Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Ильвина: «Тамашачы җыр тыңларга гына килми» – "Идел" журналы

Дуслары аңа музыкага хобби, мавыгу итеп кенә карарга киңәш итә. Ә ул, бу эшкә үзеңне тулаем багышларга кирәк, югыйсә хезмәтеңнең бернинди җимешен татый алмыйсың, ди. Һәм менә ул нәтиҗә: 7 апрельдә җыр...

Дуслары аңа музыкага хобби, мавыгу итеп кенә карарга киңәш итә. Ә ул, бу эшкә үзеңне тулаем багышларга кирәк, югыйсә хезмәтеңнең бернинди җимешен татый алмыйсың, ди.
ilvina7-683x1024
Һәм менә ул нәтиҗә: 7 апрельдә җырчы Ильвина Казан башкаласында икенче тапкыр үзенең «Түзә йөрәк» дип исемләнгән концертын тәкъдим итте.
Ильвина – Казан кызы. Әнисе баянда матур итеп уйный, әтисе җырлый. Бабасы да баян күрекләрен тартып, моң телен белә, ә әбисе кызны бәләкәй чактан ук җырларга һәм биергә өйрәтә. Тумыштан бирелгән сәләт ачылсын өчен чып-чын иҗат бишеге ләбаса бу. Ильвинаның музыкаль сәләте өч яшендә «борынлый». Әнисе исә мәҗбүриләп диярлек аны музыка мәктәбенә йөртә башлый. Кызын ул шул чакта ук фәкать артист итеп кенә күрә. Мондый әнигә ничек рәхмәтле булмыйсың инде?Илвина7
Казанның егерме икенче музыка мәктәбен ул «бишле»гә генә тәмамлый. Биредә әнисе кебек баянда оста уйнарга өйрәнә, эстрада-джаз студиясендә белем ала. Җиденче сыйныфта укыганда җыр буенча остазы Анжелика Елисееваны очрата. Мөгаллимә ярдәме белән беренче уңышлы адымнар ясала. Кирәк бит, бүген Ильвинаның кызы Раяна да Елисеевада җырлау осталыгына өйрәнә. «Татарстаннан читтә – Сочи яисә Мәскәүдә уку мөмкинлегем дә бар иде, – ди Ильвина. – Ул чакта үк Русиянең күренекле продюсерлары кызыклы тәкъдимнәр ясады. Тик гаиләдә бердәнбер бала булганлыктан, әти-әниемне ташлап китә алмадым».
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына кергәч кенә татарча җырлый башлый ул. Остазы – Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова. Бер үк вакытта Казан дәүләт технология университетының дизайн факультетын тәмамлый. Дүрт «Алтын барс» премиясе иясе. 2016 елда «Үзгәреш җиле» проектында катнаша.
Апрель башында узган концертында исә җырчы Ильвина тыңлаучыларына югары сәнгать дәрәҗәсендәге тамаша бүләк итте. Бу юлы да тавышына, сәхнә бизәлешенә, күлмәкләренә тел-теш тидерерлек түгел иде.
– Ильвина, югары дәрәҗәдә узган концертың үз-үзен аклый алдымы?
– Сүз акча турындадыр инде… Акча эшлим дигән максат белән куйган концерт түгел. Аның турында бөтенләй уйламадым. Бар тырышлыгым тамашаның иҗат ягын эшләү, сәхнә бизәлеше, күлмәкләр һәм башкасына китте. Быелгы концертым дәү әтием Ризванның туган көненә туры килде. Барысы да матур, җиңеллек белән узып китте. Хәзер дә күп җылы сүзләр, теләкләр кабул итәм. Тамашачыларның мине яратуларына янә инандым. Янәшәмдә гаиләм, туганнарым булды. Барысына да чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.
– Узган елгы концертыңда аягыңны нык авырттырганыңны концерт ахырында гына белдек. Бу авыртуга ничек түзә алдың?
