Логотип «Мәйдан» журналы

Йөрәк һәм мин

Шаулый бакча.Каен яфракларыҖилфердәшеп җиргә коела.Акылымның матур ак казларыСоңгы тапкыр күлдә коена.Карлар явар тиздән җир өстенә.Зәңгәр бозлар күмәр күлләрне,Билле туным киеп мин өстемәКаршы алам к...

Шаулый бакча.
Каен яфраклары
Җилфердәшеп җиргә коела.
Акылымның матур ак казлары
Соңгы тапкыр күлдә коена.
Карлар явар тиздән җир өстенә.
Зәңгәр бозлар күмәр күлләрне,
Билле туным киеп мин өстемә
Каршы алам кышкы көннәрне.
Йөрәгем, син нинди яшь әле,
Ягымлы син бөек халкыма;
Һаман синдә язлар чәчәге,
Җыр җырлыйм мин синең хакыңа.
Синең белән әле бик күп еллар
Уздырырбыз яшел болында.
Синең белән әле бик күп җырлар
Җырларбыз без Ватан турында.
Без килмәсәк, беләм,
сагынып шаулар
Күл буенда үскән тал-тирәк,
Юк җиләген өзми калган таулар,
Без җырламый калган таң сирәк.
Сау булыгыз,
минем йөргән җирләр,
Сау булыгыз, урман, болыннар,
Сау булыгыз, яшел төнбоеклар,
Җәй су кереп йөргән урыннар!
1940
 

Нур БАЯН


Фото: vk.com




«Мәйдан» №5, 2005 ел.




 

Комментарийлар