эше булды. Социализм, коммунизм төзибез, дидек бит инде ул вакытта. Хезмәт җаваплы, иҗат итү өчен мөмкинлек тә, вакыт та булмады. Колониядәге хезмәткә бөтен көчне бирергә туры килде. Гаилә өчен дә вакыт калмый иде. Шөкер, җәмәгатем Рафия мине һәрвакытта аңлап, ярдәм итеп яшәде.
Мин үземне педагог дип тә саный алам. Колониядә тоткыннар белән эшләдем. Алар мине татарлыгым өчен дә яраттылар, ахры. Аларга да җырлый идем татар халык җырларын. Тоткыннар һәм хезмәттәшләрем алдында дәрәҗәм дә шуның аркасында югары булды дип беләм. «Җырчы начальник» дип йөрттеләр. Шул рәвешле, сәләтем эшемдә ярдәмче булды. Үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында катнаша идем, бүләкләр ала идем Татар халык җырлары мине гомерем буе озата килә.
 
Ә туган җиргә әйләнеп кайту Рубис Зарипов өчен күкрәк тутырып иркен сулыш алуга тиң була. Туган җирнең шифалы һавасы аны яңадан асылына кайтара, илһам өсти.
– Бирегә әйләнеп кайткач, туган җирнең бәрәкәтле туфрагын, шифалы һавасын тансыклаган мин иркен сулыш алып яши башладым. Иҗатка кереп киттем.
Гөлзада Рзаевага рәхмәт, Чаллы сәхнәсенә ул күтәрде. 1986 елда отставкага чыгып кайттым гына, «Энергетик» мәдәният сараена чакырып алды. Зур залда Гөлзада Сафиуллина белән Азат Хөсәенов концерты бара иде. Концертны алып баручы Гөлзада ханым Рзаева мине сәхнәгә чакырып чыгарды. Репетициясез-нисез Илгиз Закиров белән «Үз ягыма кайтсам» җырын башкардым. Халык яратты, алкышлап кабат-кабат чакырып җырлатты. Шуннан башланды инде...
Хезмәтемне күрделәр: татар музыка культурасын, сәнгатен үстерүгә куйган хезмәтләрем өчен 2005 елның апрелендә Татарстан Республикасының «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» дигән билгесе белән бүләкләндем. 2005 елның декабрендә Татарстан композиторлар берлегенә кабул ителдем. 2011 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне бирделәр.
Инде яшем олы булса да, конкурсларга чыккалыйм. 2019 елда, «Карурман»ны җырлап, «Алтын тавышка – алтын «Акчарлак» бәйгесенең Гран-приена ия булган идем.
 
Җырчы-композитор гына түгел, язучы буларак та билгеле бит әле Рубис Зариповның исеме. Аның үзенә язучылык та композиторлык кебек үк кадерлеме соң?
– Көй чыгару һәм кешеләргә җиткерәсе килгән сүзеңне ак кәгазь битенә төшерү – табигатьтән бирелгән сәләттер инде ул. Алар икесе бертигез дәрәҗәдәге зарурият булып яши миндә.
Дүртенче класста укыганда, минем музыкага булган омтылышымны, җырга сәләтемне күреп, әтиемнем бертуган энесе Гыйльмулла абый миңа тальян гармун алып бирде. Бик яхшы хәтеремдә, көн дими, төн дими, һәр буш вакытымда шушы гармунда үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Бию көйләрен уйный белүемне күреп, апа-абыйлар мине кичке яшьләр уенына алып чыгалар иде, һәм, мин аларны, караңгы төшеп кулларым арыса да, төн урталарына кадәр биетә, җырлата идем. Ул гынамы, балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булмау сәбәпле, әнием мине гармуным белән алып барып, балаларны җырлаттыра, биеттерә иде. Мин уйныйм да уйныйм, алар тамам арып егылганчы бииләр, уйныйлар, шаяралар иде. Инде егет булып житлеккәч, үзлегемнән «хромка» гармунында уйнарга өйрәндем. Һәр жомгада уздырыла торган мәктәп кичәләрендә укучыларны һәм укытучыларны биетеп, уйнап-җырлап күңел ача идек.
Ходай миңа җыр хәтерен дә өеп биргәндер. Шуңа курә, сугыштан соңгы елларда, Казан радиосы берәр яңа җыр тапшырса, мин сабый гына булсам да, аның көен, сүзләрен отып алып, икенче көнне үк укытучыларга җырлап та күрсәтә идем.
Язучылыкка килгәндә, мәктәптә укыганда шигырьләр яза башлаган идем инде, алар «Ленинчы» дигән район газетасында басыла иде. «Татарстан яшьләре» газетасында чыккалады. Армиядә хезмәт иткәндә, егетләргә хатлар язып бирә идем. Сөйгән кызларына атап шигырьләр дә чыгарам. Вакытым юк дип, гозерләрен кире какканым булмады.
Төзәтү колониясендә күп төрле гыйбрәтле язмышлар турында ишетеп тә, күреп тә белергә туры килде. Хезмәт итү елларында ук тоткыннарны дөрес юлдан тайпылуга китергән сәбәпләр турында еш уйлана идем. Отставкага чыккач, тормышның үзеннән тупланган шул материал белән иркенләп эшләү мөмкинлеге туды. Барысы 42 китабым чыкты. 19 ы –повесть һәм хикәяләр.
Ижауда яшәгәндә музыка мәктәбе директоры белән дуслар идек. Ул: «Карале, Рубис, әйдә, безнең мәктәпкә укырга кер», – дигән иде. Бик матур җырлыйсың дип, рус милләтеннән булган укытучылар да үз бәяләрен бирәләр иде.
1987 елда бөтен СССРда яшәп иҗат итүче татарларның үзешчән җыр фестивалендә катнаштым. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язган «Яшьлек дустыма» дигән җырым белән чыгыш ясадым һәм иң югары бүләккә – гран-прига ия булдым. Шул чагында музыка белгечләре бик җылы сүзләр әйтеп канатландырдылар, киңәшләрен бирделәр. Иҗат итүдән туктамадым. Ә бит мин нота белмим. Иҗат юлымда Роза Тимофееваның очравы бик ярдәм итте. Чаллыдагы 6 нчы музыка мәктәбендә эшләүче Роза ханым бөтен җырларымны нотага салды. Киңәшләрен бирде. Концертларда ул баянчым булды. Шөкер, милләт җанлы иҗатташ дустым белән хәзергәчә аралашып яшибез. Мин аңа бик рәхмәтле.
Җырларымны (бигрәк тә Сәрия Нәбиуллина, Илсөяр Зарипова башкаруында), халыкчан булганы өчен, тыңлаучылар яратып кабул итә. Рәшит Ваһапов башкаруындагы халык җырларын җырлап, шулар белән тәрбияләнеп үскәнгә, үземнекеләр дә халыкчан килеп чыга.
Чаллы шәһәре матбугат чаралары иҗатыма игътибарлы булды. «Шәһри Чаллы» газетасында бүлек мөхәррире булып эшләгән Илгизә Лотфуллина минем турыда бик матур эчтәлекле, күләмле язмалар әзерләп бастырды. Әле дә хәбәрләшеп, хәл белешеп торабыз, рәхмәт үзенә.
 
Рубис ага бүген туган авылы Теләнче Тамакта тыныч кына гомер кичерә. Чаллыдагы фатирына килеп, архивын барлый, хәтер яңарта.
– Мин 83 яшемдә инде, җырлар язмыйм. Ә менә басылмаган шигырьләрем бар әле. Ләкин хәзер, дөресен әйткәндә, элеккеге еллардан аермалы буларак, китап бастыру эшендә ярдәм итәргә атлыгып торучы күренми. Өлкән яшьтәге кеше буларак, архивымны ышанычлы кулларга калдыру турында уйланам. Иҗатым белән кызыксынучы эзләнүчән кеше булса, рәхим итсен.
Егерме биш ел колониядә эшләү сәламәтлегемне алды. Тынгысыз хезмәт эзсез узмаган инде, әлбәттә. Анда бит пионерлар утырмый. Араларында куркыныч җинаятьчеләр бар иде. Шулай булса да, алар алдында ямьсезләнгәнем, җикеренгәнем булмады. Үземне кулда тота белдем. Тоткынлыктан азат ителгәч, күпләре рәхмәт хатлары язды. Урамда очратсалар да исәнләшеп, ихтирам күрсәтми калмыйлар.
 
Илһам Шакиров турында истәлекләр
 
...Илһаметдин (ул чакта өлкәннәр аңа әнә шулай дип кенә дәшә иде) Мәктәп урамында безнең арткы күрше йортта әнисенең сеңлесе Шәрәфелнисә апаларның дүрт почмаклы кечкенә генә өендә фатирда торды. (Яңа Бүләктә башлангыч мәктәпне тәмамлаган Илһам Шакиров урта сыйныфларны Теләнче Тамакка йөреп укый.) Күз алдыгызга китерегез: түрдә такта сәке, аның өстенә кибеп-корып беткән сыер тиресе җәелгән. Әнә шул сәкенең «йомшак» түшәгендәге уң яктагы урында башкалар (дүрт кеше) белән бергә йоклый иде. Ул вакытта электр лампалары юк, керосин лампасы да бик кирәк чакта гына яндырыла. Еш кына кичләрен Илһамның мичтә җылылык өчен яндырылучы салам яктысында дәрес карап, бөгелә-сыгыла китап укып утырган чагына туры килә идем.
Безнең урамда кое булмаганлыктан, ул, ике чиләк тотып, күрше урамдагы Наташа апалар (МТС директоры хатыны) коесына суга барып килә иде. Гәүдәгә озынча-чандыр, бик оялчан, тыйнак, сөйкемле, борчулы кыяфәтле, сүзен дә үлчәп кенә сөйләшүче укучы иде ул. Өстендәге киеме фәкыйрь генә булса да, ул һәрвакыт пөхтә һәм чиста йөрде. Кайчан керсәң дә кулында әдәби китап булды. Аның тәртибендә бернинди дә ирәю, масаю, яклану юк иде.
Әлбәттә, укытучылар Илһамның җырга ихласлыгын беренче көннәреннән үк күреп, аны мәктәптә һәм авылда уздырыла торган мәдәни чараларда катнаштырдылар. Ул елларда ВКП (б) райкомы көн дә диярлек, Ворошилов районы авылларының һәр төр җитәкчеләрен чакырып, клубта төрле утырышлар, семинарлар уздыра иде. Әнә шул чаралардан таралыр алдыннан авыл үзешчәннәре аларга зур булмаган концертлар бирә иде. Мин дә Илһам белән бергә шундый концертларда катнашып җырладым. Тамашачы, моңлы тавышына сокланып, Илһамны кат-кат җырлата иде.
 