– Кая инде?! Ул турыда уйламыйсың да. Сәхнәгә чыгар алдыннан биек декорацияләргә, подиумга менәргә махсус баскычлар куелды. Менә шул баскыч сынып, идәнгә егылып төштем. Ичмасам, сәхнәгә чыгарга санаулы минутлар гына калган иде. Аяктан шыбырдап кан ага. Өстемдә ап-ак күлмәк. Буялмаса гына ярый инде, дип борчылдым. Аякка бинт чорнарга да вакыт калмады. Ниндидер тынычландыра торган дарулар да эчмәдем. Беренче җырны, авырлык белән булса да, җырлап чыктым. Авыртуга чыдап булмаслык! Беләсеңме, аны тамашачы сизмәде.Илвина3
– Сәхнә күлмәкләрең белән дә таң калдырдың. Сер булмаса, күпмегә тектергән идең?
– Концерт өчен махсус тектердем. Яшермим, утыз, кырык мең сумга төште. Ахырдан киеп чыккан алтын күлмәгем йөз меңлек иде.
– Концертың алдыннан вакытлы матбугатта ирең белән аерылуың турында хәбәр таралды. Кайберәүләр моны пиар дип тә кабул итте.
– Пиар түгел. Иремнән аерылганга ике ел була инде. Мин моны яшермим. Шуны әйтә алам: аның белән матур аерылыштык. Безнең Раяна исемле уртак кызыбыз бар. Ул әтисе белән аралаша. Концертларыма иремнең туганнары да килгән иде бит. Әле дә аралашып, кунакка йөрешеп торабыз.
– Ильвина, кызыңны биш яшендә үк укырга биргәнсең. Иртәрәк түгелме?
– Раяна Казандагы Халыкара мәктәпнең беренче сыйныфында укый. Анда балаларны биш яшьтән алалар. Урыс һәм татар телләреннән кала инглиз телен дә өйрәнәләр. Ел буе инглиз теленнән атнасына ике-өч тапкыр репетиторга йөрдек. Укырга кергәндә тестлар ярдәмендә инглиз телен ни дәрәҗәдә белүен тикшерделәр. Раянаның баллары зур булып, мәктәпкә әзер, дип таптылар. Укырга теләп йөри, бик мөстәкыйль бала. Шуңа куанам.
– Син үзең дә беренче сыйныфка иртә киткәнсең дип беләм.
ilvina5
– Алты яшемдә. Әнием Роза – укытучы, шул елны беренчеләрне кабул итте. Дәү әни белән дәү әти, миңа укуы авыр булыр дип, үзләре янына яшәргә авылга алып кайтмакчы булганнар. Авылдан әниемнең энесе Рәдиф абый килде. Әнием зур сумкаларны әзерләп куйган иде. Үзе мәктәптә. Шушы сумкаларны күтәреп, әни янына мәктәпкә саубуллашырга кердек. Бу – 3, йә 4 сентябрь булгандыр инде… Парта артында утырган балаларны күрдем дә, «Минем укыйсым килә, авылга кайтмыйм!» – дип еларга тотындым. Әнием фикеремне ничек кенә үзгәртергә теләсә дә, килеп чыкмады. «Бер атнага калсын, мәктәпкә йөрер. Аннары күз күрер», – диде. Атна буе шортиктан, футболкадан мәктәпкә йөрдем. Шул вакыт узгач кына уку кирәк-яраклары алдылар.
– Раяна вокал буенча да шөгыльләнә башлаган. Киләчәктә кызыңның җырчы булуын теләр идеңме?
– Вокалга үзе өчен генә йөри. Дөресен әйткәндә, кызымның җырчы булуын теләмим. Җырчы булу – тотрыклы эш түгел, аның режимы да юк. Архитектор булса, шат булыр идем.Илвина5
– Ильвина, татар эстрадасына ни җитми?
– Һәр җырчы үсештә булырга тиеш! Тамашачы шоу күрергә дип күпме акча түгә бит. Кайвакыт сәхнә артында гәп корганда, кайбер артистларыбыз, тамашачыга синең киемең нәрсәгә, алар җыр тыңларга килә бит, ди. Юк! Алар синең тавышны өендә дисктан тыңлап та ишетә ала. Җырларга сәләтең булу гына чын җырчы дигән сүз түгел. Артистның чыгышы кием, прическа, номерның куелышы кебек бөтен вак-төяккә кадәр җиренә җиткерелергә тиеш! Сәхнәдән сине югары зәвыклы тамашачы тулаем ачылганыңны тоемларлык та булсын ул.
Эльза ГАЗИЗОВА

Комментарийлар