Логотип «Мәйдан» журналы

Йөзем — витаминнар хәзинәсе

"Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда күп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз” (“Мөэминнәр” сүрәсе, 19нчы аять).Йөзем – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай...

"Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда күп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз” (“Мөэминнәр” сүрәсе, 19нчы аять).
Йөзем – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25 процентын канда бик тиз үзләштерелүче глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик файдалы, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша.izyum
Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Бөер эшен активлаштырып, йөзем организмда җыелып торган урат һәм бүтән кислоталар шикелле токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә, дип яза nur.tatar cайты.
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Y-zem--vitaminnar-h-zin-se-437092/ сайтыннан алынды

Комментарийлар