Логотип «Мәйдан» журналы

Җәннәт исе

Оныгым туды, оныгым,Иянсәрем, җан алмам.Аннан да тәмле җимешнеЭзләсәм дә табалмам.Җәннәт җимешенең тәмеШундый буладыр төсле.Юкка әйтмиләр: «СабыйданКилә, – дип, – җәннәт исе».Төшкәндер минем оныгымФәр...

Оныгым туды, оныгым,
Иянсәрем, җан алмам.
Аннан да тәмле җимешне
Эзләсәм дә табалмам.
Җәннәт җимешенең тәме
Шундый буладыр төсле.
Юкка әйтмиләр: «Сабыйдан
Килә, – дип, – җәннәт исе».
Төшкәндер минем оныгым
Фәрештә канатыннан.
Сөйкемле сөяктән генә,
Сөяргә яратылган.
Миндә генә андый онык,
Түп-түгәрәк багалма.
Атасына-анасына
Булыр алтын багана.
Дүрт саны да төгәл булсын,
Акылы булсын камил.
Әбисенең догалары
Я, Раббым, булсын кабул.
 

 Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com


Комментарийлар