Логотип «Мәйдан» журналы

Йолдызым бар

Ул кичне син үзең дә онытмыйсындыр әле...

Синең минем янга, Кама буендагы авылларның берсенә, саубуллашырга дип килгән чагың.
Кич йөрергә чыктык.
Авыл тын.
Тик ара-тирә басу ягыннан тартар кычкырганы гына ишетелә. Мәктәп бакчасындагы яшь юкәләр шау чәчәктә утыралар. Бетен тирә-якка татлы хуш ис таралган. Рәшәткә буенда укучыларым ясап куйган эскәмия бар.
Авыл читендәге болынлыкны, чишмә буйларын әйләнеп кайттык та шул эскәмиягә килеп утырдык.
Авыл тын. Хәтта юкә яфраклары да көндәгечә үзара серләшмиләр. Әллә бездән тарсындылармы икән?
Без дә беравык сөйләшми утырдык. Шушы кадерле, истәлекле минутларда минем күңелем аша син барасы ерак юллар йөгереп узды.
Иңнәремә кулыңны салдың.
Карасу-зәңгәр күк йөзенә карадың да, ничектер көтмәгәндә:
– Ай-һай, йолдызлар нинди күп! Я, күрсәт, Фәния, кайсы йолдыз синеке? – дип сорап куйдың.
Мин сискәнеп, аптырап киттем.
– Ә... нә, анысы минеке, дип әйтә торган ерактагы якын йолдызым юк ич әле минем.
Мин әлегәчә таңнарга, шәфәкъларга, ул биек йолдызларга бөтенләй игътибар итми яшәдемме икәнни?
Эш-мәшәкать белән көннәр, айлар, еллар үтә торган.
Күп тапкырлар кояш чыккандыр.
Күп тапкырлар... йолдызлар калыккандыр... Мин әлегәчә берсенә дә күңел күзләрем тутырып карамадыммы икәнни? Юктыр, күрәсең, карамаганмын...
Сизми дә каласың икән: күр инде бу дөнья дигәнне! Тормыш мәшәкате белән тулып... никадәр елларым агымсудай агылып киткән...
Беләсең бит: мин ятим үстем.
Әтиемнең буй-сынын да хәтерләмим.
Яу кырында мәңгелеккә ятып калган.
Әниемнең дә кына гөл чәчәгедәй ал яулыгын гына гомерлек истәлек итеп саклыйм.
Энем Илдар бу якты, кояшлы, йолдызлы дөньяга туып калган, әниемне, минем бердәнбер әнием-бәгъремне, караңгы, дымсу кабергә илтеп җирләгәннәр...
Сугыш вакыты булган.
Авылда ир-атлар берәмләп кенә.
Әнкәй-мәрхүм печән кибәне өяргә менгән булган. Бу эшкә кулы ятарлык башка кеше булмаганга, ирем Тимергали эшен дәвам итим дигән теләк белән менгәндер инде, мескенем, авырлы килеш.
Кибәнне менә-менә очлыйбыз дигәндә генә, аягы таеп киткән дә... җиләкле печән кибәне төбендә, әнә шулай, энем Илдар, гомер даулап, дөньяга килгән, әнием-бәгърем әнә шулчак интегеп һәм үкенү белән дөньядан киткән.
Иптәш хатыннары мескенемнең нибарысы бер җөмлә сүз, сыкрану катыш үрсәләнеп әйткән өч-дүрт бөртек сүзен генә ишетеп калганнар:
– Я, дөнья, ризыксыз итмә балаларымны!..
Ул чакта мин үзем дә бу авыр фаҗиганең бөтен авырлыгын аңларлык түгел, бик бәләкәй булганмын шул әле. Юкса, җеназага салынган әниемнең битләрен сыйпый-сыйпый:
– Әнием, тор инде, ашыйсым килә. Әнием, ач инде күзләрең... – дия-дия, аның җәрәхәтле мәетен бимазалар идеммени?!
Минем гомер сукмагым әнә шулай башланып киткән.
Кешеләргә рәхмәт. Олы йөрәкле кешеләргә рәхмәт! Әле яңа гына борынлап чыккан сап-сары каз бәпкәләредәй ике ятим балага ризыгын да, тән җылысын да, күңел кайнарлыгын да тапканнар алар. Шатлык-кайгыларыбызны бүлешкәннәр. Адашканда юл күрсәткәннәр. Абынганда кул биргәннәр...
Балалар йорты.
Һөнәр мәктәбе.
