Логотип «Мәйдан» журналы

Җиләк чүбе – ташларны кудыра

Кайбер хуҗабикәләр җир җиләге кайнатмасы һәм компоты ясаганда, җиләкнең сабагын һәм чәчәк төбен арчып тормый һәм дөрес эшли. Чөнки җиләге кебек үк, аның үләне дә файдалы матдәләргә бай. Беренче чиратт...

Кайбер хуҗабикәләр җир җиләге кайнатмасы һәм компоты ясаганда, җиләкнең сабагын һәм чәчәк төбен арчып тормый һәм дөрес эшли. Чөнки җиләге кебек үк, аның үләне дә файдалы матдәләргә бай. Беренче чиратта – фолий кислотасы. Җиләк күзәнәк мембранасын яхшырту, тире күзәнәкләрен яңарту үзлегенә ия.
b8787437bf1f97c35b748d0b2c1f7974Җиләк яфрагы, сабагы һәм чәчәк төбе составына микробларга каршы көрәшүче матдәләр, фитонцид, С витамины һәм флавоноидлар керә. Шулай ук анда шикәр, органик кислота, клетчатка, пектин, дубил һәм минераль матдәләр, В төркеме витаминнары, каротин бар.
Җиләкнең дәвалау үзлекләре: ашкайнатуны яхшырта, эчәсе килүне баса, аппетитны арттыра, ялкынсыну процессларына каршы тора, ашказаны җәрәхәте ачылуны тоткарлый, дизентерия, гастрит, азканлылык вакытында кулланыла, мультивитаминлы комплекс булып тора, организмны гомум ныгыта, бөер һәм бәвел куыгы авыруларын кисәтә, төнлә “балык тоту”дан саклый.
Яфрагы: атеросклероз, бәвел системасы авырулары, бөердә ком һәм таш утыруны кисәтә, астмадан булыша, бәвел кудыра, организмда тоз алмашын көйли, кан басымын төшерә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли, йокыга китәргә ярдәм итә, йокыны тәмле итә, тонусны күтәрә, кан составын яхшырта, организмны ныгыта, уйлау сәләтен арттыра.
Җимеш сабагы (чәчәк төбе): җиләктә һәм яфрагында нинди файдалы матдәләр бар, барысы да шунда тупланган, шикәр чиреннән интегүчеләрнең шикәрен көйли, косметологиядә кулланыла: ул тирене яшәртә, чәчләрне ныгыта һәм үстерә.
Файдасы бихисап булса да, җир җиләге аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Фолий кислотасына бай булса да, җиләкне йөкле хатыннарга чамадан тыш ашарга ярамый, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/il-k-ch-be--tashlarni-kudira-354202/

Комментарийлар