Логотип «Мәйдан» журналы

Июльдән татарстанлыларны нинди үзгәрешләр көтә?

- 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә.Шулай ук уртак кухнялары булган, элек тулай торак булып саналган йортларда газ җиһазлары системасына техник хезмә...


- 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә.



Шулай ук уртак кухнялары булган, элек тулай торак булып саналган йортларда газ җиһазлары системасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен дә яңа тарифлар кертелә. Бер квадрат метрга 0,28 сум түләргә туры киләчәк. Күпфатирлы йортларда яшәүче фатир милекчеләре исә торакны карап тоткан һәм ремонтлаган өчен түләү күләмен үзләре дә расларга хокуклы. Закон нигезендә, әгәр гомуми җыелышта торак милекчеләре идарәче компанияләр белән тарифларны билгеләми икән, 1 июльдән алар муниципалитет раслаган тарифлар буенча түләргә тиеш була. Идарәче компанияләр белдергәнчә, шәһәр башкарма комитеты муниципаль торакка билгеләгән тарифлар күпкә югары, шуңа да фатир хуҗаларына июнь ае беткәнче, отышлы вариантны сайлап калырга кирәк.
- Июльдән 2,13 процентка газга да бәя арта. Газның куб метры өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) түләргә кирәк булачак.
- 1 июльдән яңа ОСАГО полислары гамәлгә керәчәк. Ялган полисларга нокта куяр өчен ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Яңа бланкта барысы да яңача: шрифт, билгеләрнең үлчәме дә үзгәргән. Яктыда караганда, бланкта «полис» сүзен, машина сурәтен дә күрергә мөмкин. Бланкта урнаштырылган махсус QR код ярдәмендә полис, автомобиль, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат та алып булачак. Куллану вакыты чыкканчы, ОСАГО полисының искесе белән дә йөрергә мөмкин булачак.
- Машина йөртүчеләр тагын бер яңалык: хәзер зур булмаган юл һәлакәтен автомобиль хуҗалары, евроберкетмә төзеп, үзләре рәсмиләштерергә тиеш була. Әлеге евроберкетмәне авариядә зыян күрүчеләр булмаганда, машина йөртүчеләр үзара уртак фикергә килгәндә, һәлакәт китергән зыян ­сизелерлек булмаганда төзергә мөмкин. Автомобиль йөртүчеләрнең икесенең дә ОСАГО полисы булу мәҗбүри. Евроберкетмә төзегәннән соң, машинаны юлдан читкә алып чыгу сорала. Җиңелчә юл һәлакәте аркасында бөке хасил булса, машина хуҗаларына 1000 сум штраф яный. Россиядә евроберкетмә буенча килгән зыян суммасы 50 меңнән артмаска тиеш.
- Июльдән Федераль миграция хезмәтендә дә бер яңалык булачак: гадиләштерелгән форма буенча, Россия гражданлыгын алу өчен, читтән килгән «кунак»ка рус телен белү мәҗбүри! Махсус комиссияләр гражданлык алырга теләгән кешеләр белән махсус әңгәмәләр уздырачак.

 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар