Логотип «Мәйдан» журналы

Июль уртасына кадәр салкын булачак

Быел июльнең беренче яртысында Татарстанда эссе һава торышы булмаячак. Бу хакта профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий П...

Быел июльнең беренче яртысында Татарстанда эссе һава торышы булмаячак. Бу хакта профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтә.
bolytly-jej
«Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, быел Казанда икенче җәйге айның беренче яртысында салкынча булачак. Июль уртасына кадәр уртача тәүлеклек температура 16 градус тәшкил итә. Бу 20 градус тәшкил итә торган нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Айның беренче яртысы, фаразлар буенча, салкынча булып чыга. Бу безнең территориягә Төньяк Атлантика һәм Арктика йогынтысы белән аңлатыла», - дип хәбәр итте ул.
Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бу айда Казанда айлык температураның уртача климат нормасы - 24,8 градус, ә төнге сәгатьләрдә 14,8 градус җылы була. Уртача айлык явым-төшем 70 мм тәшкил итә, ә яңгырлы көннәрнең уртача саны тугыз көн булачак.
«Асылда, июльнең беренче яртысында һава торышы июльнеке түгел, ә июньнеке булачак. Айның икенче яртысында, мөгаен, тагын да җылырак булачак. Роман Вильфанд (Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе – Т-и иск.) фаразлары буенча ай ахырында тагын да кызу булачак», - дип билгеләп үтте Переведенцев.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы көннәрдә Казанда һава көндезге сәгатьләрдә максималь рәвештә 22 градуска кадәр җылына. 10 һәм 11 июльдә төнге сәгатьләрдә бары 13 градус җылы булыр дип фаразлана.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://matbugat.ru/news/?id=25833

Комментарийлар