Тегү фабрикасы.
Кичке мәктәп, кичке институт.
Күрәсең, тормыш йомгагы тәгәри торган. Мин дә һаман аннан калышмаска тырышып ашыкканмын, һаман ашыкканмын...
Салмак кына сызылып аткан таңнарны, салмак кына сүнеп барган шәфәкъларны, салмак кабынып, салмак баткан йолдызларны озаклап күзләп йөрердәй вакытым булмадымы икәнни?
Әллә күңел һаман көтеп яшәгәнме?..
Мин хәзер балалар укытам. Нигәдер, белмим, уйлап-исәпләп караганым да юк: аларның барысы да минем өчен энем Илдар кебек матурлар, энем Илдар кебек якыннар. Хәтта... көннәремне бозып, теңкәмә тигәннәре дә...
– Я, күрсәт инде, Фәния, кайсы йолдыз синеке соң?
Син икенче кулың белән сак кына минем беләгемә кагылып, шул сүзләрне пышылдадың.
Ә мин күңелем аша, йөрәгем аша узган моң-истәлек белән елмаеп, сиңа карадым.
Йөзең ярым көләч, шул ук вакытта уйчан һәм ниндидер намуслы хис нуры белән балкыган иде.
Саран гына елмайдым да син күзләгән күк йөзенә караш салдым.
Чыннан да, күрсәнә: йолдызлар... никадәр күп икән! Гел балкып-нурланып, Киек каз юлы сузылган. Ә аның тирә-ягында... чәчәкле болыннан матур йолдызлы болын! Чәчәкләрне күпләп сайлап була, йолдызларның... бары берсен генә.
Киек каз юлының бер читендә бик тонык та түгел, нуры чәчрәп торган бик җете дә түгел, тыйнак кына бер йолдыз бар икән.
– Ә-ә-нә, күрәсеңме, шушы йолдыз минеке булыр.
Син озаклап аңа карап тордың. Йөзең тагын да көләчләнде. Соргылт күзләреңдә, әйтерсең, йолдызлар арасында уйнаклап очкан Киек казның көмеш канат нурлары чагылып узды.
– Ул йолдыз минеке дә булсын, ярыймы?
– Уртак йолдызыбыз булсын.
– Үзеннән саран гына нур сирпелеп тора, әйе бит?
– Әйе. Зәңгәр нур сирпелә.
– Син бу йолдызны башкаларга алыштырма, ярыймы?
– Юк. Алыштырмыйм.
– Аны башка берәүгә күрсәтмә, ярыймы?
– Юк. Башка беркемгә дә күрсәтмәм.
Син ниндидер кинәт талпыну, кайнарлык белән мине күкрәгеңә кыстың. Йөрәгең ярсып тибә, бәйгеләрдә узышып кайткан ярсу юртак сыман тыпырчынып-дулап тибә иде...
Ә иртәсен...
Ак теплоход сине ерак юлга алып китте. Теплоходның соңгы гудогы тынгач та, Каманың чуерташлы ярына ятып, тәгәрәп елыйсым килде. Әйтерсең, дулкыннар да «ул кит-те, ул кит-те» дип, шаулый-шаулый аерылышу сагышыбызны бүлештеләр.
Хәзер менә...
Сине сагыну белән яшим. Күңелем белән күреп торам: юлларың озын, юлларың ташлы-кыялы синең. Тик шунысына шигем юк: алмаз катламын табарсың, барыбер табарсың син.
Аз гына тын калган чаклар булдымы, ерактан, әйтерсең, син йөри торган тайга урманнары ягыннан, «Геологлар җыры» яңгырагандай була.
Ә кичләрен...
Юк, юк, кичен генә түгел, кайчак сызылып таң атканчы йолдызым белән серләшәм. Бар булган сөенечемне, бар булган борчуларымны аңа сөйлим. Ул елмаеп-балкып тыңлый да бар серемне аңлыйдыр кебек.
Ул синең өчен дә яна, ул синең дә серләреңне бүлешәдер бит?
Адашып калсаң, аңа карап юлыңны тап, ул күфсәткән сукмакка чык, ярыймы, акыллым. Ул – сүнмәс тә, югалмас та йолдызым минем. Гомерлек булып кабынган йолдызым минем!
 

Фаяз ДУНАЙ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» № 9, 2022 ел

 

Комментарийлар