Логотип «Мәйдан» журналы

Йорт хайваннары поездда хуҗасыз да йөри алачак

“РЖД” җәмгыяте хезмәтләр күрсәтүнең яңа төрен ачып җибәрә, бу - йорт хайваннарын хуҗаларыннан башка гына ташу.Шундый хезмәтне 18 июльдән башлап рәсмиләштерергә мөмкинлек ачылды. Башкортстан халкы монд...

“РЖД” җәмгыяте хезмәтләр күрсәтүнең яңа төрен ачып җибәрә, бу - йорт хайваннарын хуҗаларыннан башка гына ташу.
1532002088_ala_15302685975b360bb528eaf
Шундый хезмәтне 18 июльдән башлап рәсмиләштерергә мөмкинлек ачылды. Башкортстан халкы мондый төр хезмәттән Чиләбе - Мәскәү поездында файдалана ала.
Билет хакы юлның ераклыгыннан чыгып исәпләнә һәм 730 сумнан башлана. Эт, песи, кош һәм башка бәләкәй хайваннарны поезд проводниклары аша җибәрү мөмкинлеге бар. Билгеләнгән станциядә поезд хезмәткәрләре җан иясен кабул итеп алучыга шәхесне раслаучы документ күрсәткәч бирәчәкләр.
 
https://kiziltan.ru/

Фото: фотоpixabay.com

Комментарийлар