Логотип «Мәйдан» журналы

“Йөгереп кенә лә кайтыр җир түгел...”

Танылган язучыбыз, милләтпәрвәр агабыз Айдар Хәлимнең шул исемдәге яңа гына басылып чыккан китабын зур кызыксыну белән укыдым. Китапның исеменә күз төшерү белән, авторның “Хунвейбиннар” романы геройла...


Танылган язучыбыз, милләтпәрвәр агабыз Айдар Хәлимнең шул исемдәге яңа гына басылып чыккан китабын зур кызыксыну белән укыдым.



bbd44809af8bd382d98a1c38fe25dd14_XL
Китапның исеменә күз төшерү белән, авторның “Хунвейбиннар” романы геройлары – Салахиләр нәселе искә төште. Тагын шундыйрак каһарманнар турындадыр дигән фикер чагылып үтте. Юл уңаеннан фәлсәфи истәлекләр дип язылганны укыгач, Айдар абыйның Америкага сәяхәте маҗараларыдыр дияргә нигез туды. Ә тулысынча укып чыкканнан соң, китапның Вил Солтан улы Мирзаяновка, Америкада яшәүче милләттәшләребезгә, Америка яшәешенә багышланганын аңладым. Анда гаҗәеп тирән мәгънәле шигырьләр һәм хикәяләр дә бар. Алары да үзләре бер дөнья!

Кереш өлештә автор үзенә кадәр Америкага барган кайбер милләттәшләребез хакында, аларның язмалары турындагы фикерләре белән уртаклаша. Сәяхәтенең Исландиядә вулкан аткан чакка туры килүен искә ала.


“Америкадагы татар Әфләтүне” (Платоны) дип аталган беренче кисәк мәртәбәле галим Вил Мирзаяновның тормышын һәм эшчәнлеген яктырта. Автор аны халык өчен йөрәген кызганмаган Прометейга тиңли, Вил Солтан улының АКШта зур хөрмәтләр күреп яшәвен тасвирлый.


Айдар абый үзенең китабында һәр вакыйганы, гади генә нәрсәләрне хисси итеп, бик тә матур итеп сурәтли. Укучы китапта татар халкы тормышының гыйбрәтле вакыйгалары белән дә очраша, Америка дөньясын үз илебез яшәеше белән кызыклы чагыштыруларга тап була. АКШтагы тормыш, табигать, законнарның үтәлеше үзенчәлекләрен дә бик тәфсирләп сөйли автор. Байлар яшәгән (“Байлыклары алты нульдән ким булмаган”) Принстон шәһәренең, тирәлегенең матурлыгына, чисталыгына соклана. Бу турыда укыганда, безнең байларыбыз яшәгән урыннарның да бик тә шәп икәнлеген искәртәсе килә.


Вил Мирзаянов белән әңгәмәләр вакытында Айдар абый татарның зур дәрәҗәләргә ирешкән күп кенә милләттәшләребезгә татарлык җитмәвен ачып бирә, бик күп кызыклы фактлар китерә. Шул ук вакытта Вил Солтан улының үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтүенә соклана. Үзендә милли рух тәрбияләгән татар мәктәбенә һәм ата-анасына рәхмәтле булган Вил әфәнде белән килешми дә булмыйдыр.


Бу китап турында бик озак сөйләргә һәм язарга булыр иде. Андагы мәгълүмат тарихи истәлекләрне яңарта, күзебезне ача. Китапның 47 битен генә укып та мин 108 шәхес белән күрештем. Күпчелеге илебез, дөнья тарихында эз калдырган шәхесләр.Фотолар да безгә күп нәрсәләрне сөйли. Гомумән, бу китапны укыгыз, акыл алыгыз!



"Шәһри Чаллы" газетасы

Комментарийлар