Логотип «Мәйдан» журналы

Ижевскида Татар мәдәнияте көннәре узды

Ижевскида Татар мәдәнияте көннәре узды, дип хәбәр итә Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте. Фото: http://udmddn.ruУл җирле сәүдә-икътисад техникумында яшьләрдә милләтара дустанә мөнәсә...

Ижевскида Татар мәдәнияте көннәре узды, дип хәбәр итә Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.
texnikum-ansambl Фото: http://udmddn.ru
Ул җирле сәүдә-икътисад техникумында яшьләрдә милләтара дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү максатын тоткан фестиваль кысаларында оештырылды. Аны үткәрүдә Удмуртиянең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлеге, студентлар, мәктәп укучылары, Ижевск халкы өлеш кертте.
Фестивальнең беренче көне милли аш-суларга багышланган иде. Татарлар фестиваль кунакларын тәбикмәк белән сыйлады.
texnikum-degustaciya
Һәр милләт вәкиле үз җырларын башкарды. Икенче көн татар милли бизәкләренә багышланды. Удмуртиядә “Ак калфак” берлеге рәисе Алия Абдуллина милли киемнәрнең үзенчәлеге белән таныштырды. Студентлар калфак, түбәтәй тегәргә өйрәнде.
Өченче көн “Кичке уеннар”га багышланды. Татар милли уеннарын уйнатып, бәйрәмдә катнашучыларга татарлар турында документаль фильм да күрсәтелде. Фестиваль зур концерт программасы белән тәмамланды.

Комментарийлар