Логотип «Мәйдан» журналы

ҖИР ШАРЫ ТҮГӘРӘК

Җир шары түгәрәк,Кырыен тапмассың,Почмагын япмассың.Дөньяда шуңамыКуласа законы:Бүген син иң өстә,Куласа әйләнгәч,Тәгәрисең аска.Җир шары түгәрәк,Кырыен эзләмә,Тиргәнмә, сүзләмә!Кануннар бик кырыс,Аңл...

Җир шары түгәрәк,
Кырыен тапмассың,
Почмагын япмассың.
Дөньяда шуңамы
Куласа законы:
Бүген син иң өстә,
Куласа әйләнгәч,
Тәгәрисең аска.
Җир шары түгәрәк,
Кырыен эзләмә,
Тиргәнмә, сүзләмә!
Кануннар бик кырыс,
Аңларга гел тырыш!
Дөньялар кендеге –
Тәкәббер залимнәр
Гомере чигендә
Дөньяны яраткан
Даһига тезләнә.
Җир шары түгәрәк...
Күз салчы, һавада –
Бер көнлек күбәләк.
 

Рәзинә МӨХИЯР


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар