Логотип «Мәйдан» журналы

Җәйләр җиткәч, чәчкә тугайларда

Җәйләр җиткәч, чәчкә тугайлардаОчып йөри көн дә күбәләк.Раббым аңа бары өч көн биргән,Ник бирмәгән икән күберәк? Кеше туа, сөя, яши җирдәГомер үтә шулай, үтә тәгәрәп.Дөнья бары өч көн генә — дибе...

Җәйләр җиткәч, чәчкә тугайларда
Очып йөри көн дә күбәләк.
Раббым аңа бары өч көн биргән,
Ник бирмәгән икән күберәк?
 
Кеше туа, сөя, яши җирдә
Гомер үтә шулай, үтә тәгәрәп.
Дөнья бары өч көн генә — дибез.
Без булабыз, димәк, күбәләк.
 
Ник туганын, ник очканын белми,
Кайдан белсен, ул бит күбәләк.
Күңел генә өмет белән алдый,
Янар утка очкан, гүя күбәләк.
 

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com

Комментарийлар