Логотип «Мәйдан» журналы

Йолдыз Миңнуллина “Белла” премиясенең махсус номинациясенә лаек булды

Шушы көннәрдә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Италиядә булып кайтты. Биредә аңа әдәби премия тапшырдылар.Белла Әхмәдуллина исемендәге Россия-Италия әдәби премиясе 2012 елда гамәлгә куела. Премиянең төп макс...

Шушы көннәрдә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Италиядә булып кайтты. Биредә аңа әдәби премия тапшырдылар.
Joldyz
Белла Әхмәдуллина исемендәге Россия-Италия әдәби премиясе 2012 елда гамәлгә куела. Премиянең төп максаты – яңа буын шигърияте вәкилләрен иҗатка тагын да дәртләндерү һәм казанышларын күреп, тиешле бүләген тапшыру. Уникальлеге шунда ки, әлеге бүләк нибары бер әсәр өчен генә тапшырыла. Анда Россия һәм Италия әдәбиятчылары катнаша. Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, “Белла” премиясенең махсус номинациясендә быел Татарстан кызы, коллегабыз, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина лаек булган. Аңа 140 000 сум күләмендә акчалата премия, диплом, сын һәм Италиядә узган чарада катнашу мөмкинлеге тапшырылган.
Йолдыз әлеге бәйгедә нинди әсәре белән катнашкан, Татарстаннан тагын кемнәр әсәрләрен тәкъдим иткән, премиянең асылы һәм үзенчәлекләре нинди – бу хакта Йолдыз Миңнуллина белән аралашудан соң дөнья күрәчәк алдагы язмаларда танышырга мөмкин булачак.
 
http://idel-tat.ru

Комментарийлар