* * *
Сугыштан соң безнең авыл мәктәбенә бер төркем югары белемле, мәдәниятне яхшы аңлаучы, уттай тере яшь укытучылар килде. Алар әдәбиятка, сәнгатькә кагылышлы бик күп төрле чаралар уздыра башладылар. Авылда да, мәктәптә дә сәнгать гөрләп җанланды. Бигрәк тә Илсөяр Сункишева, Илгизә Галләмова, Мәдинә һәм Фәлих Арслановлар бу эштә иң активлар иде. Менә шушы укытучылар Илһамны һәм мине дөрес җырлау, сәхнәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәттеләр һәм шулар ук безнең киләчәктә профессиональ җырчы булуыбызны теләделәр.
 
* * *
Бер атна узгач, шимбә кичендә дәресләрдән соң Илһам буш биштәрен аркасына асып, унике чакрым ераклыктагы Яңа Бүләккә җәяүләп кайтып китә, ә дүшәмбе, биштәренә атналык ризык тутырып, иртән иртүк килеп җитә һәм, аруына да карамастан, мәктәпкә китә иде.
Сугыш һәм аннан соңгы елларда да авылларда радио бик сирәк кешеләрдә генә иде. Илһам торган йортта радио булмаганлыктан, ул безгә (әтием сугышка киткәнче ничектер формасы табак шикелле радио керттерә алган) кич һәм иртән кереп, Казан тапшыруларын тыңлап утыра иде. Татар концертларын, бигрәк тә Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова башкаруындагы җырларны яратып, йотлыгып тыңлый иде. Әнә шул еллардан башлап, Рәшит Ваһапов башкаруындагы татар халык җырларын ул отып алып сәхнәләрдә башкарды һәм алар гомере буе аның концерт программаларының үзәгендә булды. Хәтеремдә, дәресләрен караганда да, ул нинди дә булса бер сузынкы татар халык җырын эчтән генә шыңшып утыра иде.
 
* * *
Бер бик кызыклы «вакыйга»ны да искә алыйм инде. Бер керүемдә Илһам кара тушь белән, сызым дәресен әзерләп, геометрик фигураларын кәгазьгә төшереп утыра. Мин кырына утырдым да аның шул кадәр оста итеп башкаруына сокланам. Шунда кинәт кенә кулыма «наколка» төшертәсем килеп китте һәм бу турыда аның үзенә дә әйттем. Ул бераз уйланып торгач: «Ясыйбыз аны, икебез өчен дә бер истәлек булыр», – дип, уң кулымның баш бармагы ялганган итле урынына энә белән чәнчеп бик матур якорь ясап та куйды. Әле берничә тапкыр, авыртамы, дип тә кызыксынды. Менә шушы «бүләк» гомерем буе миннән калмый, хәзер дә Илһамны гел искә төшереп тора. Бергә очрашкан чакларда, иң беренче итеп икебез дә шул якорьгә карап: «Безнең дә шук чаклар булган икән», – дип көлешеп ала идек.
 
* * *
Миңа озак еллар Ижау шәһәрендә яшәргә, хезмәт итәргә туры килде. Илһам һәр елны үзенең гастрольләре вакытында тәмле чәй күчтәнәчләре белән минем фатирыма килә иде, әниемә хәер биреп, догалар укыта иде. Шул вакытларда мин гел аның гарәпчә язылган китаплар укуына тап була идем. Минем гаҗәпләнүемне күреп, ул: «Рубис, без үзебезнең мәдәниятебезне, бигрәк тә татар халык иҗатын бик сай беләбез икән. Шуҗа үзлегемнән гарәп телен өйрәндем һәм архивлардан борынгы җырларны табып, өйрәнеп халкыма чыгарам», – диде.
Шушы килүләрендә ул үзе башкаруындагы пластикаларын бүләк итте, һәм без аларны бергәләшеп чәй өстәле артында хәйран калып тыңлый идек. Минем архивымда үзе бүләк иткән 9 пластинкасы һәм автограф белән бүләк иткән фотосурәтләре саклана. Бу пластинкалардагы җырларны мин дә өйрәндем, һәрвакыт зур сәхнәләрдән башкардым һәм башкарам.
 

Әңгәмәдәш — Ризидә КАМАЛОВА


Фото: Ризидә КАМАЛОВА


«Мәйдан» № 10, 2022 ел

Комментарийлар