Логотип «Мәйдан» журналы

Җиләк-җимеш салаты

Җиләк-җимешләрне яхшылап салкын су белән юабыз, кабыкларын әрчибез. Барысын да, үзәгендәге орлыкларын алып ташлап, кисәкләп турыйбыз һәм тәлинкәгә салабыз. Җиләк-җимешләрне өстәлгә куяр алдыннан май һ...

Җиләк-җимешләрне яхшылап салкын су белән юабыз, кабыкларын әрчибез.
frukty_korzina_mnogo_70317_3840x2160
Барысын да, үзәгендәге орлыкларын алып ташлап, кисәкләп турыйбыз һәм тәлинкәгә салабыз. Җиләк-җимешләрне өстәлгә куяр алдыннан май һәм лимон кислотасы кушылган шикәр комы онын сибәбез. Аннан барысын да салат савытына өеп салабыз, өстенә бик юка токмачлап туралган әфлисун кабыгы өстибез. Салатны шул ук җимешләр белән бизибез. Пешкән кара җимеш, йөзем, җиләкләр белән дә бизәргә була. Ел фасылына карап, төрле җимешләр (шәфталу, абрикос, пешкән айва) һәм җиләкләр (җир җиләге, каен җиләге) кулланырга була, ләкин алма һәрберсендә булырга тиеш.
Өч алмага: 1 груша, 1 әфлисун, 1 мандарин, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, чирек лимон, 1 бал кашыгы шикәр комы оны.
 
 
http://watan.su/

Комментарийлар