Логотип «Мәйдан» журналы

Җиденче тапкыр үткәреләчәк «Болгар радиосы» премиясе тантанасында үзгәрешләр көтелә

Быел «Болгар радиосы» Милли музыкаль премия тантанасы җиденче тапкыр үткәреләчәк. Әлеге тантанага багышланган матбугат конференциясендә быел үтәчәк тамашага кертелгән үзгәрешләрне атадылар.«Безнең пре...


Быел «Болгар радиосы» Милли музыкаль премия тантанасы җиденче тапкыр үткәреләчәк. Әлеге тантанага багышланган матбугат конференциясендә быел үтәчәк тамашага кертелгән үзгәрешләрне атадылар.


0158

«Безнең премиянең төп үзенчәлекләренең берсе — ул премиянең авторларга да тапшырылуы. Җыр башкаручы тарафыннан гына тумый», — ди оештыручылар.


Моннан тыш, тамашачыга тантана барышында Милли премиянең символы булган йолдыз бүләк ителәчәк. «Быелның тагын бер үзенчәлеге — теләгән һәркемгә бушка фотомагнитлар өләшәчәкләр. Фойеда куелачак фотозоналарда фотога төшү мөмкинлеге булачак», — ди искәртә чараны оештыручылар.


Быел 30дан артык номинация көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Елдагыча, артистлар «Иң халыкчан җырчы», «Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен», «Ел ачылышы», «Иң лирик җыр» һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк. Барлыгы тантанада 36 җырчы катнашачак.


«Милли музыкаль премиянең максаты — халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү», — ди тантананың оештыручылары.



  • «Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 2019 елның 14 декабрендә «Пирамида» концертлар залында узачак.



 
Фото: Александр Эшкинин

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар