Логотип «Мәйдан» журналы

Җаның синең бөектер дә

Җаның синең бөектер дә,Бәһасездер сүзләрең.Саның юктыр, гамьдә үткәнКөлгә кала көннәрең.Ят итәләр, чит итәләр,Нидер нигә килешми.Йөрәк кенә тибә әле,Тибә йөрәк, бирешми. Су сибәрләр, сүндереләр,Я...

Җаның синең бөектер дә,
Бәһасездер сүзләрең.
Саның юктыр, гамьдә үткән
Көлгә кала көннәрең.
Ят итәләр, чит итәләр,
Нидер нигә килешми.
Йөрәк кенә тибә әле,
Тибә йөрәк, бирешми.
 
Су сибәрләр, сүндереләр,
Янсаң, яктырсаң илдә.
Ишкәгең алып китәрләр,
Комга утырыр көймәң.
Ялган томалар күгеңне,
Акылың алтындыр да...
Упкын читендә язмышың –
Аягын салындырган.
 
Миргә җылыңны бирәсең,
Илгә хәләл көчеңне.
Кая барсаң – баш очыңда
Балта тора – үч инде.
Артыңнан да, яныңнан да
Абалый хөсет көчек.
Арсландай күренәләр
Кеше күзенә ничек?
 
Ышанмыйча ышаналар...
Гаҗәпсенмә, җан-күңел:
Талантлар башына җитү –
Бүгенге табыш түгел.
 

Факил САФИН


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар