Логотип «Мәйдан» журналы

Җиләк-җимеш куакларын кышка әзерлибез

Көзен җимеш агач-куак­лары тамырларын актив рәвештә үстерә. Шуңа күрә бу вакытта аларны ашлау турында онытырга ярамый. Карт алмагач төбенә 1 квадрат метр исәбеннән 3-5 кило органик, 10-12 гр кали...

Көзен җимеш агач-куак­лары тамырларын актив рәвештә үстерә.
 
1438691376_obrabotka-smorodiny-osenyu
Шуңа күрә бу вакытта аларны ашлау турында онытырга ярамый. Карт алмагач төбенә 1 квадрат метр исәбеннән 3-5 кило органик, 10-12 гр калийлы, 30-40 гр фосфорлы (суперфосфат) ашлама кертәләр. Груша төбенә 1 квадрат метр исә­беннән 2-3 кило тирес яки черемә, 20-25 гр хлорлы калий, 50-60 гр суперфосфат кертеп казырга кирәк.
Миләш куагын да ашлау кирәк. Аның һәр квадрат метрына елына ике мәртәбә 2-3 кило органика, 30-40 гр суперфосфат һәм 10-15 гр хлорлы калий кертәләр.
Карлыган һәм крыжов­ник төбенә 6-8 кило органика, 40-50 гр суперфос­фат, 15-20 гр күкертле калий сибегез. Куаклар балчык­лы туфракта утырса, мондый юл белән ике-өч тапкыр ашларга кирәк.
Кура җиләгенә 40-50 гр суперфосфат, 30-40 гр күкертле калий кертеп, куак төпләрен черемә яки торф белән мүлчәләгез.
 
 
http://akcharlak.com

Комментарийлар