Логотип «Мәйдан» журналы

ҖӘЙЛӘРЕМНЕ БИРӘМ…

Минем табигатем җәйгә тартым,Кичү авыр миңа кыш айларын.Кырыс кышта кан басымы артаБашны кыскан «корыч кыршаулар»ның.Минем мәхәббәтем таңга тартым:Йөзәм нурның таңдай алсуында…Әмма аңым җуярмын, дип к...

Минем табигатем җәйгә тартым,
Кичү авыр миңа кыш айларын.
Кырыс кышта кан басымы арта
Башны кыскан «корыч кыршаулар»ның.
Минем мәхәббәтем таңга тартым:
Йөзәм нурның таңдай алсуында…
Әмма аңым җуярмын, дип куркам
Кинәт купкан хисләр ярсуында.
Минем кайгым бураннарга тартым:
Басыла да кабат кубарыла.
Мөмкин түгел мәңгеләшү хәлен
Фасылларга бүлеп сугарырга.
…Җәйгә чыккан чыдамлыгым өчен
Мин бары тик бурычлымын кышка.
…Җәйләремне бирәм…
Мәңгелек ул,
Беркайчан да хезмәт итми бушка.
…Сөюемне бирәм, сөюемне.
Күпме кирәк – шулай
сорасыннар!..
Кышны бергә чыккан кардәшләрем
Хәтерләрен генә җуймасыннар.
 

Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА




Комментарийлар