Логотип «Мәйдан» журналы

Йокы алдыннан нәрсә эшләргә ярамый?

Галимнәр фикеренчә, йокы нормасы тәүлеккә 4тән 10 сәгатькә кадәр, уртача 7-9 сәгать. Белгечләр хатын-кызга - 7 яки 9, ир-егетләргә 8 сәгать кирәк, ди.Төнге 12гә кадәр йокларга ятыгыз. 12гә кадәрге 1 с...








Галимнәр фикеренчә, йокы нормасы тәүлеккә 4тән 10 сәгатькә кадәр, уртача 7-9 сәгать.
















Белгечләр хатын-кызга - 7 яки 9, ир-егетләргә 8 сәгать кирәк, ди.
Төнге 12гә кадәр йокларга ятыгыз. 12гә кадәрге 1 сәгать йокы, шушы вакытка кадәрге 2 сәгать йокыга тиң. Йокларга ятуның иң яхшы вакыты — кичке сәгать 10.
Йокларга яту һәм иртән тору режимы булдырыгыз. Ул организмның биологик ритмын тотрыклы итә, стрессны киметә, йокы туймауга киртә куя.
Йокы бүлмәсен җилләтегез, анда һава саф һәм җиләс (16-20 градус) булырга тиеш.
Көн дәвамында булган киеренкелекне бетерү өчен саф һавада йөрергә, тынычландыручы музыка тыңларга, китап укырга киңәш ителә. Галимнәр китап уку - 18 процентка, музыка тыңлау - 61 процентка, саф һавада йөрү 42 процентка стрессны киметә дип билгели.
Ятар алдыннан җылы су белән душта коеныгыз. Ул киеренкелекне бетерергә, тынычланырга ярдәм итә, чиста тән тиресе яхшырак тын ала.
Күңелле әйбер турында уйлагыз, авыр, күңелсезләрен читкә куыгыз.
Йоклар алдыннан җылы сөт яисә 1 калак бал салынган су эчегез.
Яту белән йокыга китә алмасагыз, өстегезгә ябынмый торыгыз, өши башлагач кына ябыныгыз.
Йокы алдыннан нәрсә эшләргә ярамый?
Тәү чиратта ятар алдыннан күп итеп ашарга ярамый. Йокыга кадәр өч сәгать элек соңгы мәртәбә ашарга киңәш ителә.
Алкогольле эчемлекләр эчмәгез. Бәлки алар сезгә йоклап китәргә ярдәм дә итә торгандыр, ләкин йокының сыйфаты начарая.
Каты чәй яисә кофе эчмәгез.
Төнгә кадәр акыл хезмәте белән шөгыльләнмәгез.
Гаилә әгъзалары белән сүзгә килмәгез, үзара ачуланышмагыз.
Телевизор һәм Интернет белән артык мавыкмагыз.
Табиб рөхсәтеннән башка йокы даруы кабул итмәгез.
Тәмле төшләр күрегез һәм яхшы кәеф белән уяныгыз!


Автор: Фануз Хабибуллин


Фото: https://ru.freepik.com



Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-22/yoky-aldynnan-n-rs-eshl-rg-yaramyy-2882348













Комментарийлар