Логотип «Мәйдан» журналы

«Җанымда ярала яңа җыр»

Тугандаш әдәбиятОмор СолтановКыргызстанның халык шагыйре, прозаик, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Омор Солтанов 1935 елның 6 ноябрендә Кыргызстан Республикасының Ыссык күл өлкәсе Жети-Өгүз (Җиде-Үге...

Тугандаш әдәбият
Омор Солтанов
omor
Кыргызстанның халык шагыйре, прозаик, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Омор Солтанов 1935 елның 6 ноябрендә Кыргызстан Республикасының Ыссык күл өлкәсе Жети-Өгүз (Җиде-Үгез) районы Тосор авылында дөньяга килә. Кыргыз һәм рус телләрендә дөнья күргән күпсанлы китаплар, шул исәптән татар телендә басылган «Йолдызлы төннәр» (Татарстан китап нәшрияты, 2015) җыентыгы авторы. Бишкәк шәһәрендә яши.
 

Күлем – чиксез галәмем


Ыссык күлем
күпне күргән дөньядай!
Ыссык күлем
әйтеләчәк серемдәй.
Ай, йолдызлар төн дә монда киләләр.
Алар күлне сөйгәнедәй үбәләр.
Күлем нигә газиз дисәм?
Ата-баба!
Сезнең күз яшьләредәй тамга тора,
Гүя ерак тарихтан кальга тора.
Күлем нигә уйлы дисәң?
Күпме хыял чынбарлыкка җитмәгән.
Нигә дулкынлана дисәң,
Монда хыял ялкынланып бетмәгән.
Ыссык күлем!
Күп уйланам, күреп тарих-йөзеңне.
Илем язган
син бер үлмәс поэмадан өзекме?
Балыкларың тавыш бирми,
Дулкын белән серләшәм.
Алар миңа серен сөйли.
Ә аннары...
тынып кала янәшәм...
Ыссык күлем, бетмәс җырым,
Күлем – кызыл әләмем.
Ыссык күлем – яшерен серем,
Күлем – чиксез галәмем!
Бөеклек
С.Тургумбайга
Әгәр дә синең шикелле
тылсымлы һөнәр белсәм,
сүзсез тынлык хөкем сөргән
скульптура дөньясында
яшәп йөрсәм –
Бөеклекнең асылын
Мин таулардан алыр идем.
Карале, нинди таулар?!
Вакыт үткән саен,
даһига охшап,
җитди генә торалар.
Бу таулар, кешеләр кебек,
бергә яшәп, бергә ята.
Бу таулар –
биеклек белән горур.
Һәрвакыт шулай булыр.
Тауларда гаделлек бар сынатмаслык.
Тауларда гомерләр бар югалтмаслык.
Тауларда борылышлар, сөзәклекләр,
Җир белән тәмамланган үзәнлекләр,
Ничәмә мең сер яшергән якты төсләр.
Бөеклекнең асылы
Тауларда шул, тауларда.
Без тиңләшик аларга.

Бер син генә юксың


Бүген дә кояш чыкты.
Машиналар су бөрки, юлны юып.
Атка атланган Наполеон да
утыра онытылып.
Бик биек бүген күк.
Урамда,
тәкъдирен күтәреп,
халык йөри.
Бер син генә юксың.
Очрашу һаман кичегә,
иртәгәгә калып йөри.
Кояш та түбәдә –
бүген дә төш булды.
Кемгәдер эш булды –
кафега тукталдым.
Кафеда бар да бар:
кафеда музыка,
кафеда ризыклар.
Сагышның дошманы –
терекөмеш кебек яшь кызлар.
Йөрәкне, тамчылап,
музыка газаплый.
Җан буйлап сагыну,
юксыну, моң атлый.
Син юксың җанымда,
бу дөнья тозы юк
ризыкка охшаган.
Кояш китте кайдадыр,
ул миңа ышанмый,
мин аңа ышанам.
Йолдызлар чәчелеп,
бүген дә кич керде.
Күңелне гамь төрде.
Җанымда ярала яңа җыр:
Син генә янымда
юксың, һәй, туган җир.


Сагынганда


Алыста калган мизгелне
Хәйләсез очыр төш кебек.
Әйткәнең торды исемдә
Әйләнеп очкан кош кебек.
Иртә дә таңдай яктыра,
Исләп кал, ди ул, күрәсең.
Текәлеп карап калуың
Исемнән китми, беләсең.
Күңелнең серен яшердем
Юка пәрдә артларына.
Ышанам: йөрәгем серен
Күл буйлары сакларына.
Язмышымда бәхет булып
Калдың сеңелкәш – авылдаш.
Сагынасың, тик берәү дә
Сине миндәй һич сагынмас.
 
* * *
Киләм дип, килер җиргә син килмәдең,
Яшь баладай як-ягыма карандым.
Җәй көне ак кыш төшеп хыялыма,
Әйләнәмне чолгап алды караңгы.
Син миңа шик саклама җәй дә, кыш та.
Көн булып чыккан идең тормышыма.
Өшедем, болыт каплап, калтырандым,
Кояш барын белмичә җылысында.
Син миңа шик саклама бәйрәмнәрдә,
Җыелып күңел ачкан бу җайларда,
Балкып эчерерлек шәраб булып,
Кыстаудан кызуланган башкайларга.
Син миңа шик саклама гомер буе,
Хөкемеңә тапшырамын күңел, уйны.
Хәйләгә юк теләгем бер тамчы да,
Алдымда менгән атым аксак булды.
Киләм дип, килер җиргә син килмәдең,
Яшь баладай як-ягыма карандым.
Җәй көне ак кыш төшеп хыялыма,
Дерелдәп, өшеп торды бар караңгы.
 
 
Кыргыз теленнән Ленар ШӘЕХ тәрҗемә итте.

Комментарийлар