Логотип «Мәйдан» журналы

Иж-Бубый авылы музее яңа бинага күчте

Әлеге  яңа бинада 7 экспозиция урнаштырылды. Башта музейның кунакларын Иж-Бубый авылын нигезләгән мари һәм монда 17 гасыр ахырында килеп урнашкан татар халыкларының көнкүреше, авылның ни рәвешле үсеп...

Әлеге  яңа бинада 7 экспозиция урнаштырылды. Башта музейның кунакларын Иж-Бубый авылын нигезләгән мари һәм монда 17 гасыр ахырында килеп урнашкан татар халыкларының көнкүреше, авылның ни рәвешле үсеп китү тарихы белән таныштырабыз.


Игенчелек белән шөгыльләнер өчен чәчүлек җирләре аз булганлыктан (тоташ кара урманнар арасында утырган авыл), татарлар сәүдә эшен кәсеп иткәннәр, мануфактура һәм ваклап сату белән көн күргәннәр; Минзәлә, Сарапул базарлары белән генә чикләнмичә, Түбән Новгород якларына, Мәкәрҗә ярминкәләренә кадәр барып җиткәннәр. Авылдашыбыз Мәрьям Зәйнуллина итәлекләреннән күренгәнчә, ХХ гасыр башында Иж-Бубыйда иллеләп бай гына гаилә яшәгән. Шуларның берничәсе, авылдагы мәдрәсәне яңарту эшенә матди ярдәм күрсәтеп, аны Русиядә алдынгы татар уку йортына әверелдерү өчен  җирлек тудырган. Музейның алдагы залы авылыбыз халкының сәүдәне кәсеп итеп көн күргәнлеге һәм авыл байларының мәдрәсәне реформалаштыруда күрсәткән булышлыгы турында сөйли, әлеге шәхесләрнең гаилә тарихы белән таныштыра. Монда экскурсантлар игътибарына мәдрәсәнең уку һәм торак биналарын төзү өчен үзенең зур гына җир кишәрлеген бүләк иткән Әхмәтҗан Габделкәрим улының, ирләр мәдрәсәсен үз хисабына яшәткән беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗановның, аның бу эштә уң кулы булган приказчигы Габдрахман Ибраһимовның, мәгърифәтче Бубиларның шулай ук приказчигы Әхмәтхаҗи Аппаковларның гаилә фотографияләрен күрергә мөмкин.  Әлеге залда ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган җиһазлар рәтендә кунаклар игътибарына Әсәтовларның шкаф-буфеты һәм аш өстәле, Иж елгасының аръягында атлар заводы тотып, кымыз җитештергән Гобәйдуллиннарның урындыгы, шулай ук алда искә алып узган Аппаковларның буфеты һәм хуҗабикә Әминә Аппакованың калфагы тәкъдим ителә.
smart
smart
smart
smart
smart
smart
smart
Музейдагы ике бүлмә Иж-Буби мәдрәсәсенең яңартып корылу тарихы һәм аның җитәкчеләре бертуган Нигъмәтуллин-Бубиларның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланып оештырылды. Беренчесендә күргәзмәгә мәдрәсә шәкертләренең шәхси әйберләре куелды. Шулар арасында ХYIII гасыр урталарында кулдан күчереп язылган Коръән, дөньяви фәннәр буенча мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шулай ук башка мәдрәсәләрдә укыткан Г.Коләхмәтов, М.Корбангалиев, Ш.Гауни һ.б. төзегән дәреслекләр, М.Твенның Даут Гобәйди татарчага тәрҗемә иткән “Принц һәм теләнче” китабы, Русиядә беренче булып ачылган мөселман хатын-кызлар дәрелмөгаллиматын (училищесын) тәмамлаган авылдашыбыз Бибисара Әхмәдиеваның һәм археограф Зәйнәп Максудованың калфаклары, Нурмөхәммәт Чураевның фәсе, җирле язучы Габдулла Сибгатуллин-Бубиның авыл китапханәсендә эшләгәндә аның кулы белән төпләнгән китаплар, күп кенә шәкертләрнең фотографияләре һ.б. шундый экспонатлар музейга килгән кунакларда зур кызыксыну уята.
kotdus-abdraxmanovnyn-exlak-kitabynyn-ber-bite
exlak-kitabynyn-tyshy-1910-el
 
smart
smart
smart
smart
Алдагы залда, бертуган Нигъмәтуллин-Бубиларның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләгәндә, экскурсантлар игътибарын мәгърифәтчеләр төзегән татар һәм гарәп теле, физика һәм география дәреслекләренә юнәлтәбез, ХХ гасырның беренче һәм бердәнбер  мөселман хатын-кыз казыясы Мөхлисә Бубиның “Ислам мәҗәлләсе” журналында бастырылган мәкаләсе белән таныштырабыз, аның урындыгының музейга килү тарихын сөйлибез.
Аерым бер бүлмә тулысынча әлеге торгызылган торак йортның хуҗасы, ирләр мәдрәсәсен үз хисабына яшәткән, Буби мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаган шәкертләрне Европа һәм Көнчыгыш илләрендә укытып кайтарган хәйрияче сәүдәгәр Мөхәммтҗан хаҗи Әхмәтҗановка багышланды. Монда, М.Зәйнуллина истәлекләренә нигезләнеп,  ХХ гасыр башындагы байлар йортының интерьеры булдырылды, ягъни шул чорга караган җиһазларга охшатып ясалганнары урнаштырылды, бинаның мәктәп булып торган чорында төшерелгән фотографияләр буенча һәм сакланып калган фаянс плитәләр үрнәгендә мич макеты эшләтелде. Хаҗи байның (авыл халкы аны үз итеп, хөрмәт белән шулай искә ала) оныгы Мигъдәт Йосыфзыя улының язу машинкасы һәм аның тарихы, әлеге гаиләнең көмештән эшләнгән касәсе һәм Крупп заводында чыгарылган чәнечкесе, хуҗаларның искергән йортын сүткәндә алып калган нигез кирпече, суүткәргеч җиз трубаның бер кисәге, мичне тышлаган оригиналь плитәләр дә   музей кунакларында зур кызыксыну уята.
Музей залларының алдагысы кунакларга авылның Бөек Ватан сугышы елларында ничек яшәгәнлеге, аның батыр лачыннарының  ни рәвешле җиңү яулаганлыгы,  сугыш чорында авылда булган вакыйгалар  турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.  Экспозицияләрдә сугыштан җиңеп кайткан авылдаш батырларыбызның шәхси әйберләре урын алды: монда кызылармияче кенәгәләрен, Рәхмәт хатларын күрергә була. Экскурсантларны шулай ук фронттан килгән хатлар белән таныштырабыз. Аерым экспозиция авылдашыбыз  Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланды. Аның сугышта күрсәткән батырлыгы турында сөйләгән сугышчан листовканы, Герой исеме бирелү турындагы Указ чыккан газеталарны кунаклар аеруча зур кызыксыну белән күзәтәләр. Монда шулай ук Каганович исемендәге колхоз членнарының аны югары бүләк алу уңаеннан котлап язган хаты да саклана. Экспозициягә Асаф Абдрахмановның үз кулы белән Иж-Бубый урта мәктәбе укучыларына, фронттан сеңлесе Сөембикәгә язган хатлары, үзенә бүләк итеп бирелгән сәгатьләре дә куелды.
smart
asaf-abdraxmanovnyzh-batyrlygy-turyndagy-sugyshchan-kegaz-boevoj-listok-jtdjq
smart
qh5k-tchhbg
smart
 
 
 

Комментарийлар